ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2010 ел
чәршәмбе
Март җитте – ярминкә җитте. 5–7 март көннәрендә Х.Ямашев проспектындагы (36 йорт) “Арт-Эко” галереясе бинасында инде матур традициягә әйләнгән халыкара хәйрия ярминкә-күргәзмә узачак.

Аны гадәттәгечә Казан шәһәре төрекләренең “Анадолу” милли-мәдәни мөхтәрияте һәм “Салават күпере” хосусый гомуми белем бирү мәктәбе оештыра. Быел ул бишенче мәртәбә үткәрелә. Бу юлы да күргәзмә-сатуга чигелгән, тегелгән, бәйләнгән, агачка һәм металлга уеп ясалган эшләнмәләр куелачак.
Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты инде җиденче тапкыр илнең төрле вузларында җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча белем алучы студентларны үзенә җыя. Алар 1-5 март көннәрендә Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган олимпиадада белемнәрен, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәчәкләр. Бу чара “Казанда РR (җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр) көннәре” буларак мәгълүм.

Әлеге студентлар фестивален уздыруның инициаторы – КДТУның гуманитар факультеты, ягъни яңа уку елыннан социаль технологияләр институты. Алар белән беррәттән респуб­лика данын Казан дәүләт энергетика университеты, социаль белем бирү академиясе һәм Кама дәүләт инженерия-икътисад академиясе яклый. Ә кунаклар – Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Мурманск, Улан-Удэ, Екатеринбург һ.б. шә­һәрләрдән килгән студентлар. Кыскасы, жюри әгъза­ла­рына барлыгы 29 ко­манданың чыгышына бәя би­рергә туры киләчәк.

Җәмәгатьчелек белән бәйләнешләргә кагылышлы со­рауларга дөрес җавап биреп җиңүгә ирешкән егет-кызлар РФ Президентының акчалата стипендиясе белән бүләкләнә. Акчасы аз түгел, беренче урынга – 60, икенче һәм өченчеләргә 40 ар мең сум. Олимпиаданың икенче әһәмиятле өлеше – РR проектлар бәйгесе. Аның темасы – “Сәламәт яшәү рәвешен җәмәгатьчелек белән бәйләнеш чаралары аша алга җибәрү”.
2 мартта Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир ачкычлары тапшырылды. Аларның барысы да Президент программасы ярдәмендә яңа фатирлы булды. Тантаналы чарада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Радик Хәсәнов, республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Марат Надыршин һәм "Восход" төзелеш фирмасы директоры Евгений Романов катнашты.

Кунаклар әлеге шатлыклы вакыйганы билгеләп үтү өчен Майбикә Иркинаның яңа фатирына җыелды. Район башлыгы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ветераннарга рәхмәт белдерде, яңа фатирга күченүчеләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук аларны әлеге фатирларда Бөек Җиңүнең 70 һәм 80 еллыкларын да билгеләп үтәргә чакырды, дип хәбәр итә Яшел Үзән муниципаль район Советының матбугат хезмәте.

Июнь ахырында Казанда "KAZAN HALAL-2010" дип исемләнгән Халыкара хәләл-продуктлар күргәзмәсе узачак. Чараның төп максаты - Россия Федерациясе һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясен үстерү һәм җәелдерү, әлеге юнәлешнең динамик үсешенә ярдәм итүче төбәк һәм Халыкара элемтәләрне үстерү, Россия хәләл индустриясе базарына инвестицияләр җәлеп итү.

Күргәзмәнең эшлекле программасы "Россия һәм БДБ илләрендә хәләл индустриясе" форумын, хәләл продукция җитештерү, сату, логистика, консалтинг мәсьәләләрен, стандартлаштыру үзенчәлекләрен яктыртучы конференцияләр һәм "түгәрәк өстәлләр"не үз эченә ала.


2
март, 2010 ел
сишәмбе
Татарстан делегациясе XXI Кышкы Олимпия уеннарына баргач, 2013 ел Универсиадасы волонтерлары Канада һәм Бөекбританиядә әзерлек узачагы хакында килешенгән.

"Универсиада-2013 дирекциясе" мәгълүматы буенча, Ванкуверда татарстанлылар халыкара спорт федерацияләре вәкилләре, 2010 ел Ванкувер һәм 2014 ел Сочи Олимпия уеннары оештыру комитетлары җитәкчеләре кебек төрле даирә, шул исәптән Simon Fraser университеты вәкилләре белән дә, очрашуларда катнашкан һәм, шулар нәтиҗәсендә, Казан волонтерлары төркемен әлеге университетка мастер-класс узарга җибәрү турында сөйләшенгән. Моннан тыш, Казан вәкилләренең Лондонда 2012 елда Җәйге Олимпия уеннарында катнашуы планлаштырылган.
2 мартта Саранскида РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары җитәкчеләре белән киңәшмәсе уза. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша. Киңәшмәдә Россия Президенты Дмитрий Медведевның РФ Федераль Җыенына Юлламасы нигезләмәләрен һәм РФ Дәүләт Советы тарафыннан 2010 елның 22 гыйнварында кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруда округның төбәк парламентлары алдында торган бурычлар хакында фикер алышу күздә тотыла, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Киңәшмә Мордовия Республикасы Дәүләт Җыены Советында узачак.

"КАМАЗ" ААҖ Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узучы "International Security National and Resilience" - ISNR-2010 дип исемләнгән Халыкара милли куркынычсызлык күргәзмәсендә катнаша.

Әлеге күргәзмәдә Россия автогигантының экспозициясе әле беренче тапкыр тәкъдим ителә. Потенциаль эшлекле партнерлар һәм кулланучылар тәбәк кулланучыларының ихтыяҗларын исәпкә алып комплектлаштырылган махсус техника үрнәкләре белән таныша алачак.

Алар арасында "КАМАЗ-6460" магистраль тягачы, броняланган кабина һәм фургон белән җиһазландырылган "КАМАЗ-53229" шассиендагы модернизацияләнгән автомобиль һәм "КАМАЗ-53606" шассиендагы модернизацияләнгән автомобиль бар.

Күргәзмә кысаларында Абу-Дабида "КАМАЗ" ААҖнең яңа сервис үзәге ачылды. Чарада Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм күрше-тирә дәүләтләрнең җитәкчеләре арасыннан олы кунаклар катнашты.

“Татнефть” экологияне яхшырту һәм табигать байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану программаларын тормышка ашыруга узган елда гына чама белән 4 миллиард сум акча тоткан. Сәнәгать иминлеге һәм хезмәтне саклау өлкәсендәге корпоратив программаны үтәүгә 2007–2009 елларда 3,2 миллиард сум планлаштырылса, өч елда бу максатка 5,7 миллиард сум акча җибәрелгән.

1
март, 2010 ел
дүшәмбе
1 мартта Казанның Залесный бистәсеннән узган Горький шоссесындагы Искра тукталышында (объектның әлегә төгәл адресы юк) "Олимпиец" универсаль спорт комплексы ачылды. Казан Олимпия резервы училищесы карамагына тапшырылачак әлеге объектны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Марат Бариев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, "Универсиада-2013" дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һ.б. рәсми кешеләр катнашты.

Классик һәм заманча җырларга, инструменталь музыкага акробатик һәм спорт күрсәтмә күнегүләреннән төзелгән шау-шулы тамашадан башланып киткән тантанада "Олимпиец" спорт комплексына символик ут элдерелгәч, Р.Миңнеханов һәм И.Метшин сүз алды. Чыгыш ясаучылар искәрткәнчә, Казан Универсиадасы өчен төзелгән спорт объектларының монысы 11 нчесе булса, быел ачылганы - 1 нчесе һәм биредә XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннары үткәрелгән вакытта волейбол буенча күнегүләр, ярышлар булачак. Премьер-министр чыгышында: "Универсиадага Казанда 30 объект төзелә, монысы - шуларның берсе һәм кыска срокларда - нибары 7 айда төзеп кулланылышка тапшырылды. Биредә мин дөрес итеп проектланган һәм дөрес итеп төзелгән бина, иң мөһиме - югары нәтиҗәләргә ирешә алырлык спортчылар күрдем. Җыелма команданың Ванкувердагы чыгышларыннан соң җиңүләргә ихтыяҗ аеруча сизелә", - диде. 2013 елда уздырылачак студентларның дөньякүләм спорт уеннарына әзерлек максатларында федераль хакимиятнең ярдәме өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе яшьләрне спортта үрләр яуларга өндәде.
1 мартта Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль район Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының берләштерелгән сессиясендә катнашты, анда 2009 елга нәтиҗә ясалды.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында тулаем алганда республика өчен 2009 елгы нәтиҗәләргә кыскача характеристика бирде. Әлмәт төбәге буенча ел нәтиҗәләрен бәяләп, ТР Хөкүмәте башлыгы аны республикада иң алдынгы, инновацияле дип атады. Әлмәттә уртача хезмәт хакы республикадагыдан югарырак.

Премьер-министр хезмәт базары өлкәсен иң проблемалы өлкәләрнең берсе дип атады һәм эш урыннары булдыру өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга чакырды. Бу җәһәттән торакны капиталь ремонтлау программасы сизелерлек ярдәм итте. Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, аны гамәлгә ашыру өлкәсендә Әлмәт башкаларга үрнәк булып тора.

Рөстәм Миңнеханов сессия тәмамлангач Ришат Әбүбәкеровка Дуслык орденын тапшырды. Ул әлеге бүләккә РФ Президенты Указы нигезендә, ирешкән уңышлары һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен лаек булды.

Район башлыгы Ришат Әбүбәкеров барлык татарстанлылар исеменнән Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады һәм аңа төбәктә Премьер-министрның ярдәме белән төзелгән объектлар сурәтләнгән фотоколлаж бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International