ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2010 ел
сишәмбе
30 мартта ТР Дәүләт Советында республика Иҗтимагый палатасы әгъзалары өчен Ачык ишекләр көне оештырылды. Шулай итеп, Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләрен республика парламенты эшчәнлеге белән таныштыру дәвам итә. Ачык ишекләр көне Дәүләт Советы турындагы күзаллауны киңәйтү, парламент фракцияләре, комитетлары һәм комиссияләре эше белән якыннан таныштыру, закон чыгару процессы нечкәлекләрен күрсәтүдән гыйбарәт. Мондый очрашулар хакимият белән җәмгыять арасында элемтәләрне җайга салуда мөһим адым булып тора.

Ачык ишекләр көнендә катнашучылар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашып, аларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышты. Утырыш башында парламентарийлар һәм палата вәкилләре Мәскәү метросындагы шартлаулар вакытында үлгән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алды.

30 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе турындагы" һәм "Татарстан Республикасы Конституциясенең 75, 76, 94 маддәләренә үзгәрешләр кертү турындагы" законнарга кул куйды. Беренче закон нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе статусы, вазифага билгеләү тәртибе һәм компетенциясе билгеләнә.

Икенче закон нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукы бирелә, шулай ук Конституция буенча аны әлеге вазифага билгеләгәндә Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре тәгаенләнә.

30 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ике автоматлаштырылган системаны тәкъдим иттеләр. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды. ТР икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасын һәм капитал салулар программасын формалаштыру һәм аны күзәтү буенча мәгълүмати-аналитик системаны тәкъдим итте.
Казанда “КАМАЗ” ААҖ һәм «Microsoft» корпорациясе арасында хезмәттәшлек итү турында меморандум имзаланды. Килешүгә башкалада Татарстанның төп төбәк заказчылары IT-директорлары - «Microsoft» корпорациясе вице-президенты Вахо Торосян һәм «Microsoft Rus» президенты Николай Прянишников катнашында узган төгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча кул куелды.

Әлеге очрашу кысаларында “КАМАЗ” ААҖнең мәгълүмати технологияләр департаменты директоры Виктор Ганин «Microsoft» корпорациясе менеджеры белән IT-технологияләр өлкәсендә стратегик хезмәттәшлек һәм лицензия килешүләрен озайту мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Пенсияләр һәм айлык акчалата түләүләрнең артуы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта РФ Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов сөйләде. Хезмәт пенсиясе 2010 елның 1нче апреленнән 6,3%ка артачак. Социаль пенсия һәм барлык дәүләт пенсияләре дә 8,8%ка артачак.
30 мартта ТР Дәүләт Советында "Болон килешүен тормышка ашыруда студентлар һәм яшьләр оешмаларының роле" дигән темага "түгәрәк өстәл" утырышы уза. Анда Татарстан парламенты депутатлары - ТР Дәүләт Советы карамагындагы ТР Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары Е.Ефимов, А.Исаева, Казан шәһәре югары уку йортлары ректорлары, Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре катнашачак дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.

30 мартта ТР фермерлары Ульян өлкәсенә гаилә сөтчелек фермаларын үстерү буенча тәҗрибә тупларга бара. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров белдерде.

Быел 2010-2012 елларга исәпләнгән крестьян-фермерлык хуҗалыгы базасында гаилә сөтчелек фермалары төзелеше программасына ТРның 40тан артык фермеры кергән. Программа федераль бюджеттан финансланачак. Бүгенге көндә кайбер фермерлар эшкә кереште.


29
март, 2010 ел
дүшәмбе
29 мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Президенты - "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта Россия Фәннәр Академиясе академигы Илья Моисеев чыгыш ясады. Аның чыгышы ягулыклар индустриясе һәм нефтехимия мәнфәгатьләрендәге бактериаль синтез мәсьәләләренә багышланган иде.

Директорлар Советы әгъзалары шулай ук "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ еллык акционерлар җыелышына әзерләнү мәсьәләләрен карады.
29 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслих Мансур улы Ситдыйковны ТР Президенты Куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе - ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләде. Р.Г.Рәхимов, башка эшкә күчү сәбәпле, әлеге вазифадан азат ителде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Республика башлыгы шулай ук Указга кул куйды. Аның нигезендә ТР Президенты матбугат хезмәтенә Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеген яктырту вазифасы йөкләнә. ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтен җитәкләгән Андрей Владимирович Кузьмин ТР Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе итеп билгеләнде.

2 апрель көнне Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Екатеринбургта узачак I Бөтенроссия симфоник форумында катнашачак. Свердлау дәүләт филармониясе залында музыкантларыбыз Александр Скрябинның "Поэма экстаза", Сергей Рахманиновның "2-нче Симфония", Рәшит Кәлимуллинның "Симфоник фрескалары" әсәрләрен уйнаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International