ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2010 ел
дүшәмбе
Башкортстанда яшәүче күренекле татар галиме, Башкортстан дәүләт педагогия университетының педагогика институты директоры, профессор Әлфис Гаязов тормышында шатлыклы вакыйга. Казанда йомгак ясалган "Яңа татар пьесасы" бәйгесенең җиңүчесе дип игълан ителде ул. Аның "Урманнарга керсәң" исемле әсәре шушы абруйлы бәйгедә иң югары бәяне алды.

Үзе әдәбияттан ерак торган өлкәдәге галим булса да, Әлфис әфәнде шигырьләр дә яза, нәфис иҗатның башка төрләрендә дә каләмен чарлый. Ә инде драматургиядә әле бу аның үзе хакында шулай беренче тапкыр зурдан ишеттерүе.

29 мартта Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышын үткәрде. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йорты бинасында узды. Утырыш барышында гыйнвар һәм февраль айларында компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре ясалды, 2010 елның апреленә һәм икенче кварталына бюджет расланды, "Татнефть" ААҖнең 2009 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм кризиска каршы чаралар Программасының үтәлеше каралды.
Өченче мәртәбә үткәрелгән "Себер йолдызы" һәм икенче "Татар егете" бәйгесенең ярымфиналына 10 кыз һәм 10 егет үткән иде, супер-финалга жюри кызлардан һәм егетләрдән алтышар кеше сайлап алды.

Төмән җирендә "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре традициягә кереп китте, аның белән кызыксынучылар саны бермәбер артканын күрсәтте соңгы бәйге. Тамашачылар арасында бәйгедә катнашучыларның туганнары, дус-ишләре, җәмәгатьчелек вәкилләре генә түгел, кызыксынып килгән тамашачылар да күп булды, районнардан төркем-төркем булып килгән якташларыбыз да шактый иде, катнашучыларны хуплап, зал шау-гөр килеп торды, чәчәкләргә күмде аларны.
Татарстан һәлакәтләр медицинасы үзәге белән Казан дәүләт медицина университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, килешүдә уртак фәнни эш алып бару, һәлакәтләр медицинасы һәм кичектергесез медицина хезмәтләре өчен кадрлар әзерләү, укыту программаларын эшләү, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан министрлыкларны һәм ведомстволарны җәлеп итеп, уртак укулар оештыру юнәлешләрендә эш алып бару каралган. Шулай ук студентларны оештыру-методик эш, шул исәптән ГЛОНАСС системасы буенча, дәресләр оештыру планлаштырыла.
Өч атнада Татарстанда иске автотранспортларны утильләштерү программасын гамәлгә кую кысаларында 850 таныклык бирелгән. Министрлык белгечләре сүзләренчә, Татарстанда программа зур популярлыкка ия. Бу программа белән кызыксынучылар узган ел ахырында программа эшли башлаганчы ук автодилерларга язылган иде. Хәзерге вакытта автосалонга үзләре теләгән маркадагы һәм төстәге машина булганын көткән чиратта торучылар белән менеджерлар эшли.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәре Мэры Юрий Лужковка Мәскәү метрополитенындагы фаҗига белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте 2010 елның 29 марты
29 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчелеге һәм артистлары Колумбиядә узган Ибер-Америка театр фестивалендә катнашу нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуын уздырды. Анда театр директоры Шамил Закиров, театрның әдәби бүлеге мөдире Нияз Игъламов, театрның күренекле халык артистлары Хәлим Җәләй, Равил Шәрәфи, Ринат Таҗетдин катнаштылар.
Татарстан башкаласы Казанда язгы өмә шәһәр күләмендә 17 апрельга игълан ителсә дә, шәһәр территориясен санитар җыештыру эшләре буенча айлык 1 апрельдан ук башлана. Һәр елдагыча, күләмле җыештыру эшләрен ай дәвамында оештыру турында карар кабул ителгәне хакында бүген башкала хакимияте җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Башкарма комитетның шәһәрне тышкы матурлау-бизәү комитеты рәисе Роза Җаббарова игълан итте.
Горький магистралендә җәйге юл эшләренә тулы әзерлек бара. Бу җәйдә Горький магистралендә 742,3 км озынлыкта юллар яңартылачак. Быел башкарыласы эш күләме, узган елгыдан 26 процентка артыграк булачак. Бу хакта Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.

Планлаштырылган күләмдә эшне тулысынча башкарып чыгу өчен магистральгә өстәмә эшче куллар кирәк булачак. Юллар ремонтлау буенча үзәк дирекция мәгълүматларына караганда, бу язда юл монтажлаучылар, бригадирлар, бульдозер машинистлары эшкә кабул ителәчәк.

29 мартта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов «Азартлы уеннарны оештыруны һәм үткәрүне дәүләт тарафыннан җайга салу өлешендә Татарстан Республикасының аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану һәм Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8.1 статьясына үзгәреш кертү хакында» Законга кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International