Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта электрон сәүдә мәйданчыгы буенча кайбер сораулар туган. Шуңа бәйле рәвештә кичә җитешсезлекләрне бетерү буенча тиешле чаралар күрү уңаеннан киңәшмә узды. Мисал өчен, Президент хәбәр иткәнчә, дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда электрон инструменттан файдаланырга тиешле кешеләрне укыту эше начар оештырылган. "Киләсе атнада без 4-5 зона укыту үзәге оештырачакбыз, алар даими тәртиптә, шулай ук шимбә һәм якшәмбе көннәрендә дә эшләячәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без кемнең кайда беркетелүе хакында муниципаль берәмлекләргә хәбәр итәчәкбез".
"Без мондый зур күләмдә мәгълүмат алырбыз дип уйламаган идек. Мәгълүматларның төп өлешен 17.00 сәгатьтән соң тапшырсагыз яхшырак булачак, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов республика районнарына. - Мин әлеге уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм, 15 майдан соң без яңа серверлар алачакбыз һәм мондый чикләүләр булмаячак".
Электрон мәйданчыкның белешмәләр алу өчен call-телефон үзәге дә барлык шалтыратуларны кабул итә алмый. "15 апрельдә 18 шалтырату килеп җитмәде - бу нормаль хәл түгел. Мин кешеләрнең санын арттырырга күрсәтмә бирдем, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. - Моннан тыш, без махсус сайт булдырачакбыз, анда да сораулар бирергә мөмкин. Әлеге сорауларга элетрон сәүдә мәйданчыгы операторы җавап бирергә тиеш".
Сатып алына торган материалларның кодлары буенча да проблемалар бар - республика кодлары, аерым алганда, Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды кодларына туры килми. Республика Президентының сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кодларны тәңгәлләштерү эше алып барыла.
Кайбер җитешсезлекләргә дә карамастан, Татарстанда электрон сәүдә мәйданчыгын файдаланудан баш тартырга җыенмыйлар. "Кыенлыклар булса да, әлеге системага ихтыяҗ зур һәм без аннан файдаланачакбыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.
15 февраль - 120 ел элек Оренбург өлкәсендә туган бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне (1906-1944). Бүген Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза.
Бүген иртән Казан Кремле диварлары янындагы 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле итәгенә чәчәкләр салынды.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексының 2025 елгы эшенә йомгаклар һәм 2026 елга бурычлар турында йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Роман Некрасов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.