ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2010 ел
чәршәмбе
12 гыйнвар көнне Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен һәм Россия прокуратурасы органнары барлыкка килүгә 288 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Прокуратура хезмәткәрләрен котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча Баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар килде.

ТР Прокуроры Кафил Әмиров хезмәттәшләрен котлап, узган ел җиңел булмады, әмма билгеле уңышларга ирештек дип билгеләп үтте. Ул хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. "Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев безнең эшне уңай бәяләде", - дип ассызыклады ул.


12
гыйнвар, 2010 ел
сишәмбе
12 гыйнвар көнне Татарстан прокуратурасында Прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Узган ел прокуратура өчен дә җиңелләрдән булмады, дип башлады сүзен республика прокуроры Кафил Әмиров. Шуңа да карамастан ТР прокуратурасы хезмәткәрләре яхшы эшләде. Эш нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли, диде прокурор.

Традиция буенча әлеге уңышларга зур өлеш керткән ведомствоның иң яхшы хезмәткәрләре бүген Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Алдынгыларга ведомство бүләкләрен республика прокуроры һәм аның урынбасарлары тапшырды.

Архивларга мөрәҗәгатьләрнең елдан-ел артуы кадрлар кытлыгы китереп чыгарган. Документлар буенча алынган мөрәҗәгатьләрне вакытында канәгатьләндерү өчен бүген республика архивларына штаттагы хезмәткәрләр җитми. ТР Милли архивы, ТР Тарихи-сәяси документларның үзәк дәүләт архивларына, мәсәлән, тагын 18 әр хезмәткәр таләп ителә. Барлык архивлар буенча таләп ителгән штат берәмлеге саны бүген 50 дән артып китә. "Быел аларда өчәр генә штат берәмлеген булдыруга ирешү дә әйбәт булыр иде", - ди ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов. Идарә җитәкчесе бу проблеманы бүген ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында күтәреп чыкты.

Коллегия утырышында катнашкан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов архивлар штатын 50 кешегә арттырып кына тармак эшчәнлегендә зур үзгәрешләргә өметләнеп булмый, дип саный. Нәтиҗәле эшчәнлеккә ирешү өчен, ди ул, тармакта системалы үзгәрешләр кирәк. Аның белдерүенчә, мәгълүмат технологияләрен актив куллануга һәм архивларның халыкка электрон хезмәтләр күрсәтүенә күчү моның чишелеше булырга тиеш.Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "Электрон Татарстан" проекты аша тәэмин ителүче бу система архив эшен яхшыртачак. Электрон хезмәтләр күрсәтү мөрәҗәгатьләр белән эшләүне шактыйга тизләтәчәк.

Йөк автомобильләре зачетында "Дакар" марафон ралли-рейдының гамәлдәге чемпионы Фирдәвес Кәбиров кичә "Дакар-2010" этабында икенче тапкыр җиңү яулады. Кәбиров тугызынчы этапта гомуми зачетның лидеры һәм команда буенча иптәше Владимир Чагинны артта калдырды.

Томан булу сәбәпле оештыручылар Копьято һәм Ла Сирена арасындагы этапта махсус участокның старт вакытын күчерде, шулай ук махсус участокны ике мәртәбә диярлек (338 чакрымнан 170 километрга кадәр) кыскартты.


11
гыйнвар, 2010 ел
дүшәмбе
11 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Мәгариф турындагы" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы" Татарстан Республикасы Законына кул куйды.
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада болытлы һава, кар явуы көтелә. Белгечләр температураның шактый түбәнәюе хакында кисәтә. 12 гыйнварда төнлә һәм көндез 23-26 градус салкын көтелә.
2009 елда Россиядә нефть һәм газоконденсат табышы 1,2 процентка арткан һәм 494,228 млн. тонна тәшкил иткән. Бу мәгълүматларны "ЦДУ ТЭК" оператив сводкасына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә. Декабрьдә Россия 42,494 млн. тонна нефть җитештергән. Узган айда бер тәүлектә чыгарылган нефтьнең уртача күләме 10,048 млн. баррель тәшкил итә.

"Роснефть" бер елда 116,286 млн. тонна нефть тапкан, "ЛУКОЙЛ" - 92,179 млн. тонна, "ТНК-BP Холдинг" - 70,236 млн. тонна, "Сургутнефтегаз" - 59,634 млн. тонна, "Газпром нефть" - 29,880 млн. тонна, "Татнефть" - 26,107 млн. тонна (в декабре - 2,216 млн. тонна), "Славнефть" - 18,894 млн. тонна, "Русснефть" - 12,688 млн. тонна.

Быелның гыйнвар-апрель айларында республикабызда "Татарстан" дип исемләнгән, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале-бәйгесе узачак. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы ТАССР оешуына 90 ел тулуга багышлап оештыра.

Конкурс ел саен уздырылып килә. Чара мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә балаларга өстәмә һәм урта махсус һөнәри белем бирү системасын күтәрү, яшь сәләтле башкаручыларга ярдәм итү, классик һәм милли сәнгать традицияләрен саклау һәм үстерү максатын күздә тота. Шунысы үзенчәлекле: фестиваль сәнгатьнең барлык жанрларын колачлый. Анда музыка (уен коралларында уйнау, вокал, ансамбльләр һәм оркестрлар), нәфис (рәсем сәнгате, графика, дпи, дизайн), хореография (классик, халык, эстрада биюләре), театр кебек юнәлешләрдә ярышып булачак. Бәйгедә 6 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге яшь талантлар катнаша ала.

Рәссамнар һәм фотографлар, декоратив-гамәли сәнгать осталары иҗатын бәяләүчеләр өчен февраль ае "Арт-галерея. Казан" икенче махсуслаштырылган күргәзмәсе белән истә калачак.

10-14 февраль көннәрендә узачак әлеге традицион күргәзмә экспозициясе быел да "Казан ярминкәсе"нең ике павильонында урын алачак. Анда рәсем сәнгате әсәрләре һәм репродукцияләр, скульптуралар, фотографияләр белән беррәтттән, яңа иҗат коллективлары һәм проетлары, галерияләр, берлекләр, студияләр, сәнгать салоннары турында тулы мәгълүмат биречәк. Быелгы күргәзмәдә аерым рәссамнар, иҗат төркемнәре һәм берләшмәләре, музейлар һәм галереяләр, һөнәри уку йортлары, багет остаханәләре катнаша.


10
гыйнвар, 2010 ел
якшәмбе
Гус Хиддинк белән Корбан Бердыев Халыкара футбол тарихы һәм статистикасы федерациясе - IFFHS тарафыннан төзелгән дөньяның иң яхшы футбол клубы тренерлары исемлегендә кертелгән. Әлеге федерациянең рәсми сайтында күрсәтелгәнчә, 85 ил экспертларының Россиянең җыелма командасы баш тренеры, узган елның язында Лондонның "Челси" клубына җитәкчелек иткән Г.Хиддинк 38 очкосын, Казанның "Рубин" клубы баш тренеры К.Бердыев 14 очкосын "җыя" алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International