ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2010 ел
җомга
19 февраль көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәте житәкчесе Игорь Артемьев белән очрашты.
Бу көннәрдә Мәскәүдә, Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә, текстиль һәм җиңел сәнәгать товарлары, җиһазларының "Текстильпром" дигән XXXIV федераль ярминкәсе уза. Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләре биредә республиканың уртак экспозициясендә тәкъдим ителә. Алар- "Стиль", "Казан өйдә эшләүчеләр комбинаты", "Кукмара тегү фабрикасы", "Кукмара киез итек фабрикасы", "Мелита", "Адонис", "Алсу", "Бамбл-Би" җәмгыятьләре.
Төркиянең Истанбул шәһәрендә «EMITT-2010» дип аталган 14 Халыкара туризм һәм сәяхәтләр күргәзмәсе узган иде. Анда туризм һәм курорт бизнесы вәкилләре, дәүләт һәм шәхси учреждениеләр, компанияләр җитәкчеләре, кунакханәләр һәм рестораннар, авиакомпанияләр хуҗалары – барлыгы 3 меңгә якын вәкил катнашты.
19 февральда Министрлар Кабинетында уздырылган Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаган ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов санлы (цифрлы) телевидение мәсьәләсендә борчылу белдерде. "Аннан кулланучылар ни рәвешле файдалана, мәгълүматлы була алыр, моннан тыш, иярченле телевидение мөмкинлекләренә республиканың "ТНВ" каналы ничек тоташтырылыр. Бу мәсьәләләрдә эш башланган, әмма аны гамәлгә ашыру өчен хәл итәсе сораулар да бар. Дөрес, кайчак бюджетка сыешып та бетмибез, ләкин аннары, вазгыятьне төзәтү өчен, күп тапкырга артыграк чыгымнар чыгарырга туры килә", - диде ул.
19 февральда Россия Ислам университетында уку йорты тарафыннан 2008-2009 елларда нәшер ителгән китапларны тәкъдим иттеләр. Чара Коръән уку белән башланып китте, шуннан соң РИУ ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин китаплар нәшер итү буенча югары уку йорты алып барган эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Ул университетның китаплар һәм укыту-методик әдәбият нәшер итү буенча актив эш алып баруын билгеләп үтте.
19 февраль көнне Казанда 177 нче мәктәптә "Икенче буын укыту стандартларын кулланышка кертү шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү" шәһәр фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы уза. Бу чара 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелә. Аны Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты оештыра. Җыенда милли республикалар, Гуманитар тикшеренүләр һәм социаль технологияләр үзәге вәкилләренең катнашуы көтелә.


18
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
18 февраль көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына сәфәр кылды. ТР Хөкүмәте башлыгы 2006 елның октябрендә Чистайның элеккеге 11 нче тегү фабрикасы мәйданында төзелгән "Штиль" ҖЧҖндә булды. Хәзерге вакытта биредә 9000 квадрат метрны биләгән мәйданда 500 берәмлек тегү җиһазы эшли, аларда 400 кеше хезмәт куя. 2009 елда предприятие 72,7 миллион сумлык эш башкарган.

25 февральдә Һиндстанның Бангалор шәһәрендә "КАМАЗ Вектра моторз лимитед" уртак Һиндстан-Россия предприятиесендә рәсми төстә "КАМАЗ"ның җыю производствосын ачу тантанасы була. "КАМАЗ"ның Һиндстандагы тәүге җыю производствосы Бангалор каласыннан 70 чакрым ераклыктагы Хосуре шәһәрендә урнашкан. Уртак предприятие "КАМАЗ" ААҖнең партнеры булган Һиндстанның "Вектра" компанияләр төркеме җитештерү базасында төзелгән. 2009 елның мартында партнерлар альянс һәм проект куәте елына 5 мең автомобиль тәшкил иткән "КАМАЗ Вектра моторз лимитед" уртак предприятиесе булдыру турындагы меморандумга кул куя.

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда Владимир Путин җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Чаллы мэры Илдар Халиков гражданнарны кабул итүдән соң журналистларның сорауларына җавап бирде. Татарстанда гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү системалы һәм позитив төс алды, дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин. Чаллыда гражданнарны кабул итү буенча эшләр яхшы бара. Ул шулай ук гражданнарны кабул итү гамәлдәге республика законы буенча үткәрелә, ул бөтен дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә гражданнарны кабул итәргә тиеш булудан гыйбарәт, дип искә төшереп үтте. "Без бу законны кабул иттек һәм ул эшли", - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы спикеры.

Мәскәүдә ТР Хөкүмәте белән РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында 2010 елга ике килешү имзаланды. Аларның берсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм буларак субсидияләр бирүгә кагылышлы. Икенчесе авыл җирләрендә яшәүче яшь гаилә һәм белгечләргә торак шартларын яхшырту, авылда социаль һәм инженерлык инфраструктурасы үсеше өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү шартлары һәм тәртибе турында. Документларны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник имзалады.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә субсидияләр аша ярдәм итүгә кагылышлы килешүдә аларның нәселле терлекчелек, орлыкчылыкны үстерү, ашламалар өчен алынган кредит, займ процентларын түләү чыгымнарының бер өлешен каплау, уңышны иминиятләштерү буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү каралган. Икенче килешү нигезендә, Татарстан быел авыл җирләрендә су белән тәэмин ителешне, газлаштыруны, авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International