ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2010 ел
сишәмбе
Инде хәбәр ителгәнчә, февраль башында Татарстанга Финляндиянең тышкы сәүдә һәм үсеш министры Пааво Вяюрюнен җитәкчелегендәге эшлекле даирә вәкилләре делегациясе киләчәк. 40 кешедән торган делегациянең төп өлешен 2 дистәгә якын фин компаниясе вәкилләре тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген журналистларга Кремльдә ТР Президенты белән очрашудан соң Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен хәбәр итте. Әлеге визит кысаларында Казанда Сәүдә һәм икътисади үсеш буенча Татарстан-Финляндия эшче төркеме утырышы да узачак.

Илче белдерүенчә, фин компанияләре, гомумән, Финляндия сәнәгате бүгенге шартларда Россиядә яңа базар, яңа хезмәттәшләр эзли."Моны кризис вакытында эшләп калырга кирәк. Яңа күтәрелеш башлангач бу мөмкинлекне бергәләнеп файдаланып булачак", -ди ул. Аның фикеренчә, соңгы 15-20 ел эчендәге уңай нәтиҗәләр алга таба да тиз үсешкә ирешү өчен оптимистик җирлек бирә.

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында 16 мең кеше җәлеп ителәчәк. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль дәүләт статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, бу эштә квалификацияле кадрлар сайлауга зур игътибар биреләчәк. Барыннан да элек, алар конфликтка кермәүче һәм изгелек теләүче кешеләр булырга тиеш. Халык санын алучыларның саны 9 меңнән артмаячак. Хәзерге вакытта хезмәткә түләү мәсьәләсе хәл ителә, аның күләме 5,5 мең сум булыр дип көтелә.

Татарстан белән Финляндия арасындагы хезмәттәшлек күләме, аның эчтәлеге тагын да киңәергә тиеш. Бүген Кремльдә Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен белән очрашуда ТР Президенты Минтимер Шәймиев әнә шулай дип белдерде.
19 гыйнварда ТР Министрлар Кабинетында 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуга багышланган брифинг булды. Ул 14-25 октябрь көннәрендә үтәчәк, дип хәбәр итте журналистларга Федераль дәүләт статистика хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов.

Россиядә халык исәбен соңгы тапкыр моннан 7 ел алдылар. 1989 елдан 2002 елга кадәрге чорда Россия Федерациясенең бары тик 24 субъектында гына (автономияле округларны да кертеп) халык саны артты. Татарстанлылар 137,6 мең кешегә күбәйде. Шул рәвешле, 2002 елда республикада 3779,3 мең кеше яшәде. Халык саны, нигездә, кешеләрнең күчеп килүе хисабына артты.

2010 елда башкалабызда "Эрмитаж-Казан" үзәге ачылуына 5 ел тула. Бу уңайдан үзәк зур чаралар оештырырга ниятли. Бу турыда "Татар-информ"га "Эрмитаж-Казан" үзәге директоры Ольга Пиульская хәбәр итте.

Казанда Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажы филиалы 2005 елның 23 августында ачыла. Шул көнне анда "Алтын Урда. Тарихы һәм мәдәнияте" дип исемләнгән беренче күргәзмә тәкъдим ителә.

Ольга Пиульская сүзләренә караганда, 2010 елның март ахыры-апрель башларында үзәктә Россиядә Франция елына багышланган күргәзмә оештырылачак. "XVII-XVIII гасырларда Франция сәнгате" дип исемләнгән экспозициядә Дәүләт Эрмитажында сакланган, Франция сәнгать осталары эшләгән сәнгать үрнәкләрен күрергә мөмкин булачак. Август аенда Казан Кремлендә урнашкан "Манеж" күргәзмәләр үзәгендә француз модасы тарихына багышланган күчмә күргәзмә белән танышырга була.

Тиздән Казанда яшәүчеләр инглизчә сөйләшә башлаячак. “Казан – 2013” бөтендөнья җәйге универсиадасы дирекциясе укучылар һәм студентларны гына түгел, башкала халкын да инглиз теленә өйрәтмәкче.

Бу эш волонтерлар җилкәсенә йөкләнгән. Казанның берничә мәктәбендә инглиз телендә түгәрәкләр ачу күздә тотыла. Анда теләге булганнарны универсиада департаментлары төзелеше һәм волонтерлар эшенең үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. Оештыручылар әйтүенчә, 2013 елда Казан халкы кунаклар белән инглиз телендә иркенләп аралашачак.

8-22 февраль көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивале уздырылачак.

Опера фестивале ерак һәм якындагы чит илләрдән (АКШ, Германия, Италия, Украина һ.б.), шулай ук Россиянең иң зур те­атрларыннан (шул исәптән Мария һәм Зур театрлар) кырыктан артыграк мәшһүр артистны җыя­чак.


18
гыйнвар, 2010 ел
дүшәмбе
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Финляндия Татарстанның сәүдә партнерлары булган илләр арасында 19 урында тора. 2009 елның 9 ае йомгаклары буенча ике арадагы сәүдә әйләнеше күләме 97 млн. евро тәшкил иткән. Финляндия делегациясенең Татарстанга сәфәре хезмәттәшлекне тагын да киңәйтергә этәргеч бирергә тиеш.

Татарстанга визит белән килгән Финляндиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Матти Анттонен җитәкчелегендәге делегация белән бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов очрашты. Очрашуда шулай ук Финляндиядәге татар Ислам җәмгыяте рәисе Окан Дахер, Финляндиянең РФ вәкиллегендәге икенче секретарь Сирпа Оксанен, "ТР Энергия саклау технологияләре үзәге" ДУ директоры Евгений Мартынов, "ТР Инвестиция-венчур фонды" директоры урынбасары Илгиз Гайнетдинов, "Химград" ҖЧҖ маркетинг буенча директоры Яна Стоянова һ.б. катнашты.

18 гыйнварда республика парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә әлеге чараны законнар белән ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Аның әһәмияте хакында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин инде хәзер үк җитди аңлату эшләрен башларга кирәк, дип ассызыклады.

"Халык санын алуның сроклары республикада муниципаль сайлаулар үткәрү вакыты белән туры килүен исәпкә алып, әлеге эшкә бүгеннән үк керешергә кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

18 гыйнвар көнне "Казан ярминкәсе" күргәзмә залында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган хәйрия акциясе узды. ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова Татарстанның картлар йортлары һәм интернатларында яшәүче өлкән кешеләргә һәм инвалидларга Зур бал ярминкәсендә катнашучылардан 2 тонна бал тапшырды.

Дәвалау продуктын тапшыру тантанасында Россия умартачылары ассоциациясе рәисе Сергей Шевченко, "Столбище картлар һәм инвалидлар интернат йорты" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Гөлфия Саматова, "Биектау картлар һәм инвалидлар интернат йорты" социаль хезмәт күрсәтү буенча автоном учреждениесе директоры Элеонора Серебрякова, "Алексеевски картлар һәм инвалидлар интернат йорты" социаль хезмәт күрсәтү буенча автоном учреждениесе директоры Юрий Фомин, "Арча картлар һәм инвалидлар интернат йорты" социаль хезмәт күрсәтү буенча автоном учреждениесе директоры Илшат Камалов, Татарстан һәм Россия умартачылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International