Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2010 ел
чәршәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ"ААҖ җитештерү объектларында булды
7 апрельдә Чаллыга эш сәфәре барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ"ААҖ җитештерү объектларында булды.
Татарстан көллият укытучыларын АКШка стажировкага җибәрергә ниятли
Татарстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары "Алгарыш" республика программасы кысаларында Сан-Диего Дәүләт көллиятенә стажировкага бара алачак.
Бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифаларын башкаручы Андрей Поминов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Сан-Диего Дәүләт көллияте президенты Мирамар Патрисия Сье белән очрашты. Очрашуда сүз хезмәттәшлекнең ихтимал перспективалары хакында барды.
Очрашу башында Сье көллияттә белем алучы 13 мең студентка ачыла торган мөмкинлекләр хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Америкада көллияттә уку югары белемнең беренче баскычын үтүгә тиң. Сан-Диего Дәүләт көллиятен тәмамлаучыларның күбесе АКШның абруйлы вузларына укырга керә.
Ф.Мөхәммәтшин "Мартин-Лютер-Бунд" Берлеге Генераль Секретаре Райнер Шталь белән очрашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында "Мартин-Лютер-Бунд" Берлеге Генераль Секретаре доктор Райнер Шталь белән очрашты. Анда Татарстандагы лютеран җәмгыятьләре ихтыяҗларына бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Чаллыга сәфәр кыла
7 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга сәфәр кыла.
Рөстәм Миңнеханов: Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү эше оешкан төстә бара
Татарстан Республикасында 2005 елның 1 мартына кадәр торак шартларын яхшырту буенча исемлеккә язылган Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү эше оешкан төстә бара. 2010 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, торак белән тәэмин ителмәгән 19 ветеран, ә 6 апрельдәге мәгълүматлар буенча 5 ветеран калган булса, хәзер ул мәсьәләләр хәл ителгән инде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 апрель көнне видеоконференция-элемтә барышында Россия Федерациясенең төбәкләрне үстерү министры Виктор Басаргинга шул турыда мәгълүмат бирде.
Президентка Казансуның уң як ярын уңайлыклар белән тәэмин итү концепциясе тәкъдим ителде
7 апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан Ратушасында Казансу елгасының уң як ярын уңайлыклар белән тәэмин итү концепциясе тәкъдим ителде.
6
апрель, 2010 ел
сишәмбе
Ф.Мөхәммәтшин:"Глобализация шартларында милли азчылыклар телләрен саклау җиңелдән түгел"
6 апрель көнне Казанда Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Советы утырышы узды. Анда ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, милли-мәдәни мохтариятләр җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә Ассамблеянең Татарстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлегенә кагылышлы иде.
РФ Пенсия фондының ТР бүлеге узган ел нәтиҗәләре буенча лидер дип табылды
РФ Пенсия фондының ТР бүлеге Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп, 2009 елда пенсия фондының лидеры һәм иң яхшы бүлеге исемнәренә лаек булды. Шул уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Пенсия фондының ТР бүлеге җитәкчесе Марсель Имамовны котлады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Ел саен уздырыла торган әлеге традицион бәйгедә РФ Пенсия фондының төбәкләрдәге 82 бүлеге катнаша. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бүлеге эшне оештыруда алдынгы форма һәм ысуллар кулланган, клиентлар хезмәтенең нәтиҗәлелеген тәэмин иткән, мәҗбүри пенсия иминияте өчен иминият кертемнәрен нәтиҗәле җыйган өчен җиңүче дип табылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенә багышланган киңәшмә үткәрде
Иске автомобильләрне утильләштерү программасы үтәлешенә багышланган киңәшмәне бүген ТР Хөкүмәт Йортында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
Быел Казанда Россия-Алмания идарәче кадрлар әзерләү программасы комитетының утырышы уза
Быел Казанда Россия-Алмания идарәче кадрларын әзерләү программасы идарә комитетының унынчы юбилей утырышы узачак. Чараның әлегә төгәл датасы билгеләнмәгән. Аның июль-сентябрь аралыгында узачагы гына мәгълүм. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
РФ халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын гамәлгә ашыру тарихында беренче тапкыр буларак, узган ел ахырында аның кысаларында Россиягә немец белгечләренең стажировкасы оештырылган иде. Тәҗрибә төбәге итеп сайланган Татарстанда Алмания предприятиеләренең 12 менеджеры стажировка узды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз