Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
16
февраль, 2010 ел
сишәмбе
Татарстанда "Хәтер маршы" старт алды
15 февраль көнне республикабызның Кайбыч, Югары Ослан, Кама Тамагы, Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнарында һәм Казан шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулуга багышланган "Хәтер маршы-2010" яшьләр сәфәренең беренче этабы старт алды. Чараны "Ватан" иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Мәгариф һәм фән министрлыклары оештыра.
Илһам Шакиров 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
16 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров 75 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Тамашачылар татар халкының яраткан җырчысын басып каршы алды. Бу бәйрәм кичендә җырчыны ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева котлады.
Мәскәүдә 24 февральдә Халыкара туган тел көненә багышланган фәнни-гамәли конференция уза
24 февральдә Мәскәүдә 21 февраль - ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара туган тел көненә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Анда Мәскәү һәм Татарстанның күренекле галимнәре, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләренең катнашуы көтелә. Конференцияне Мәскәүнең "Туган тел" татар мәдәнияты җәмгыяте һәм башкаланың Көнчыгыш, Зеленоград, Төньяк, Үзәк округлары татарларының җирле милли-мәдәни мохтариятлары оештыра.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан һәм Санкт-Петербург эшкуарлары очрашты
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Санкт-Петербургның эшлекле даирәләре делегациясен кабул итү булды. Шуннан соң Татарстан Республикасы һәм Петербург арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” уздырылды. Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов узган елның декабрендә ТР делегациясенең Санкт-Петербургта булуын һәм менә хәзер Төньяк башкала делегациясенең җавап визиты белән Казанга килүен искәртте. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев фикеренчә, соңгы вакытларда Татарстан белән Санкт-Петербург арасындагы элемтәләр торгызыла башлады. Әмма ике төбәкнең багланышларын ныгыту өчен уртак предприятиеләр җитми әле.
Яшь сайлаучы көннәре
Татарстанда Яшь сайлаучы көннәре старт алды. Әлеге чара ТР Үзәк сайлау комиссиясе кубогына сайлау хокукы һәм процессы буенча күрсәтмә уеннар (акыл уены) белән тантаналы төстә ачылды. Яшь сайлаучы көннәрендә (февраль ае дәвамында) республикада мәктәп укучыларын, студентларны Россия Федерациясенең конституцион һәм сайлау хокукы нигезләренә өйрәтүгә, актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар уздырылачак.
15
февраль, 2010 ел
дүшәмбе
Борис Павлов VII Красноярск икътисади форумында катнашты
12-13 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов VII Красноярск икътисади форумында катнашты һәм "Уңышлы модернизация проектлары" тәкъдим итү программасында "Татарстан Республикасы инновация киңлеген үстерү" дигән доклад белән чыгыш ясады. Форумга бизнес, икътисад һәм дәүләт хакимиятенең әйдәп баручы вәкилләре, шулай ук яңа бергәлекләр, клублар, чит илләрдәге рус диаспорасы вәкилләре җыелды.
Казанда Җәлил укулары уза
15 февраль көнне Татарстанның Милли музеенда һәм Муса Җәлил музей-фатирында күренекле герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 104 ел тулуга багышланган Җәлил укулары уза. Җәлил укуларын уздыруның күркәм традициясе Казан дәүләт университетында узган гасырның 60-нчы елларында туа. Соңыннан бу традицияне Муса Җәлилнең музей-фатиры хезмәткәрләре дәвам итә.
15 февраль - Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне
15 февраль көне - Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Бу хакта calend.ru сайтында хәбәр ителә. 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарыла. Илебез әлеге хәрби конфликтта 14 меңнән артык солдат һәм офицерын югалта. Советлар Союзы һәм Россиянең меңләгән хәрби хезмәткәре башка илләрдәге кораллы конфликтларда һәлак була.
"Созвездие/Йолдызлык-2010" фестиваленың конкурс көннәре башлана
15-19 февраль көннәрендә Казанның А.Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә республика башкаласының "Созвездие/Йолдызлык-2010" эстрада фестивале конкурсы уздырылачак. Мәктәп укучыларына, студентларга - яшьләргә гуманитар-мәдәни белем бирү юнәлешендә ярдәм итүне максат иткән әлеге чара Казан мэриясе тарафыннан, шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты һәм район хакимиятләре белән берлектә, оештырылды, дип хәбәр итә шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.
"Алабуга" МИЗ территориясендә ДСП һәм МДФ җитештерү проекты хакында фикер алышынды
Билгеле булганча, моннан 1 ел элек Махсус икътисади зоналар белән идарә буенча федераль агентлыкның ТР идарәсе белән Төркиянең "Кастамону Энтегре" компаниясе арасында ниятләр беркетмәсе имзаланган иде. Аның кысаларында "Алабуга" МИЗ территориясендә ДСП һәм МДФ (үзагач җепселләреннән эшләнгән плитә) җитештерү проекты буенча эшче төркемнәр төзелгән иде. Хәзерге вакытта бу проектны гамәлгә ашыруга әзерлек бара, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Шушы көннәрдә министрлыкта Төркиянең "Хәят" холдингы ("Кастамону Энтегре" аның составына керә) вәкилләре белән эшлекле очрашуда әлеге производствоны "Алабуга" мәйданнарына урнаштыру мәсьәләсе каралган.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз