ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
25 февральдә Казанда Мексика һәм Мексика мәдәнияте көннәре башланды. Казан дәүләт университетында узган тантаналы ачылышта Мексика Кушма Штатларының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Альфредо Перес Браво, Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Казан дәүләт университеты базасында Мексика һәм Мексика мәдәнияте көннәре 2005 елдан бирле үткәрелеп килә. Әмма быелгы ел үзенчәлекле һәм әлеге чара Мексика бәйсезлегенең - 200, Мексика революциясенең - 100, Мексика һәм Россия арасында димпломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 120 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

Бер атна элек Ауропа Лигасының 1/16 финалының беренче очрашуында "Рубин" үз кырында "Хапоэль"не 3 кә 1 исәбенә тар-мар итеп,үзенең 1/8 финалга чыгу шансларын арттырган иде. Бүген исә көндәшләр мәйданында җавап очрашуы. Тель-Авивның "Блюмфилд" стадионындагы уен Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 5 минутта башлана.
Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең бүген Кыргызыстанга 2 көнлек сәфәре башланды. Делегация составында министрлыклар-ведомстволар, җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре бар. Татарстанлыларның сәфәр программасында Кыргызыстан Премьер-министры урынбасары Тажикан Калимбәтова, Бишкәк шәһәре мэры Нариман Тулеев, Икътисади җайга салу, Транспорт һәм коммуникацияләр министрлыклары, Дәүләт таможня хезмәте, Үсеш, инвестицияләр һәм инновацияләр буенча үзәк агентлык җитәкчелеге белән очрашулары каралган. Иртәгә татарстанлылар "Мода индустриясе, эшләнмәләр, җиһазлар-2010" халыкара күргәзмә-ярминкәсе ачылышында катнашачак, "Дордой" күпләп-ваклап сату базары җитәкчелеге белән очрашачак.
25 февраль көнне Бангалор шәһәрендә Һиндстан белән Россиянең уртак предприятиесе "КАМАЗ Вектра моторз лимитед"та җыю производствосын рәсми рәвештә ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, "КАМАЗ" ААҖнең генераль директоры Сергей Когогин һәм "Вектра"компанияләренең Һиндстан төркемнәре президенты Р.Риши катнашты.

Рөстәм Миңнеханов уртак предприятие ачу турында уңай фикерләрен белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы җитәкчелеге бу проектны хуплый. "Татарстан һәм Һиндстан компанияләре арасында хезмәттәшлекнең мондый юнәлешләре күбрәк булыр дип өметләнәм", дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Татарстанның атаклы шагыйрьләре Рәдиф Гаташ белән Роберт Миңнуллин Башкортстанга иҗат сәфәренә килде. Биредә алар Уфада һәм Тәтешле районында очрашуларда катнаша. Кичә кич хөрмәтле кунаклар Уфадагы танылган татар шагыйре Рим Идиятуллин белән очрашып, аны 70 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа истәлекле бүләкләрен тапшырды. Бүген иртән исә Казан шагыйрьләре "Кызыл таң" татар газетасы редакциясенә килде һәм андагы журналистлар белән очрашып сөйләште. Бер сәгать барган күңелле һәм эчтәлекле сөйләшү бергәләп фотосурәтләргә төшү белән тәмамланды.


24
февраль, 2010 ел
чәршәмбе
"Татарстан Республикасының иң яхшы товары-2010" бәйгесенә старт бирелде. "Россиянең иң яхшы 100 товары" кысаларында уздырылучы әлеге традицион конкурсның максаты -югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләрне ачыклау, сыйфатлы продукция җитештерүче Татарстан предприятиеләренең югары абруен булдыру, аларның конкурентлыгын күтәрүне стимуллаштыру, Татарстан җитештерүчесенә эчке һәм тышкы базарда продукциясен чыгаруга ярдәм итү.

2004 елдан бирле бу бәйгедә республиканың 1441 предприятиесе 3209 төрдә продукция һәм хезмәт тәкъдим иткән. 706 төрдәге продукция һәм хезмәт лауреат исемен алган.

24 февральдә Республика Илбашы Минтимер Шәймиев Арча муниципаль районына эш сәфәрендә Урта Курса торак пунктында Рәис Камалиевның шәхси ярдәмчел хуҗалыгы белән танышты.
Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендә герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган мәдәни кичә үтте.

Милли-мәдәни чараны Тосно шәһәре "Изге юл" татар җәмгыяте ( рәисе Иниятулла Ганиев) Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә оештырды. Шәһәрнең тарихи - туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукайга да һәм Муса Җәлилгә дә багышланган тантаналы бәйрәмнәр ел да үтә.

“Батырлар үлми, аларның даны мәңгелек” дип юкка гына әйтмиләрдер. Билбау көрәше буенча Татарстан данын хәтта чит илләр күләмендә яклаган көрәшче Шамил Садриевның да якты истәлеге озак сакланыр. Ни аяныч, батыр пәһлеванның үкенечле рәвештә безнең арабыздан вакытсыз киткәненә дә инде 40 көн вакыт узган. Шул уңайдан, аның якты истәлегенә багышлап, Ульян каласында әти-әниләре фатирында коръән укылды. Искә алу мәрәсимендә Татарстаннан билбау көрәше федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин һәм шушы спорт төре буенча көрәшчеләрне дөнья чемпионатларына чыгарган данлыклы тренер Минхалит Гыйлманов катнашты.
"Казанда Франция эзләре буйлап". ТР Мәдәният министрлыгы, "Альянс Франсез-Казан" үзәге, ТР Милли музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, "Столица" туристлык бюросы шул исемдә иң яхшы туристлык маршрутына конкурс игълан итте. Бәйгенең максаты- Казанда туризмны үстерү, башкалада яңа туристлык маршрутларын төзү. Әлеге бәйге аша оештыручылар Татарстан территорияләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын арттыруны максат итеп куя.

Конкурс 16- 25 яшьлекләр һәм 25 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аерым үткәрелә. Таләпләргә килгәндә, тур кимендә ике сәгатьлек, маршрут төре җәяүле, автобуста яки автомобильдә булырга, маршрут үз эченә Казан шәһәрендәге туристлык объектларын алырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International