15 гыйнвар көнне Казанның Арча зиратында татар халкының күренекле композиторы Нәҗип Җиһанов каберенә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Ел саен 15 гыйнварда - композиторның туган көненә аны искә алу чаралары оештырыла.
13 гыйнварда Казанның Офицерлар йортында Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулуга багышланган хәйрия марафоны старт ала. Аны "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион эстрада сәнгате фестивален оештыручылар һәм катнашучылар үткәрә.
2010 ел дәвамында республика шәһәрләрендә һәм районнарында, Россия Кара диңгез флоты хәрби базаларында яшь җырчылар концертлары оештырылачак. Аларны үткәрүдә "Боевые подруги" иҗтимагый оешмасы да катнаша.