ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2010 ел
сишәмбе
23 февраль көнне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота Ватанны саклаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

23 февраль көнне Казан Ратушасында башкала мэры Илсур Метшин Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел" юбилей медальләрен тапшырды. Ул Татарстан башкаласында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап уздырыла торган чараларның башлангычы булып тора.

65 еллыгына багышлап уздырыла торган чараларның башлангычы булып тора.
"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел" юбилей медальләре быел сугыш ветераннарыннан 38559 казанлыга тапшырыла, аларның 15 меңгә якынын өйләренә барып котлаячаклар.

23 февраль көнне Казан Ратушасында башкала мэры Илсур Метшин Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел" юбилей медальләрен тапшырды.

Шәһәр башлыгы, бәйрәм белән котлап, Ватанны саклаучылар көненең Россия Кораллы көчләренең көчен һәм асылын чагылдыруын билгеләп үтте. "Без, Ватан өчен, Бөек Ватан сугышында гомерен биргән, Әфганстанда, Чечняда сугышкан, Россия мәнфәгатьләрен "кайнар нокталарда" яклаган, тынычлык һәм иминлек сагында торганнарның якты истәлеге алдында башыбызны иябез", - диде Илсур Метшин, Бөек Җиңүне якынайту өчен үз-үзен кызганмаган затларны бүләкләүләрен белдереп.

Быел язын Казанның Универсиада авылында җәмәгать үзәге төзелә башлаячак, шуңа кадәр аның проекты буенча соңгы фикер алышулар март аена планлаштырылган.

Универсиада авылында төзеләчәк җәмәгать үзәге исә спортчылар аккредитация узачак, Универсиада дирекциясе һәм координацияләү хезмәтләре офислары урнашачак Халыкара үзәк булыр, анда 2 мең тамашачыга исәпләнгән концерт залын, конференцияләр уздыру урынын, туклану һәм медицина блкларын берләштергән универсаль бина дип күзаллана.


22
февраль, 2010 ел
дүшәмбе
Алабугада 2010 елгы Бөтенроссия авыл уеннарын үткәрү шәһәр үсешенең яңа перспективаларын ачачак. Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ярышларны оештыру комитетының утырышы тәмамланганда шундый фикер белдерде.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Президенты VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннарын үткәрү турындагы Указга 2009 елның 10 декабрендә кул куйды. Уеннар Алабугада агымдагы елның 8-13 июлендә узачак, анда Россия Федерациясенең 88 субъектыннан 4 меңгә якын спортчы катнаша. Алар спортның 16 төре буенча көч сынаша, шул исәптә сыер савучылар, механизаторлар, печән чабу һәм тырмалау кебек авыл уеннары ярышларында да катнаша. Алабуга мондый ярышлар үткәрелә торган беренче шәһәр булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Шәһәр мондый зур спорт чарасын үткәрә ала, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. "Соңгы 5-6 елда Алабугада башкарылган эшләр зур бөтенроссия уеннары үткәрү урыны булырга мөмкинлек бирә, - диде Р.Миңнеханов. - Әмма әзерләнер өчен федераль үзәк ягыннан ярдәм алырга тырышырга кирәк. Алабугага күпсанлы кунаклар кабул итәргә, аларны яшәү урыны белән тәэмин итәргә һәм башка күп чаралар үткәрергә кирәк булачак. Әлбәттә, төп җаваплылык муниципаль берәмлек өстендә, әмма без дә ярдәм итәргә тиеш".

22 февраль көнне Алабугада Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына яңа фатир ачкычларын тапшырды. Республика Хөкүмәте башлыгы шәһәр мәдәният сараенда ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына ачкычлар белән бергә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел" медальләрен дә тапшырды.

Бу күңелле тантанага кадәр Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Автомобильчеләр урамында төзелгән 10 нчы йортны карады - ветераннарга бирелгән фатирлар нәкъ биредә урнашкан. Социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортта ветераннар өчен 40 фатир, ә 82 фатир яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча бирелгән.

Рөстәм Миңнеханов шәһәр мәдәният сараенда ветераннарны җылы сәламләде. "Миңа сезнең янәшәгездә булу күңелле. Бүген Алабуга районының 2005 елның 1 мартына кадәр торак өчен чиратта торган ветераннарны фатирлы итеп бетерүе шатлыклы вакыйга", - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы.


21
февраль, 2010 ел
якшәмбе
24 февраль көнне сәгать кичке 6да ТР Милли музеенда "Безнең Ватан"/"Наше Отечество" Бөтенроссия скульптура һәм архитектура әсәрләре конкурсын тәкъдим итү чарасы башланачак.


20
февраль, 2010 ел
шимбә
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов инануынча, республиканың Бөек Җиңүнең 65 еллыгына кадәр барлык ветераннарны да торак белән тәэмин итәргә хәленнән килә. ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, әлеге бурычны хәл итү өчен барлык чараларны кулланырга кирәк.

"Ветераннарга килгәндә, теләсә ни эшләгез, әмма аларны торак белән тәэмин итегез, - дип мөрәҗәгать итте бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган традицион атналык киңәшмәдә катнашучыларга. - Без ветераннарга шулай дип вәгъдә иттек һәм аларны алдый алмыйбыз".

Премьер-министр ассызыклап үткәнчә, дәүләт Бөек Җиңүнең 65 еллыгына кадәр 2005 елның 1 мартына хәтле торак шартларын яхшырту өчен чиратка баскан ветераннарны гына торак белән тәэмин итүне үзенә бурыч итеп алган. Шул ук вакытта 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә басучыларның өстәмә исемлегендә 6400 дән артык татарстанлы бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International