ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
"Татарстан" авиакомпаниясе 28 марттан Казан - Тель-Авив турыдан-туры рейсы ачылуы турында игълан итте. Казан - Тель-Авив һәм Тель-Авив - Казан рейсында пассажирларга атнасына ике тапкыр пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә "Boeing-737" самолеты хезмәт күрсәтәчәк. Билет бәясе (бару һәм кайту) 13 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 2010 елда Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы белем бирү, фәнни оешмаларында әзерлек, яңадан әзерлек һәм стажировка узу буенча ТР Хөкүмәте грантын алу өчен конкурс нигезендә сайлап алуда катнашырга теләк белдерүчеләрдән документлар кабул ителә башлавы турында игълан итә.

Конкурста Татарстанда аккредитация узган студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, югары уку йортларының профессор-укытучылар составы катнаша ала. Конкурста катнашуның шартлары һәм тәртибе белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының www.mon.tatar.ru сайтында "Грантлар" бүлегендә танышырга мөмкин.
16 - 19 март көннәрендә "Казан 2013" Универсиадасының башкарма дирекциясе әгъзалары Франциянең Канны шәһәрендә ел саен үткәрелеп килүче MIPIM-2010 (МИПИМ-2010) Халыкара коммерция күчемсез милке күргәзмәсендә катнашачак.

Казан стенды 16 мартта җирле вакыт белән 12.30 сәгатьтә тантаналы төстә ачылачак, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына 2013 елгы Универсиада дирекциясенең матбугат хезмәтеннән.

Казан күргәзмәдә 2006 елдан бирле катнашып килә. Узган еллардагы традицияләргә тугры калып, Татарстан башкаласы быел MIPIM-2010 күргәзмәсендә якын киләчәктәге киң колачлы проектларны - 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннары объектларын тәкъдим итәчәк.

10 мартта "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие/Йолдызлык-2010" Казан яшьләре фестиваленың Гала-концерты булды. Казан шәһәре мэриясе, шәһәр Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, шәһәр районнары хакимиятләре тарафыннан оештырыла торган әлеге фестиваль көннәре быел 15-19 февральда А.Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә булган иде.


10
март, 2010 ел
чәршәмбе
"Ел лидеры-2010" балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүнең вакыты төгәлләнде.

Конкурс ике этапта (район һәм республика) уза. 2010 елда Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Спас, Әлки, Чирмешән, Тәтеш, Зәй һәм Арчада район этаплары узды инде. Конкурста шулай ук республиканың зур оешмалары вәкилләре дә катнашачак.
17-19 март көннәрендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында аграр фән өлкәсендәге танылган галим, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының элеккеге директоры Рауис Гәрәев истәлегенә багышланган яшь галим-аграрийларның Бөтенроссия конференциясе узачак.

Чарага Россия төбәкләреннән 80 гә якын вәкил килер дип көтелә. Конференциянең пленар өлешендә исемнәре Россия аграрийларына яхшы мәгълүм фән эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Конференциядә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтын 20 яшь галим тәкъдим итәр дип көтелә.

10 мартта Казан Ратушасында барган Казан шәһәре Думасының 48 нче сессиясендә Дума рәисе - Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, узган елгы эшчәнлеге буенча хисабында шәһәр транспорт инфраструктурасы проблемаларына кагылды.

Казан урамнарында елына 40 меңләп автотранспорт өстәлү һәм һәр көн саен 280 меңнән күбрәк автомобиль транспорты булу юлларда "бөке"ләр күплегенә китерә, бу аеруча шәһәр үзәгенә китерә торган юлларга хас, дип, шәһәр башлыгы башкала юллары 1 мең кешегә уртача 100 автомобиль хисабыннан төзелгәнен, хәзер исә 1 мең кешегә 240 авто туры килүен, ә инде 2013 елга барлыгы 400 меңнән күбрәк машина булачагын һәм, вазгыятьне тамырдан үзгәртү өчен, чара күрергә кирәклеген искәртте. Мэр, моның өчен булган юлларны реконструкцияләү, җәмгысе 65 чакрым яңа юл салу, берничә катлы 15 юл аермасы, җәяүлеләр өчен 16 кичү төзү планлаштырыла, дисә дә, сессиядә катнашып чыгыш ясаган ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, быелга 10 млрд. сумлык бюджет кредиты алабыз һәм бер өлешен декабрьдә алдык инде, аны шәһәр үзәгендәге төп объектларга тотыйк, чөнки шәһәр транспортка тончыга, машиналар шәһәрдә өстенлек алды, ә юл кичүләре, юл аермалары салып кына да хәлне әллә ни үзгәртеп булмаячак, дип басым ясап әйтте. "Транспорт белән шәһәргә, шәһәр үзәгенә керүдә ниндидер чикләүләр кертелсен, уйлашыгыз, юл читендә туктап торган автотранспортны бөтенләй алдыртырга кирәк, шул вакытта юлларның транспорт үткәреп җибәрү үзлеге сизелерлек артачак. Шәһәр хакимиятенә транспорт инфраструктурасын җайга салу мәсьәләсен хәл итү бурычы куела. Чит ил тәҗрибәсен өйрәнегез, әйтик, Сингапурныкын", - дип киңәш итте Премьер-министр.
"КАМАЗ" ААҖ кризиска кадәрге җитештерү дәрәҗәсенә 2013 елда ирешә алачак. "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Чаллы шәһәр советының 46 нчы сессиясендә әнә шул хакта хәбәр итте.

"2009 елда Россия автомобиль сәнәгате яшәүдән туктарга тиеш иде. Мондый карар ел башында ук чыкты. 2009 елда предприятие шактый зыян күрсә дә, без моны булдырмауга ирештек", - дип хәбәр итте Сергей Когогин. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда предприятие кризиска каршы программаны гамәлгә ашыруның ике циклын башкарган, һәм бу бурычны 100 процентка үтәгән. "КАМАЗ" җитәкчелеге тарафыннан 2010 елга бурычлар формалаштырылган. "Кризис шартларында без предприятиене үстерү стратегиясе белән шөгыльләнүдән туктамадык", - дип ассызыклады "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры.

"Ел лидеры-2010" балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүнең вакыты төгәлләнде.

Конкурс ике этапта (район һәм республика) уза. 2010 елда Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Спас, Әлки, Чирмешән, Тәтеш, Зәй һәм Арчада район этаплары узды инде. Конкурста шулай ук республиканың зур оешмалары вәкилләре дә катнашачак.
Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бу көннәрдә Башкортстанда эш сәфәрендә. Визит барышында БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Юрий Пустовгаров белән ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә багышланган очрашу планлаштырылган. Аерым алганда, ике республика арасында сәүдә-икътисади, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне җәелдерү, ике республика Хөкүмәтләре арасында 2010-2012 елларда хезмәттәшлекне үстерү чаралары, Татарстанның күрше республикадагы икътисади-сәүдә вәкиллеге эшчәнлеге каралачак. Шулай ук "АНК "Башнефть", "Уфа мотор төзү җитештерү берләшмәсе" ААҖ, "Буринтех", "Ласселсбергер" ҖЧҖ, Уфа трансформатор заводы җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International