ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2010 ел
чәршәмбе
Казан шәһәре Думасының 48 нче сессиясе 10 мартка билгеләнгән һәм аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә. Чираттагы сессиядә Дума рәисе - Казан мэры Илсур Метшин узган елгы эшчәнлек буенча хисап тотачак, шулай ук Казан Думасы, Башкарма комитеты, контроль-хисап палатасы эшчәнлеге, муниципаль милекне приватизацияләүдә фаразланган программа-план үтәлеше буенча да хисаплар ясалачак.
10 - 12 март көннәрендә Мәскәүдә "Спорт-2010" дигән Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Аны спорт индустриясе өлкәсендә эшләүчеләр зур вакыйга буларак бәяли. Күргәзмәнең эшлекле программасы үз эченә экспертлар катнашында тармакны үстерү перспективалары һәм проблемалар хакында фикерләшүне ала.

Татарстанның спорт индустриясе күргәзмәдә республиканың берләштерелгән стендында тәкъдим ителәчәк. Ул 2013 елгы Универсиада, Казанда узган Беренче Бөтенроссия спорт форумы, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы, Олимпия хәрәкәте һәм балалар, массакүләм спортның торышы хакында сөйләячәк. Күргәзмә кысаларында Татарстан һәм 2013 елгы Универсиада презантацияләнәчәк.


9
март, 2010 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Идел буе федераль округына кергән диния нәзарәтләре рәисләре белән очраша. ТР Мөселманнары диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның катнашуы да көтелә. Очрашу Чувашия Республикасы башкаласы Чабаксар шәһәрендә узачак.
Татарстанда машина төзелеше, производство техникасы буенча Алмания-Россия компетенция үзәге төзелергә мөмкин. Аны оештыру мәсьәләләре күптән түгел ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Саксония делегациясе белән очрашуда күтәрелгән иде. Ул вакытта яклар Татарстанда әлеге үзәкне төзү буенча алга таба эшчәнлекне дәвам итү турындагы беркетмә имзалады.

Татарстанда Компетенцияләр үзәге төзү турындагы карар узган елның апрелендә Саксония Премьер-министры С.Тиллих җитәкчелегендәге делегациянең республикага сәфәре вакытында кабул ителгән иде. Ул чагында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Саксониянең Икътисад һәм хезмәт министрлыгы арасында Ниятләр турында беркетмәгә кул куелды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт университеты, Социаль һәм гуманитар белемнәр институты, Россия мәгариф академиясенең Укыту эчтәлеге һәм методлары институты 2010 елның 19-22 апрель көннәрендә Казанда узачак икенче бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә чакыра. "Электрон Казан - 2010" дип аталган җыен белем бирүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллануның хокукый аспектларына багышлана.
Быел Татарстанда бердәм республика имтиханын тапшыру буенча эксперимент дәвам итәчәк. Бердәм республика имтиханы (БРИ, татар телендәге БДИның тиңдәше) нәтиҗәләре бары тик Татарстан территориясендә генә үз көченә ия. Шулай булгач республика территориясендәге вузларга керергә теләүчеләргә генә аны тапшыру кулай. БРИ Татарстанда 2006 елдан бирле эксперимент тәртибендә тапшырыла, әмма 2008 елның ноябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИны тапшырганда рус телен куллануны раслады.
“Завод” станциясеннән “Мәскәү” станциясенә кадәрге уңъяк тоннельне казу эшләре белән мәшгуль Казанның метро төзүчеләре 2 нче трамвай депосыннан алып (Копылов урамы, 1а) 140 метр юл узды. Бүгенге көндә ул җир астыннан 440 метр юл узган. Тоннельнең гомуми озынлыгы 1300 метр тәшкил итә. Агымдагы елның июлендә комплекс, финанслауда өзеклекләр килеп чыкмаса, ахыргы максатына ирешергә тиеш.
9 мартта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында барган матбугат конференциясендә сүз әнә шул хакта булды. Журналистларга аңлатма биреп, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Татарстан һөнәри квалификацияләрне региональ дәрәҗәдә сертификацияләү системасын кертү мәсьәләсенә бик актив катнаша, икътисади үсеш хисабына илкүләм куркынычсызлыкны тәэмин итү хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү юлы белән хәл ителә, дип белдерде.
13 март көнне Республика кан тапшыру станциясендә "Шәһәргә йөрәгеңне бүләк ит!" дип исемләнгән зур масштаблы акция узачак. Аны "Без..." яшьләр хәрәкәте һәм "Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе" иҗтимагый оешмасы үткәрә.

"Шәһәргә йөрәгеңне бүләк ит!" акциясе Казанда 2005 елдан башлап уздырыла. Аның максаты - донор канына ихтыяҗны каплау. Бу вакыт эчендә башкалабызда зур масштаблы 5 акция үткәрелә. Анда югары уку йортларында белем алучы 1500 шәкерт катнаша. Акция дәвамында 200дән артык литр кан тапшырыла.

9 мартта Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә республика Куркынычсызлык советы утырышы узды, анда "2010-2014 елларда Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасы турында"гы мәсьәлә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International