Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
4
апрель, 2010 ел
якшәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда социаль ипотека объектларына бүленеп бирелгән төзелеш мәйданнарын карады
4 апрельдә Казанда социаль ипотека объектларына бүленеп бирелгән төзелеш мәйданнарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.
3
апрель, 2010 ел
шимбә
ТР Президенты: "Ветераннарга торак кына бирергә түгел, ә күчәргә дә ярдәм итәргә кирәк"
3 апрельдә ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов торак йортларны тапшыру һәм Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференция режимында узды.
ПАСХА БӘЙРӘМЕ КОТЛЫ БУЛСЫН!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тәбрикләве
2
апрель, 2010 ел
җомга
Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшырды
Казан Ратушасында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен зур бәйрәм узды. Юбилей медальләрен тапшырганда мэр ветераннарны аерым-аерым тәбрикләп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте һәм истәлеккә парлап фотосурәткә төште. Шул рәвешле, Казан Ратушасында бүген 48 ветеранның күп санлы орден-медальләре, күкрәк билгеләре арасында “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы” медале дә урын алды.
"La Primavera" Бөек Җиңү көненә багышланган концерт бирә
16 апрельдә Казан дәүләт университетының актлар залында "La Primavera" Казан дәүләт камера оркестрының Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган концерты узачак. "Бөек Ватан сугышы чоры җырлары" дип исемләнгән программасына халыкка таныш булган композицияләр кертелгән. Аларны оркестр белән бергә "Романсиада" Бөтенроссия конкурсы лауреаты Юлия Зиһаншина башкарачак.
Быел язгы кыр эшләре гадәттәгедән 7–10 көнгә соңгарак калып башланачак
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре раславынча, быел язгы кыр эшләре гадәттәгедән 7–10 көнгә соңгарак калып башланачак. Көз көннәрендә туфракта дымның тиешле нормадан өч тапкырга ким булуы язгы чорда үзен нык сиздерергә мөмкин.
Көзге культураларның торышы төрле җирдә төрлечә. Якынча исәпләүләр күрсәтүенчә, кышкы салкыннардан көзге культураларның 20 проценты, ягъни 160 мең гектар чамасы чәчүлекләр зыян күргән. Тиешле технологияләр кулланып, иртәрәк чәчелгән мәйданнарда игеннәр бердәм булып күтәреләчәк, ди белгечләр.
З.Вәлиева: "ТР - Белоруссиянең РФдәге әйдәп баручы сәүдә-икътисади партнерларының берсе"
2 апрель көнне ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы - мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева Татарстан халкын Белоруссия һәм Россия Халыклары бердәмлеге көне белән котлады.
1
апрель, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты "Алабуга" махсус икътисадый зонасы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде
1 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә "Алабуга" махсус икътисадый зонасының административ-эшлекле үзәк бинасында узды.
2010 елда "Кама Аланы" индустриаль паркында өч яңа производство эшләтеп җибәреләчәк
2010 елда "Кама Аланы" индустриаль паркында өч яңа производство эшләтеп җибәреләчәк. Бүген бистәне үстерү перспективаларына багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан Татарстан Президенты Кама Аланы бистәсендәге объектлар белән танышты, аның кысаларында индустриаль паркта булды. Рөстәм Миңнеханов узган ел сафка баскан ике производствоның эше белән танышты - биредә мультифиламент җепләр (елына 1000 тонна) һәм стретч-пленкалар (елына 9 мең тонна) җитештерелә.
Бүгенге киңәшмәдә кайбер проблемалар күтәрелде, аларны беренче чиратны тәмамлау өчен хәл итәргә кирәк. Рөстәм Миңнеханов "Татинвестгражданпроект" институты җитәкчесе Ирек Фәйзуллинга проект эшләрен тәмамлауны тизләтү, "Татэнерго" ААҖнә паркны электр челтәрләренә технологик тоташтыру эшен йөкләде. Президент икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллины индустриаль паркны гамәлгә ашыруда җаваплы кеше итеп билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов индустриаль паркның төп инвесторы булган "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгинга зур рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов: Нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексы төзелешендә иң җаваплы чак килеп җитте
1 апрельдә "ТАНЕКО" ААҖендә нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексы төзелеше буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз