ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2010 ел
пәнҗешәмбе
1 мартта күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның "Шүрәле" поэмасы гарәп телендә дөнья күрәчәк. Тәрҗемәнең авторы - Мисыр шагыйре һәм язучысы Әшрәф Әбүл Язид. Бүгенге көндә ул Күвәйт илендә чыга торган "Әл-Гарәби" журналы мөхәррире булып эшли.

Журнал укучылары басманың һәр саны белән бүләк буларак "Шүрәле" поэмасын алачак. 32 төсле биттә чыккан бу әсәр 120 мең данә белән чыга. Әшрәф Әбүл Язид сүзләренә караганда, аның әлеге тәрҗемәсе гарәп илләренең яшь буын укучыларына багышлана. Басма битләрендә алар Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле турында да укый алачак. Иллюстрация буларак Татарстан рәссамнары хезмәтләре файдаланыла. Бүгенге көндә Тукайның "Шүрәле" поэмасы 15 телгә тәрҗемә ителә.

Һәр ел саен февральнең өченче якшәмбесендә Яшь сайлаучы көне үткәрелә. Быел ул 21 февральгә туры килә. Казанда бу датага багышланган чаралар узачак. Күптән түгел Казан муниципаль берәмлегенең Сайлау комиссиясе Мәгариф идарәсе белән бергә "Без киләчәкне сайлыйбыз" исеме астында балалар рәсеме һәм "Мин - булачак сайлаучы" исеме белән иң яхшы сочинение, иң яхшы мәктәп газетасына конкурс игълан итте.
26 февраль көнне "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә театр рәссамы, графика сәнгате остасы, архитектор Петр Сперанскийның шәхси күргәзмәсе ачылыр дип көтелә.

Күргәзмәгә килүчеләр авторның ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасында саклана торган сәнгать әсәрләре һәм рәссамның тормыш иптәше Любовь Сперанская шәхси коллекциясендә булган иҗади хезмәтләре белән таныша алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Алабуга районының Морт авылында Ватанны саклаучылар көненә багышланган мәдәни-ял чаралары декадасы башланып китте. Биредә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган шигырь конкурсы уза. Конкурс искә алу кичәсе белән төгәлләнәчәк.

17
февраль, 2010 ел
чәршәмбе
17 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә ил һәм республика үсешенә лаеклы өлеш керткән бер төркем хезмәт алдынгысына Россия һәм Татарстанның югары дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналар залына җыелган алдынгылар - хезмәтләре белән төрле тармакларда танылучылар. Алар арасында терлекче, токарь, агроном да, сәнгать әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, эре предприятие, муниципалитетлар җитәкчеләре, табиблар, галимнәр дә бар.
17 февраль көнне Түбән Камада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы уза. "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы" проектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышу утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә булачак.

Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әлеге проект 2004-2008 елларга исәпләнгән ТР Нефть һәм газ химиясе комплексын үстерү республика программасы кысаларында һәм 2005 елда кабул ителгән ТР Куркынычсызлык советы карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Комплекс составында бер-берсе белән үзара бәйле өч заводны (нефть эшкәртү заводы, нефтьне тирәнтен эшкәртү заводы һәм нефть химиясе заводы) этаплап төзү күздә тотыла, алар 18 төрдәге продукция эшләп чыгарачак.


16
февраль, 2010 ел
сишәмбе
16 февраль көнне Мәскәүдә, Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә, текстиль һәм җиңел сәнәгать товарлары, җиһазларының "Текстильлегпром"дип аталган XXXIV федераль ярминкәсе ачылды. Рәсми ачылыш тантанасында сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты.

Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләре федераль ярминкәдә республиканың уртак экспозициясендә тәкъдим ителә. Алар - "Стиль", "Казан өйдә эшләүчеләр комбинаты" ҖЧҖ, "Кукмара тегү фабрикасы", "Кукмара киез итек фабрикасы", "Мелита", "Адонис", "Алсу", "Бамбл-Би" ААҖ.

Идел буе федераль округы төбәкләренә "Электрон Хөкүмәт" һәм документларның электрон әйләнеше системасын унификацияләү турында уйланырга кирәк. Бу хакта бүген Казанда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота дәүләт кадрлар сәясәте координацион советының "Идел буе федераль округында дәүләт гражданнар хезмәтендә мәгълүмати ачыклык һәм мәгълүмати сәясәтне чынга ашыру" темасына багышланган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмәдә Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Григорий Рапота үз чыгышында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә административ реформа бара, аның кысаларында яңа үзгәрешләр кертү планлаштырыла. "Тиешле хокук кыры булдырылды, электрон хезмәтләр күрсәтелә, "Электрон Хөкүмәт" системасы, "бер тәрәзә" принцибы буенча күп функцияле үзәкләр эшли, хакимият органнарының компьютерлары яңартылды. Әлегә төрле җирдә нәтиҗәләр төрлечә, бөтен төбәкләр дә бу юнәлештә эшли", - диде Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкил.

17 февраль көнне Казан мэры Илсур Метшин чираттагы мәртәбә республика социаль ипотека программасы буенча төзелеш эшләренең барышын тикшерде, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Шәһәр башлыгы әлеге проектны гамәлгә ашыруның әһәмияте турында күп тапкырлар ассызыклады. Ел ахырына кадәр 400 мең квадрат метр торак төзеп өлгерү өчен, инде бүген үк барлык объектларда да эш - ике, ә мөмкинлек булган җирдә өч сменада алып барылырга тиеш.

Казан Кремльдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев 45 татарстанлыга юбилей медальләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International