Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2010 ел
дүшәмбе
Гданьск мәчетендә БТК БК,татар халкы исеменнән килгән кайгы уртаклашу телеграммасы укылган
10 апрель көнне кич Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге ватандашлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов Польша татарлары халык берлеге президенты, Гданьск шәһәрендәге Польша Республикасы Татар мәдәнияте милли үзәге рәисе Ежи пан Шахуневич белән элемтәгә кергән.
Р.Гайнетдинов шул хакта хәбәр иткәнчә, сөйләшү барышында Е.Шахуневич, Польша җирендәге 5,5 мең татарның барысы да Смоленск янындагы илкүләм авиаһәлакәттә һәлак булганнар хакында тирән кайгыда, Польша мәчетләрендә 10 апрельда һәлакәт корбаннарына багышлап дога кылу чаралары узды, дип белдергән.
10
апрель, 2010 ел
шимбә
Татарстанлылар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен үз түләүләрен Интернетта белә ала
Татарстан сынау төбәге буларак барлык кулланучылар да коммуналь комплекс оешмаларының эшчәнлеге һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен үз түләүләре турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган интернет-портал булдырачак.
Бу хакта бүген торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын тәэмин итү буенча Республика ведомствоара комиссиясенең беренче утырышында тариф буенча ТР Комитеты рәисе Марина Фәйрушина белдерде.
Утырыш бүген Казанда ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы, комиссия рәисе Равил Моратов рәислегендә узды.
Казан федераль университетының яңа ректоры коллективка тәкъдим ителде
10 апрель көнне Гыйльми советның чираттан тыш утырышында Казан федераль университетының яңа ректоры Илшат Гафуров коллективка тәкъдим ителде.
Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм башка рәсми затлар катнашты.
РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Илшат Гафуровны Казан университеты коллективына тәкъдим итте һәм яңа вазыйфада уңышлар теләде.
Рөстәм Миңнеханов: "Казан университетыннан башка ТРның инновацион икътисадын төзеп булмый"
10 апрельдә Казан университетының актлар залында Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашында уку йорты Гыйльми советының чираттан тыш утырышы узды.
Казан Кремлендә ТР Президенты РФ Мәгариф һәм фән министры белән очрашты
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов: "Капиталь ремонт тулы көченә эшли башлады"
10 апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында «Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга ярдәм итү фонды турында» 185-ФЗ номерлы Федераль Законны гамәлгә ашыру, 2010 елда торак төзү һәм аны файдалануга тапшыру, шул исәптән, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
9
апрель, 2010 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов «МТС» ачык акционер җәмгыяте Президенты М.Шамолин белән очрашты
9 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов «МТС» ачык акционер җәмгыяте Президенты Михаил Валерьевич Шамолин белән очрашты. Очрашу вакытында «МТС» ААҖ һәм «Татнефть» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Татарстан Республикасының Беренче Президентына Рәхмәт хатлары
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә гаять зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен күпсанлы Рәхмәт хатлары килде.
А.Шәфигуллин: "ТРда ел ахырына кадәр сугыш ветераннарының барысына да торак биреләчәк"
9 апрельдә ТР Пенсия фондында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин республика Ветераннар (пенсионерлар) советы җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы район, шәһәр Ветераннар (пенсионерлар) советы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда сүз Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек хакында барды.
Очрашуда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды. А.Шәфигуллинның сүзләренә караганда, 2005 елның мартына кадәр чиратка баскан Бөек Ватан сугышының барлык ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен уңайлы фатирлар белән тәэмин итәргә кирәк. Алар - 1800 гә якын. Хәзер инде торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларның саны 7200 гә җитә. Моның өчен 260 мең квадрат метрга якын торакның булуы шарт. А.Шәфигуллинның сүзләренчә, хәзерге вакытта әлеге йортларны кайда төзесәң яхшырак булачак, дигән мәсьәлә хәл ителә. Моны кыска вакыт эчендә ачыкларга кирәк, чөнки бу Бөек Ватан сугышы ветераннарына фатир сатып алу өчен ТР бюджетыннан бүлеп биреләчәк субсидияләргә бәйле.
Казанда татар-башкорт көрәше буенча Мэр кубогы уйнатыла
9 апрель көнне "Ак Барс" Көрәш сараенда татар-башкорт көрәше буенча Мэр кубогына Казанның шәхси команда чемпионаты старт алды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз