ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2010 ел
шимбә
18-21 март көннәрендә Казанның Спорт сарае базасында беренче тапкыр кече яшьтәгеләр арасында фигуралы шуу буенча Россия беренчелегенең финалы узачак. Турнир атказанган спорт мастеры, СССРның күп тапкырлар чемпионы, фигуралы шуу буенча Ауропа чемпионатлары призеры, атаклы совет тренеры Станислав Жук истәлегенә багышлап үткәрелә.
27 февраль көнне Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан мөселманнарының IV корылтае уза, анда ТР Диния нәзарәте рәисе сайланачак. Республика районнарыннан корылтайда 528 имам, ТР Диния нәзарәте президиумы һәм Россиянең төрле төбәкләреннән мөфтиләр, шул исәптән Төняк Кавказ республикалары мөфтиләренең һәммәсе дә катнашыр дип көтелә.

26
февраль, 2010 ел
җомга
Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Назыйф Мириханов Күвәйт илчелегендә әлеге илнең бәйсезлек яулавына - 49 ел, азат ителүенә 19 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы кабул итүдә катнашты.

Н.Мириханов Татарстан җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкил Нассер Хаи Ибраһим әл-Мөзаян әфәндене Күвәйт тарихындагы истәлекле даталар белән котлады, ил халкының чәчәк атуын, Татарстан һәм Күвәйт арасындагы нәтиҗәле икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекнең үсүен һәм ныгуын теләп калды.

26 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Герое Ильяс Дәүди белән очрашты.
27 февраль көнне 11 сәгатьтә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә, Татарстан белән Һиндстан арасында мәдәни багланышларны үстерү үзәге оешуның 10 еллыгы уңаеннан, бәйрәм чаралары уздырылачак.

Аның программасы кысаларында "Шрингара" Республика халык иҗаты конкурсының йомгаклау туры үткәрелә. Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, анда 100ләп башкаручы үзенең осталыгын күрсәтә. Шулай ук Һиндстаннан китертелгән сувенир продукция, тукылган әйберләр, тәмләткечләр һәм аювердик препаратлар күргәзмә-сатуга куела. Чәй яратучылар "Чәй турында син нәрсә беләсең?" дип аталган викторинада катнашырга чакырыла һәм аларга чәй белән татлы ризыклар татып карарга тәкъдим ителә.

Күп катлы торак йортларга капиталь ремонт ясауны күздә тоткан 185 нче федераль законны гамәлгә ашыру йөзеннән, ремонтланып бетми кала килгән йортларны рәткә китерү максатында, республикада торак милекчеләреннән кв.метрына 5 сум исәбеннән ай саен акча җыела. Ләкин капиталь ремонт ясау программасына кергән йортлардан андый җыемнар, ягъни финанслашу йортка ремонт ясаласы сумманың 5 процентыннан да ким булмаска тиеш. Приватизацияләнмәгән торакның милекчесе муниципаль берәмлек санала, димәк, быел капиталь ремонтка каралган 4 млрд. сумнан күбрәк сумманың муниципаль берәмлекләр кертергә тиешле гомуми 1,73 млрд. сумнан тыш, шушы ук тәртиптә, ягъни аена кв.метр торактан 5әр сум күләмендә алар финанслауда өлеш кертергә тиеш була.

26 февраль көнне - С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында һәм иртәгә, 27 февральдә - "Ак Барс" яшьләр үзәгендә бөтенроссия күләмендә уза торган "Морозко-2010" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале-конкурсында катнашырга теләүчеләрне тыңлау һәм сайлап алу туры узачак.

Проект "Россия мәдәнияте" федераль максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Аны тормышка ашыруда Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды һәм "Интеллект-Клуб" балалар хәйрия фонды да катнаша.

Фестиваль-бәйгенең максаты - балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү, яшьләр иҗат коллективлары педагогларын фестиваль һәм конкурс чараларына җәлеп итү, балалар һәм яшьләрнең иҗади коллективлары белән эшли торган иҗат үзәкләре, студияләр, төркемнәр эшенә дәүләт ярдәмен күрсәтү, мәдәният эшлеклеләрен, дәүләт учреждениеләре һәм уку йортлары игътибарын сәләтле яшьләргә юнәлтү.

26 февраль көнне Волгоградта “Россия студентлар отрядлары” гомумроссия яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең IV чираттан тыш съезды һәм студентлар отрядлары штаблары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе үз эшен башлап җибәрә. Чарада Татарстан Республикасын ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Евгений Ефимов, Студентлар төзелеш отрядлары республика үзәге директоры Ринат Садыйков, шулай ук “Россия студентлар отрядлары” гомумроссия яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Василий Ислаев тәкъдим итәчәк. Съезд кысаларында Россия студентлар хезмәт отрядларының 2008-2010 елларда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, Студентлар отрядлары хәрәкәтенең 2013 елга кадәр исәпләнгән үсеш стратегиясен, шул исәптән 2010 елда “Россия студентлар отрядлары” хәрәкәте тарафыннан «АТЭС-2012», «Сочи-2014», «Универсиада-2013», «Росатом объектлары» һәм башка проектларны гамәлгә ашыру тәртибен кабул итү күздә тотыла.
26 февральдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Хөкүмәте, ТР Дәүләт Советы, ТР Президенты Аппараты, федераль структураларның территориаль органнары вәкилләре катнашында үткәрелгән утырышта сүз күп катлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча кабул ителгән 185 нче Федераль законның Татарстанда гамәлгә ашырылуы хакында барды.

25 февральдә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры (МХТ) актеры Константин Хабенский быел Казан мәктәпләренең берсендә театр студиясен ачачак, дип раслады. Әлегә анда кече һәм өлкән класс укучыларыннан торган 2 секция оештырыла.

Узган ел ахырында актер Казан мэры белән мәктәп балалары өчен иҗат студияләре ачу проекты буенча фикер алышкан иде. К.Хабенский игълан иткәнчә, мәсьәләне хәл итүдә алар бердәм карарга килгәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International