ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2010 ел
чәршәмбе
7 апрельдән башлап "Казан" аэропорты Норильск - Казан - Махачкала юнәлешендә яңа рейс ача, ул юнәлештә "Кавминводыавиа" авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә аэропортның матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Самолетлар һәр чәршәмбе көнне Норильск - Казан - Махачкала - Казан - Норильск маршруты буенча очачак. Пассажирларны уңайлы Ту-134 һава судносында йөртәчәкләр. Яңа рейска билетлар сатыла башлаган.


16
март, 2010 ел
сишәмбе
ТР Дәүләт Советының "Россия гражданнарына - үтемле һәм уңайлы торак" өстенлекле илкүләм проектны тормышка ашыруга күзәтчелек итү буенча комиссиясе парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты белән берлектә 18 мартта Лениногорск шәһәрендә күчмә утырыш уздыра.

Парламентның матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрләргә караганда, утырышта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә "2006-2010 елларга Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге" программасын тормышка ашыру турында фикер алышу көтелә. Шулай ук Лениногорск шәһәренең торак-коммуналь хуҗалык объектларын карау да планлаштырылган.

16 мартта Яшел Үзәннең Горький исемендәге судно төзү заводында чираттагы хәрби судноны суга төшерү тантанасы булды. "Гепард 3.9" фрегаты Вьетнам Социалистик Республикасы Милли оборона министрлыгы заказы буенча Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы тарафыннан төзелгән. Моннан алдагы судноны узган елның ахырында файдалануга тапшырдылар. Вьетнам хәрби-диңгез көчләре һәм завод арасында ике кораб төзү хакындагы килешүгә 2005 елда кул куелган иде.
Хәзерге вакытта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагында һөнәри белем бирә торган 73 учреждение бар, аерым алганда, шулардан 42се башлангыч, 30ы урта махсус, 1се (Чаллы политехник институты) күп баскычлы санала, ягъни башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирә.

Татарстан торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау программасын гамәлгә кую буенча Россия төбәкләре арасында лидер булып тора. Бүген бу хакта Россия төбәк үсеше министры Виктор Басаргин белдерде.

"Татарстанда бу программа тулы күләмдә чынга ашырыла. Бу программаны уңышлы гамәлгә куючы төбәк", - дип белдерде Виктор Басаргин Мәскәүдә уза торган XI Бөтенроссия торак-коммуналь хуҗалык форумында. Министр сүзләренчә, республика торак-коммуналь өлкә объектлары челтәрен тоту, торак төзелешен үстерү, шулай ук тарифлар кебек позицияләр буенча җитди нәтиҗәләргә ирешкән.

2013 ел Бөтендөнья җәйге универсиаданы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә "Спортивное вещание" оешмасының эшлекле төркем әгъзалары, шул исәптән "Росмедиаком" дирекциясе һәм Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе департаментлары вәкилләре катнашты.
Бу минутларда Канныда MIPIM-2010 халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмәсендә Казан стендын ачу тантанасы бара. Казан бу күргәзмәдә 2006 елдан башлап катнаша. Быел Татарстан башкаласы MIPIM күргәзмәсендә якын киләчәкнең масштаблы проектларын – 2013 елгы Бөтенроссия студентлар уеннары объектларын тәкъдим итә. Күргәзмәдә республика экспозициясенең гомуми мәйданы 72 кв.метр тәшкил итә. «Казань-2013» экспозициясе Универсиада авылының һәм Югары спорт менеджменты мәктәбенең халыкара үзәк проектларын да тәкъдим итәчәк.
16 мартта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика предприятиеләре һәм оешмалары белән General Electric компаниясе арасында хезмәттәшлекне үстерү ниятләре хакындагы килешү имзаланачак. Очрашуда General Electric ны "ДжиИ Энерджи" ҖЧҖ башкаручы директоры Руслан Пахомов белән "Газпром" ААҖ белән эшләү буенча корпоратив директор Томас Лиив тәкъдим итәчәк.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бүгенге очрашуның көн тәртибендә документ имзалаудан тыш, Руслан Пахомовның Татарстан предприятиеләре белән проектларны үстерүнең торышы хакындагы чыгышы, ДжиИ производствосын туплау мәсьәләләре буенча фикерләшү каралган.

General Electric компанияләр төркеменә керүче ДжиИ компаниясе белән хезмәттәшлек узган елның августында Мәскәүдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның "ДжиИ Рус" ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашуыннан соң башланган иде. Узган елның октябрендә әлеге компания вәкилләре Татарстанга килеп китте. Алар сәфәр барышында республика предприятиеләрендә очрашулар уздырып, уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен өйрәнде. Әлеге визит һәм соңрак булган ике яклы сөйләшүләр нәтиҗәсе буларак, аерым өлкәләрдә хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнгән беркетмә әзерләнде. Анда, аерым алганда, ДжиИ компаниясенең Татарстанда производствосын оештыру мәсьәләләре дә каралган.

Бу юнәлештә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе General Electric җитәкчелегенең республика җитәкчеләре белән очрашулары булырга тиеш. Моннан тыш, яклар 2010 елда ТР Хөкүмәте белән General Electric арасында стратегик килешү имзалау мөмкинлеген караячак. General Electric составына керүче "ДжиИ Энерджи Енбахер" компаниясе белән дә хәзерге вакытта хезмәттәшлек үсә. 2009 елның декабрендә ТР рәсми делегациясенең сәфәре вакытында әлеге компания җитәкчелеге белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә ТР Хөкүмәте белән "ДжиИ Энерджи Енбахер" арасында хезмәттәшлек беркетмәсенә кул куелган иде. Ул Татарстанда заманча энергия саклаучы технологияләрне куллануга кагыла.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Төбәкләр палатасының Мәдәният һәм мәгариф буенча комитеты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 16-19 март көннәрендә Франциянең Страсбург шәһәрендә Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XVIII Пленар сессиясендә катнаша.

18 мартта Фәрит Мөхәммәтшин, Төбәкләр палатасы утырышында чыгыш ясап, Татарстанның тел сәясәтенең төп аспектлары, шулай ук республика территориясендә һәм аннан читтә яшәүче халыкларның милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау тәҗрибәсе турында сөйләячәк.

15 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы Президентының үз вазифасына керешүе хакында" Татарстан Республикасы Законының икенче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Законга кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International