Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда Дәүләт Советы президиумының күчмә утырышын үткәрә

2010 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе
15 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда республика парламенты президиумының күчмә утырышын үткәрә. Чара "КАМАЗ" ААҖ территориясендә узачак. Көн тәртибендә беренчеләрдән булып Кама автомобиль заводында кризиска каршы программаны гамәлгә ашыру турындагы мәсьәлә каралачак. Предприятие генераль директоры Сергей Когогин автогиганта инновацион алымнар кертү һәм модернизация үткәрүдәге тәҗрибә хакында сөйләячәк. Чара барышында шулай ук дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 10 нчы утырышын үткәрү датасын раслау һәм башка мәсьәләләрне карау күздә тотыла, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International