Ф.Мөхәммәтшин "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы утырышында катнаша

2010 елның 14 апреле, чәршәмбе
"Татарстан - яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси советының бүгенге утырышы иҗтимагый оешмаларның яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлеше һәм Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләренә багышланачак. Чарада хәрәкәтнең лидеры, Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин катнаша, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Сәяси совет әгъзалары шулай ук муниципаль сайлаулар алдыннан "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте каршында торган бурычлар хакында да фикер алышачак. Утырыш "Казан" милли-мәдәни үзәгендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International