ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2010 ел
җомга
Татарстан шәһәрләре һәм районнарында XV "Алтын каләм" республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале башланды. Юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең - 65, ТАССР оешуның 90 еллыгына, шулай ук Россия һәм Татарстанда игълан ителгән Укытучы елына багышлана. Фестиваль ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм Татарстан Журналистлар берлеге тарафыннан Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, татарларның Федераль милли-мәдәни мохтәрияте, шулай ук Республика яшьләр оешмалары советы ярдәмендә үткәрелә. Быел фестиваль программасын әзерләү эшләре белән узган елларның лауреатлары һәм җиңүчеләре - "New Media" яшьләр мәгълүмат агентлыгы вәкилләре шөгыльләнәчәк.

15 майдан 15 июньгә кадәр Чаллы, Әлмәт, Баулы, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Казанда фестивальнең зона этаплары узачак. Фестивальнең зона этапларында катнашучылар районнарда күчмә сессияләр вакытында фестивальнең жюри һәм оештыру комитеты әгъзалары үткәрәчәк мастер-классларга рәхим итә ала.

9 апрель ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Алабугада VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннарына әзерлек турында җиткерделәр.
Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште. Кырга беренчеләрдән булып Мөслим, Сарман һәм Азнакай районнары игенчеләре чыкты.

Әлеге районнарның хуҗалыкларында күпьеллык үләннәр һәм көзге культураларны тукландыру эшләре бара. Тулаем алганда Татарстанда бу эшне 1 миллион гектардан артык мәйданда башкарасы бар.

Быел чәчү эшләрен 1,6 миллион гектар мәйданда башкару күздә тотыла. Шул исәптән, язгы бөртекле культуралар - 899,7 мең, техник культуралар (рапс, шикәр чөгендере) - 175,9 мең, азык культуралары 436 мең гектар мәйданны биләячәк.

9 апрельдә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин республика Ветераннар (пенсионерлар) советы җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы район, шәһәр Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисләре белән очраша. Очрашу 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.

Очрашуда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алышыначак.

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Айдар Гайнетдинов "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү турында" дигән темага чыгыш ясаячак.

Укытучы елының календаре әзерләнде. Ул елның төп вакыйгалары үзәгендә кайнарга мөмкинлек бирүче ышанычлы юл күрсәткеч булыр дип көтелә. Бердәм документта тәүге тапкыр Россия Федерациясе территориясендә узачак Укытучы елының барлык төп вакыйгалары тупланган. Анда күргәзмәләр, ярминкәләр, форумнар, конференцияләр, ассамблеялар, cъездлар, акцияләр, төбәкара, Бөтенроссия һәм Халыкара күләмдәге конкурслар бар.

Чаралар педагоглар һәм мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм Россия мәгарифенә битараф булмаган барлык кешеләргә кагыла. Вакыйгалар Россия Федерациясенең бөтен территориясен һәм илебезнең күп кенә шәһәрләрен колачлый. Календарьга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең "Алгарыш" грант программасын тәмамлаучылар форумы да (ул 27-28 сентябрь көннәрендә Казанда узачак) кертелгән.

Календарь белән Укытучы елы матбугат үзәгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

8
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
8 апрельдә Россиянең Спорт һәм туризм министрлыгында аның башлыгы Виталий Мутко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Алабуга мэры Илшат Гафуров КДУ базасында оештырылган Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп билгеләнде. 8 апрельдә РФ Премьер-министры Владимир Путин Новосибирскида югары һөнәри белем бирүне модернизацияләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә яңа ректорны тәкъдим итте. Ул - Алабуга мэры һәм "Алабуга" махсус икътисади зонасын оештыручыларның берсе Илшат Гафуров. 2002 елның маеннан алып Казан дәүләт университетын Мәгъзүм Сәлахов җитәкләде.
8 апрельдә Казанда "IT-Summit’2010. Индустрия лидерлары очрашуы" дигән форум ачылды. Саммит ачылышында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифаларын башкаручы Фәрит Фазылҗанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде. "Быел Татарстан һәм республикабыз башкаласы - меңьеллык Казанның конференцияне үткәрү урыны итеп сайлануына шатмын. Без инновацияле икътисадка басым ясыйбыз, аның нигезендә югары технологияле җитештерү ята. Бу безнең стратегик сайлау. IT-технологияләрне үстерү - инновацияле икътисад һәм төбәкнең чәчәк атуы өчен беренче нигез. IT-өлкәнең алга таба үсеш юнәлешен билгеләү максатыннан республикада "Интеллектуаль Татарстан-2020" мәгълүмати коммуникация технологияләрен үстерү стратегиясе гамәлгә ашырыла", - диелә ТР Президентының котлавында. Республика башлыгы саммитта катнашучыларга нәтиҗәле эшләүләрен һәм уңышлар теләде.

"Икътисади үсеш мәсьәләләре көн үзәгенә беренче тапкыр гына чыгарылмый. Җитмешенче елларда фәнни-техник прогресс, аннан интенсив үсеш тибы дигән төшенчәләр кулланышта йөрде. Үзгәртеп кору башлангач, инновацияләр проблемасы онытылды", - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советында "Республикада инновацион эшчәнлек: аны законнар белән тәэмин итү проблемалары һәм перспективалары" дигән темага узган матбугат очрашуында парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев.
ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов рәислегендә республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында аграр бизнесны нәтиҗәле үстерү максатыннан алга таба инвестиция кредитлары бирү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Очрашуга министрның тармак урынбасарлары, "Россия авыл хуҗалыгы банкы" ААҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Николай Баскаков, ТР агросәнәгать комплексының 165 алдынгы предприятиесе җитәкчесе һәм башкалар чакырылган иде. М.Әхмәтов үз чыгышында сөт һәм итне сатып алу бәяләре мәсьәләсенә кагылды. Ул шулай ук агымдагы елның өч ае нәтиҗәләре буенча сөт җитештерү - 11, терлекнең артымы 7 процентка үсүен билгеләп үтте. Җитештерелгән продукциядән акчалата керем узган елгы күрсәткечтән 30 процентка артып киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International