ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2010 ел
дүшәмбе
ТР парламентарийлары мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк" президент стратегиясен гамәлгә ашыруда, шулай ук ТРда Укытучы елы кысаларында үткәрелә торган чараларда катнашырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисенең урынбасарлары, парламент секретаре, комитет рәисләре һәм ТР Дәүләт Советы Аппаратының идарә җитәкчеләре катнашты.

Искә төшереп үтәбез, ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда Укытучы елы үткәрүгә рәсми старт бирде. Бу ел тармак проблемаларын, шул ук исәптә 2010-2015 елларда мәгариф үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру юлларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады республика Илбашы.

Бүген Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин комитет рәисләре һәм ТР Дәүләт Советы Аппаратының идарә җитәкчеләренә ТРда Укытучы көне старт алу белән бәйле йөкләмәләр бирде. "Депутатлар авылларга барганда бер генә мәктәпкә дә кермичә китәргә тиеш түгел, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. - Шефлыктагы мәгариф учреждениеләре белән эшләүне көчәйтергә кирәк".

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "КАМАЗ-Мастер" командасын һәм барлык камазлыларны "Дакар-2010" раллиенда җиңүләре белән котлап, "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Семен Якубов һәм "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга телеграмма юллады.
Алманиянең "Айнес Системс" ҖЧҖ "Казан электр техникасы заводы" ААҖ белән уртак венчур проектын гамәлгә ашырырга ниятли. Бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында яклар бу хактагы килешүне имзаларга җыена.

Әлеге венчур проекты 150 дән 1500 гә кадәр кеше эшләгән сәнәгать предприятиеләре өчен автоматлаштырылган идарә системасын эшләү һәм аны кулланылышка кертү ысулларына кагыла. Аны гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе автоматлаштырылган идарә системасы, предприятиене анализлау һәм системаны кулланылышка кертү методикаларын эченә алган продукт булырга тиеш.

Мәгарифне реформалау эшендә Казан алдан баручы ролен башкарырга һәм шәһәр хакимияте республикада мәгарифне реформалау программасы өчен идеяләр чыганагы булырга тиеш, дип саный Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин. Программа әзерләнгән мәлдә, мәгарифкә үзгәрешләр кертүдә кызыклы һәм креатив идеяләр бирү мөмкинлегебез бар, дип, бүген шәһәр җитәкчелегенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә ул, районнарда мәгариф советлары булуны исәпкә алып, район хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать итте.

Мәгарифне реформалау программасы республика өчен тузган торакны бетерү, газлаштыру кебек үк колачлы һәм мөһим, әлеге программа исә мәктәпләргә иң сәләтле яшьләрне җәлеп итү, укытучыларны торак белән тәэмин итү һ.б. төр әһәмиятле проблемаларга кагылып, бурычларны комплекслы хәл итәчәк, дип саный мэр.


16
гыйнвар, 2010 ел
шимбә
"КАМАЗ-Мастер" командасының пилоты Владимир Чагин "Дакар" марафон ралли-рейдында 6 тапкыр чемпион булды. Бүген Аргентинада дөньяда иң дәрәҗәле 32 нче ралли-рейд старт алды, бу юлы да йөк машиналары зачетында "КАМАЗ-Мастер" командасына тиңнәр юк иде. Йөк машиналары экипажлары арасында "КАМАЗ-Мастер" командасы узышчылары көндәшләренә бер генә этапны да бирмәде. Узышка йомгак ясау көнендә Илгизәр Мәрдиева беренче җиңүен яулады.
16 гыйнвар көнне Казан мэры Илсур Метшин Идел буе районының кайбер бистәләрендә һәм быел Салмачыда ачылган бистә идарәсенең яңа администрация бинасында булды. Илсур Метшинны Казан Идел буе районы башлыгы Равил Кәримов, Казанның эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Селивановский, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Алексей Фролов, шәһәрнең коммуналь хезмәтләр җитәкчеләре озатып йөрде, дип хәбәр итә шәһәр мэрының матбугат хезмәте.

Шәһәр башлыгы Салмачы, Вишневка ("Салмачы торак комплексы), Восточный, Плодопитомник һәм Алтан ("Восточный" торак комплексы) торак пунктларда "Бистә" шәһәр программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән кызыксынды. Бу бистәләр 2001 елда Казанга кушылган иде. Бүгенге көндә биредә 1500 йортта 4 меңнән артык шәһәрле теркәлгән. 2010 елдан башлап бистә идарәсенең яңа бинасында Казанның Идел буе районы администрациясе торак пунктлары белән эшләү бүлеге белгечләре бистәдә яшәүчеләрне кабул итү оештырылган. Бу яңа бинада почта элемтәсе, исәп-хисап үзәге эшли һәм тәртип саклау милициясе пункты ачылган.


15
гыйнвар, 2010 ел
җомга
Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара мәдәни-мәгърифәти Татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды. Шушы юбилей уңаеннан әлеге җәмгыять әгъзаларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәбрикләде.

"Хөрмәтле милләттәшләр! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Татар җәмгыятенең 5 еллыгы уңаеннан сезне кайнар сәламли һәм иң изге теләкләрен тапшыра. Сезнең өчен гаять мөhим hәм, әлбәттә, инде бәйрәм төсен алган бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шатлыкларыгызны уртаклаша, барлык милләттәшләребез исеменнән барчагызга да иминлек, гаилә бәхете, милли яшәешебезне саклап киләчәк буыннарга җиткерү кебек үтә дә җитди, үтә дә катлаулы эшегездә зур уңышлар тели.
ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында үткәрелгән ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең узган ел йомгаклары һәм 2010 елга куелган бурычлар буенча киңәйтелгән утырышында ТР Югары суды рәисе урынбасары Илгиз Гыйлаҗев, иҗтимагый (мировая) юстиция федераль дәрәҗәдә булырга тиеш, диелде, әмма мәсьәлә 2012 елдан да иртәрәк каралмаячагы игълан ителде, диде. Федераль дәрәҗәгә үзгәртеп эшне оештыру өчен исә 120 млрд. сум тирәсе акча таләп ителәчәк. Иҗтимагый хөкемдарлар (мировые судьи) өчен проблемалы мәсьәләне күтәреп, ул түбәндәге мәгълүматларны китерде.

Республикада иҗтимагый хөкемдарлар һәм хөкем эшләре өчен бүлмәләр канәгатьләнерлек түгел: норматив буенча 245 кв.м урынына бер иҗтимагый хөкемгә 156 кв.м, ягъни ихтыяҗның 65 проценты туры килә. Хөкемдарлар компьютер техникасы белән 70 процентка гына тәэмин ителгән, 2009 елда 1 генә компьютер да сатып алынмаган, дип, И.Гыйлаҗев, 2010 елның июленә иҗтимагый хөкемдарлар эшен мәгълүматлаштыру бурычы куелган иде, дип искәртте. Моннан тыш, иҗтимагый хөкемдарлар аппаратын арттыру кирәк, чөнки консультант, мөдир, эш башкаручы кебек 196 белгеч җитешми, иҗтимагый хөкемдар аппаратыннан 98е дәүләт хезмәткәре статусын ала алмады, шулай ук, штат расписаниесе структурасында 2005 елдан бирле үзгәреш булмады, моңа ихтыяҗ бар, дип шәрехләде И.Гыйләҗев.

15 гыйнвар көнне «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында Укытучы елын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Республиканың Белем бирү сыйфатын тикшерү үзәге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләрендә 2010 елда мәгълүмат базасын формалаштыру өчен җаваплы белгечләргә өйрәтү семинары уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International