Татарстан парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакын "Җиңү" дип исемләнгән махсус хисап счетына күчерде. Бу счет "Ак Барс Созидание" хәйрия фонды тарафыннан март ае башында ачылды. Бүгенгә көнгә кадәр анда якынча 14 млн. сум акча җыелган.
5 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Павел Ипатовның Саратов өлкәсе губернаторы вазыйфаларына рәсми рәвештә керешү тантанасында катнаша.
Фәрит Мөхәммәтшин Саратов өлкәсенә бер көнлек сәфәре вакытында, Милли татар гимназиясендә булып, өлкәнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашачак.