Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
9
март, 2010 ел
сишәмбе
“Татарстан-Франция: мәдәният, мәгариф, җәмгыять” дигән халыкара җыентык басмага әзерләнә
“Альянс Франсез -Казан” җәмгыяте ТР Президенты каршындагы Тышкы элемтәләр департаменты, ТР Мәдәният министрлыгы, Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе булышлыгында “Татарстан-Франция: мәдәният, мәгариф, җәмгыять” дигән халыкара җыентык әзерли. Татарстан белән Франция арасындагы тарихи багланышлар, ике арадагы сәяси һәм икътисади элемтәләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендәге хезмәттәшлек, ике арадагы мөнәсәбәтләрнең үсеш перспективалары, француз, татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнү, бу телләрне чит телләр буларак өйрәнүнең актуаль методикасы, мәдәниятлар арасындагы коммуникация - әлеге җыентыкның төп тематик юнәлешләре әнә шундый.
8
март, 2010 ел
дүшәмбе
Минтимер Шәймиев Ирек Мөхәммәтовның юбилее белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Греция Милли операсының Балет труппасы директоры Ирек Мөхәммәтовны юбилее белән котлады.
Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март уңаеннан Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Мөрәҗәгате
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз.
5
март, 2010 ел
җомга
ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика хатын-кызларын бәйрәм белән котлады
5 мартта “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Ел хатын-кызы, “Ел ир-егете” республика конкурсында җиңүчеләр игълан ителде.
Иран делегациясе "Идея" технопаркында булды
Наноиндустрия өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Иран делегациясе "Идея" технопаркында булды. Бу хакта Казан технопаркының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иран делегациясенең "Идея" технопаркы генераль директоры Сергей Юшко белән очрашуы технопаркның эшчәнлеге һәм инфраструктурасы, технопарк тарафыннан гамәлгә ашырылучы проектлар һәм күрсәтелүче хезмәтләр белән танышу максатыннан узды.
Капиталь ремонтка заявкалар формалаштыру муниципалитетларда бик сүлпән бара
2 мартта Татарстан 2009 елда күп катлы йортларны капиталь төзекләндерү буенча хисабын, ниһаять, Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру буенча федераль фондка тапшырган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин моны атнаның мөһим яңалыгы буларак атады. Бүгенге көндә республикада быелгы капиталь ремонтка федераль фондтан финанслар алу өчен заявкалар формалаштыру бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә сүз булды. Министр белдерүенчә, агымдагы ел өчен заявкалар формалаштыру муниципалитетларда бик сүлпән бара. “ Кайбер районнар үзләрен бу эшне беренче тапкыр гына башкаручы итеп тота. Фонд эшеннән моңа кадәр хәбәрдар булмаган кебек сораулар бирәләр. Бу эшне узган елларда да шул ук белгечләр башкарды бит инде”, -дип гаҗәпләнә министр. Бүгенге көндә министрлык бер генә муниципаль берәмлекнең дә капиталь ремонтка заявкасын Мәскәүгә тәкъдим итәрлек дәрәҗәдә әзер булмавын таный. Муниципаль берәмлек җитәкчеләренә бу эшкә контрольне көчәйтергә һәм документларны кыска вакытларда өлгертергә кушылды.
Айрат Фәррахов Пензада уза торган киңәшмә эшендә катнаша
Пенза өлкәсендә "Идел буе федераль округында халыкка югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү мәсьәләләре һәм юллары" темасына киңәшмә уза. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Михаил Кормачев катнашалар.
Киңәшмә башланыр алдыннан, кунаклар Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәге һәм Н.Бурденко исемендәге өлкә клиник хастаханәсенең Ир-ат сәламәтлеге үзәге эше белән танышты.
4
март, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Казан мэры И.Метшин “Елның иң яхшы укытучысы-2010” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде
4 мартта Казан Ратушасында “Елның иң яхшы укытучысы-2010” шәһәр конкурсы йомгаклары игълан ителеп, җиңүчеләр бүләкләнде. Шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе карамагында барлыгы 30 меңләп педагог исәпләнә, шулардан мәктәпләрдә 17 меңләп укытучы һәм педагог эшли. Быелгы 20 нче юбилей конкурсында катнашу теләге белән 400дән артык укытучы заявка биргән булса (элеккеге елда 350 чамасы булган), район этапларында 90ы җиңүче буларак игълан ителгән.
Минтимер Шәймиев Свияжск утрау-шәһәрендә булды
4 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев ТР Зеленодольск муниципаль районының Свияжск утрау-шәһәрендә булды. Эш сәфәре барышында Минтимер Шәймиев утраудагы истәлекле урыннар белән танышты, Свияжск утрау-шәһәрен торгызуны башлап йөрүче төркем әгъзалары белән очрашты.
"Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керү турында" Законны үзгәрешләр көтә
4 мартта ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында депутатлар беренче укылышта "Татарстан Республикасы Президенты вазифасына керү турында" ТР Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын карап тикшерде. Әлеге закон проекты Татарстан парламентына комитет рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Рафил Ногманов һәм Василий Логинов тарафыннан кертелгән.
Яңа эшләнгән закон проекты республика законнарын "Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында" федераль законга тәңгәлләштерү максатында эшләнгән. Бу законның 18 статьясы РФ субъектының югары вазифаи заты вәкаләтләре йөкләнгән Россия Федерациясе гражданины вазифасына керү тәртибен билгели.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз