ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2010 ел
дүшәмбе
26 - 29 март көннәрендә Казанда V Халыкара хореография училищелары һәм мәктәпләре фестивале оештырыла. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Россия һәм якын чит илләрдәге хореография училищелары һәм мәктәпләре шәкертләре чыгыш ясаячак. Фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Санкт-Петербургның А.Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе, И.Моисеев исемендәге халык биюе дәүләт академик ансамбле каршындагы мәктәп-студия, Пермь дәүләт хореография көллияте, Новосибирск дәүләт хореография көллияте, Краснодар хореографик училищесы, Красноярски хореография көллияте, Башкортстанның Р.Нуриев исемендәге хореография көллияте, Сарытау өлкә сәнгать көллияте, шулай ук Белоруссия, Россиянең Кострома, Воронеж, Бурятия, Якутия, Коми Республикасы, Казанның хореография училищесы, Яр Чаллыдагы сәнгать мәктәбе дә бар.

15 мартта Әстерхан шәһәренең филармония концерт залында 2009 елның нәтиҗәсе итеп "Ел татары" дигән яшьләр конкурсының соңгы туры узды. Бәйге инде икенче тапкыр "Бәйрәм" милли үсеш үзәге һәм "Дуслык" өлкә җәмгыятенең "Яшьләр" төркеме катнашында оештырылды.

Конкурсның максаты - яшьләр тормышында татар мәдәниятен күтәрү, спортта, икътисадта үсешкә ирешү, татар сөйләмен камилләштерү.

Бәйгедә катнашучы шәһәр студентлары, эшчеләр, шәһәрдән читтә урнашкан авыллардан килүче яшьләр 8 номинациядә көч сынашты. Яшьләрнең татар милләтеннән, яше 18дән 30га кадәр булуы, татар телен белүләре таләп ителде. Катнашучылар "Яшь татар гаиләсе", "Татар туе", "Иң яхшы эшмәкәр", "Ел студенты", "Ел спортчысы", "Татар җырын оста башкаручы" һәм "Татар биюен оста башкаручы", "Татар теле белгече" номинацияләре буенча бәяләнде.
16 мартта Яр Чаллыда ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы күчмә утырышын уздыра. Утырышта Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен оештыру һәм студентларның хезмәт отрядларын хуплау белән бәйле ике закон инициативасы каралыр дип көтелә.

Көн тәртибенә шулай ук ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы составына үзгәрешләр кертүгә, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче яшь белгечләргә булышлык күрсәтү Концепциясе проектына, ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы Регламентын раслауга, РФ ФҖ Дәүләт Думасы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы составына Татарстан Республикасыннан делегат сайлауга кагылышлы мәсьәләләр кертелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сингапурда муниципаль башкарма хакимият органнарының югары звеносы җитәкчеләре өчен чираттагы стажировка башлана. Татарстан районнары башлыкларының тагын бер төркеме җәмәгать инфраструктурасы һәм дәүләт район идарә системасы өлкәсендә Сингапур тәҗрибәсе белән танышачак, дип хәбәр итә бүген ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Стажировка кысаларында Татарстан идарәчеләре Сингапурның дәүләт һәм административ төзелеше, илнең икътисади үсешенең гомуми тенденцияләре һәм стратегиясе, гомуми районлаштыру, аның үсеш принциплары һәм факторлары, Хөкүмәт эшчәнлеге структурасы һәм принциплары, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, сәнәгать секторын үстерү турында мәгълүмат алачак.


12
март, 2010 ел
җомга
РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Татарстанга сәфәр кылды. Сәфәрдә аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
12 мартта ТР Дәүләт Советы сессиясендә депутатлар "Музейлар һәм Татарстан Республикасында музей эше турында" ТР законы проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты белән парламентрийларны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева таныштырды.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасының музейлар челтәре Россиядә зурлардан исәпләнә. Идел буе федераль округында музейлар саны һәм фондларның гомуми күләме буенча алда бара. Республикада бүгенге көндә 122 музей берәмлеге исәпләнә. Алар арасында дәүләткә караганнары да, муниципалитетларныкы булганнары да бар.

"Музейлар һәм Татарстан Республикасында музей эше турында" ТР законы проектына килгәндә, ул республикада музейлар һәм музейлар эше белән бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый яктан камилләштерү максатыннан эшләнгән. Аны эшләү вакытында Россия Федерациясе закон актлары нигезнамәләре, РФ субъектлары тәҗрибәсе исәпкә алынган.

Татарстан парламенты утырышлары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашып, аларның яңа кертеләчәк "Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе" вазифасына бәйле сорауларына җавабында, болай дип шәрехләде.

Дәүләт киңәшчесенең хокуклары һәм бурычлары буенча аерым маддә бүген комитетның кичке утырышында карала, 1-1,5 сәгатьтән аның нәтиҗәләре билгеле була. ТР Президентының озак еллар буена туплаган бай тәҗрибәсен алга таба да файдаланмау дөрес булмас иде, бу аның үз ризалыгы һәм Татарстан Президенты вәкаләтләре бирелгән Премьер-министр хуплавы белән эшләнелә һәм нәтиҗәле булачагына беркемнең дә шиге юк.

Тормыш яңа таләпләр куя, шундый закон проекты әзерләмәгән булсак, бу безнең алдан күрмәүчәнлегебез хакында әйтер иде. Дәүләт киңәшчесе исә консультатив, аналитик юнәлешле эш башкарачак, шулай ук аның вәкаләтлелек функцияләре республика Президенты, Дәүләт Советы һәм аның президиумы тарафыннан кирәк чакта эшче төркемнәр, комиссияләр оешуда кулланылачак. Шундый сәяси багажы һәм дәрәҗәсе белән алга таба да республиканың беренче Президенты төрле катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә катнашачак. Дөрес, закон проектыннан "беренче Президент" кына дигән сүзләр алыначак, шул рәвешле, киләчәктәге ТР Президенты да Дәүләт киңәшчесе була алачак.

12 мартта дүртенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышы уза. Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 70 мәсьәлә чыгарыла. Аларның 39ы - Татарстан Республикасы закон проектлары, 24е - федераль закон проектлары, РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре. Көн тәртибенә кертелгән 7 мәсьәлә буенча карарлар кабул итәргә туры киләчәк.

11
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Быел җәй ахырында Казанга, Идел буе территориясендә иң беренче буларак, Монреальдан дю Солей циркы (Cirque du Soleil, мәгънәсе – Кояш циркы) киләчәк. Бүген Казан шәһәре мэриясе белән Cirque du Soleil Rus арасында мәдәни хезмәттәшлек турында Казан Ратушасында меморандум имзалану тантанасы булды. Әлеге документка Казан мэры Илсур Метшин һәм Cirque du Soleil Rus компаниясе директорлар советы рәисе урынбасары Крэг Кохон кул куйды.

Шул рәвешле, быел 21 августтан 26 сентябрьгә кадәр Казан Кремле төбендә, Меңьеллык исемендәге мәйданда, “тәгәрмәчләрдәге шәһәр” (7 дистәдән артык трейлерда, шоуга дигән җиһазлардан тыш, аларның гаиләләре яшәр урын, үз мәктәпләре, ашханә һ.б. төр уңайлыклары бар) дип йөртелгән дөньякүләм танылган цирк урнашачак. Казан үзәгендә, чыгышлары башланырга 10 көн кала, 2800 тамашачы сыешлы гигант чатыр корылачак (ул 8 минут дәвамында күтәрелеп бетә). Июнь башында ук шушы түбә-чатыр (тент) урнашачак урында гаҗәеп зур Кояш сәгате куелачак.
15 март көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры хезмәткәрләре Колумбиядә узачак Ибер-Америка театр фестиваленә китәчәк. Беренче булып Богота шәһәренә техник хезмәткәрләр, соңрак актерлар бара. Форумга камаллылар Педро Кальдеронның «Жизнь есть сон» пьесасы буенча ике ел элек куелган “Тәкъдир” спектаклен алып бара.

Классикның әлеге әсәрен сәхнәгә Испания режиссеры Алехандро Гонзалесу Пуче куйды. Камаллылар фестивальне 19 мартта ачып җибәрә. Артистлар сәхнәдә дүрт тапкыр чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук татар театры тарихы турында лекция уку да планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International