ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2010 ел
җомга
26 мартта Саба районының Лесхоз бистәсендә "Нарат" боз сарае базасында өстәл теннисы буенча IX турнир башлана. Ярышлар Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы, "Мактау билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары иясе Нургали Миңнеханов истәлегенә багышлап үткәрелә.


25
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Казанда агымдагы елның 27-29 июнендә "KAZANHALAL 2010" халыкара күргәзмә-ярминкәсе уза. Ул Ислам бизнесы һәм финанслары икенче халыкара саммиты кысаларында "Яшәү рәвеше буларак - хәләл" дигән шигарь белән оештырыла. Оештыруда коммерцияле булмаган Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы "Хәләл" комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты катнаша.

25 мартта Татарстанның яңа Президенты Рөстәм Миңнехановка инаугурация тантанасында катнашкан кунаклардан бик күп котлау сүзләре яңгырады. Ислам конференциясе оешмасы генераль секретаре Әкмәледдин Ихсан оглы - шуларның берсе. Әкмәледдин Ихсан оглы беренче Президент Минтимер Шәймиевне заманча Татарстанның архитекторы дип бәяли, аның командасында уңышлы эшләгән Рөстәм Миңнеханов алга таба да сынатмас дип саный. Ул республика башлыгына җаваплы вазифада уңышлар теләп, аның җитәкчелегендә Татарстан муллыка, прогресска юлын дәвам итәр дигән өмет белдерде.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Казахстанның югары дәүләт бүләгенә ия булды. Бүген яңа Президентны инаугурацияләү тантанасында катнашкан Казахстан рәсми делегациясе җитәкчесе, мәгариф министры Җансәет Туймибаев аңа I дәрәҗә Дуслык орденын тапшырды.
27 март көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Халыкара театр көненә багышланган тантана узачак. Кичәнең беренче өлешендә "Яңа татар пьесасы-2009" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Икенче өлешендә исә Камал театры артистлары арасында уздырылган "Тантана" бәйгесендә җиңүчеләрне билгелиячәкләр. Әлеге чара театрда беренче тапкыр үткәрелә, һәм ул алга таба матур традициягә әйләнәчәк, дип ышана театрның әдәби бүлеге мөдире Нияз Игъламов. Атна дәвамында театрга килгән халык арасында сорашу уздырылган иде. Җиңүчеләр шул сорашу нәтиҗәләре буенча 7 номинациядә билгеләнәчәк.
25 мартта инаугурация тантанасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота ТР яңа Президентына РФ Президенты Дмитрий Медведевның котлавын ирештерде.
Бүген Минтимер Шәймиев барлык Татарстан халкы һәм үз исеменнән Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе белән тәбрикләде.

"Татарстан кебек республиканың җитәкчесе булу - мәртәбәле, җаваплы эш, - диде тантанада Минтимер Шәймиев. - Рөстәм Миңнехановның тормыш тәҗрибәсе, эшли алу сәләте, компетентлыгы, кешелек сыйфатлары безнең Президентыбызның республика һәм Россия Федерациясе халкы мәнфәгатьләрендә уңышлы эшләячәгендә шик калдырмый".
25 мартта С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ТР Президенты вазыйфасына керешүе тантаналы церемониясе узды.
Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләренә керешү тантанасына чакырылган дәрәҗәле кунаклар килүе дәвам итә. Бүген Ашхабадтан махсус рейс белән Төркмәнстан Мәҗлесе Рәисе Акджа Нурбердыев җитәкчелегендә делегация килде.
25 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретаре Әкмәледдин Ихсан оглы белән очрашты. "Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне рәсми рәвештә Татарстан Президенты вазифасына керешүегез белән котлыйм. Бу җаваплы постта үзегезнең белемегез һәм тәҗрибәгезне төбәкнең социаль-икътисади үсеше белән бәйле бурычларны нәтиҗәле хәл итүдә, алдынгы технологияләр кертүдә, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә файдаланачагыгызга ышанам. Республикада милләтара, конфессияара татулыкны, сәяси тотрыклылыкны саклагыз. Сезгә эшегездә уңышлар телим", -диелә РФ Президенты котлавында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International