ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2010 ел
дүшәмбе
1 мартта Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ бинасында республика Кече нефть компанияләренең 2009 елгы эшенә нәтиҗә һәм агымдагы елга бурычлар буенча киңәшмә уздырды. Кече компанияләр эшли башлаганнан бирле 76 яңа нефть ятмалары урынын эшкәрткән, керемнәре 54 млн. сумнан артык, 8 мең эш урыны булдырылган, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга кертемнәре 190 млрд. сум тәшкил иткән. Татарстан Премьер-министры кече нефть компанияләренең Татарстан икътисады өчен әһәмиятле булуыннан чыгып, утырышта катнашучы министрларны, федераль территориаль органнар һәм республика ведомстволары җитәкчеләрен нефть компанияләренең проблемаларын үз вакытында хәл итәргә чакырды.
"Альянс Франсез-Казан" иҗтимагый оешмасы "Татарстан-Франция: мәдәният, мәгариф, җәмгыять" дип исемләнгән халыкара фәнни җыентыкны басмага әзерли. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ярдәмендә нәшер ителәчәк.
Агымдагы елның маенда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәчәк. Шул дәһшәтле елларның тере шаһитлары сафы елдан-ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә Татарстанда 150 меңгә якын Бөек Ватан сугышы ветераны гомер кичерә.

Ветераннарның социаль-көнкүреш шарларын яхшырту, медицина ярдәме, башка ярдәм чаралары күрсәтү, матди тәэмин ителеш, ялгыз ветераннарны аерым игътибарга алу- әнә шулар. Әлеге максатларга бюджет акчалары бүленүдән тыш, "Ак Барс Созидание" хәйрия фондында "Җиңү" ("Победа") акциясе өчен махсус счет ачылды. Ул хәйрия акчалары җыю өчен тәгаенләнгән. Предриятие-оешмалар, республика гражданнары шул рәвешле хәленнән килгәнчә сугыш ветераннарына ярдәм кулын суза ала.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев академик Рәшит Сюняевка котлау телеграммасы юллады.

27
февраль, 2010 ел
шимбә
27 февральдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан мөселманнарының IV корылтае узды, анда ТР Диния нәзарәте рәисе итеп Госман хәзрәт Исхакый сайланды. Корылтай эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
27 февральдә Париждагы "Порт де Версаль" күргәзмәләр комплексында "Salon International De L’ Agriculture (SIA) 2010" дип исемләнгән авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне тантаналы төстә Франция Президенты Николя Саркози ачты. Россия ягыннан ачылыш тантанасында РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник катнаша.

"Salon International De L’ Agriculture (SIA) 2010" күргәзмәсе Ауропада иң зур күргәзмәләрдән санала һәм инде 47 нче мәртәбә үткәрелә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинетының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Анатолий Краснов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, "Вамин-Татарстан" ААҖ генераль директоры Вәгыйзь Минһаҗев, "Татарстан кулланучылар берлеге"нең идарә рәисе Мәхмүт Фәттахов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнаша.

ТР икътисад министры Марат Сафиуллиннның Венага сәфәре вакытында Татарстан белән Австрия арасында озак вакытлы стратегик хезмәттәшлек һәм яңа икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары каралды. Азык сәнәгате, авыл хуҗалыгы, энергетика һәм туризм ике яклы эшлекле элемтәләрне үстерү һәм ныгытуда перспективалы өлкәләр булып санала.

Татарстанда Австрия көннәрен уздыру да еллык традициягә әйләнәчәк. Ә Go International программасы Татарстан бизнесын чит илләрдә яңа базарларны үзләштерүгә ярдәм итәчәк. Ел саен уздырыла торган Iconvienna - The European Business and Investment Forum инвестиция бизнес-форумы кысаларында бу язда Австрия башкаласында Татарстанның мөмкинлекләре презентацияләнеп, Австрия һәм Татарстанның икътисади ведомстволары арасында үзара аңлашу турында килешүләр имзаланачак. Шулай ук әлеге Ауропа иленең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән дә килешү төзелер дип көтелә.
"КАМАЗ" һәм "Соллерс" автомобиль һәм юл-төзелеш техникасы җитештерүчеләр исемлегенә кертелде. Дәүләт заказчылары алардан 2010 елда дәүләт ихтыяҗлары өчен автомобиль һәм юл-төзелеш техникасы сатып алачак. Россия Хөкүмәте боерыгы белән расланган исемлектә барлыгы 20 автоҗитештерүче бар.

Татарстан территориясендә җитештерү куәтләре булган компанияләр. арасыннан исемлеккә "Fiat Ducato" автомобильләре җитештерүче "Соллерс-Алабуга" ҖЧҖ, "ISUZU" йөк машиналары эшләп чыгаручы "Северстальавто-Исузу" ЯАҖ, "Fiat" һәм "Ssang Yong" автомобильләре җитештерүче "Соллерс-Чаллы" ААҖ һәм "КАМАЗ" ААҖ керде.
27 февральдә Татарстан Республикасында Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә Татарстан һәм Һиндстан арасында мәдәни элемтәләрне үстерү үзәге оешуына 10 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар үтә.

Иртән республика күләмендә “Шрингара” халык иҗаты фестиваленең йомгаклау туры узды. Анда 100гә якын башкаручы чыгыш ясады. Аларны Һиндстан Республикасының Мәскәүдәге Илчелеге каршындагы Джавахарлал Неру исемендәге Мәдәният үзәге мөгаллимнәреннән торган жюри бәяләде.
Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кыргызыстанга эшлекле сәфәре тәмамланды.

Составында министрлыклар-ведомстволар, җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре булган делегация тугандаш төрки республикада җиңел сәнәгать предприятеләренең эш тәҗрибәсе белән танышкан, биредә профильле предприятиеләр продукциясен күпләп сату базарларын оештыру тәҗрибәсен, җиңел сәнәгать тармагында тариф сәясәте, таможня көйләве шартларын өйрәнгән.

Сәфәр барышында татарстанлылар Кыргызыстанны юл төзелеше, торак-коммуналь техникасы белән тәэмин итү буенча сөйләшүләр алып барган. Автомобиль юллары төзелеше һәм ике республика арасында туры һава юлын ачу юнәлешендә хезмәттәшлекне үстерү дә фикер алышуга чыгарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International