ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2010 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев православие динендәге татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады.

5
гыйнвар, 2010 ел
сишәмбе
Башкала урамнарын кардан чистарту дәвам итә. Төнлә Казан урамнарыннан көндезгегә караганда кар 2,5 тапкырга күбрәк чыгарылды, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының матбугат хезмәте.

Бүген шәһәр урамнарын чистарту эшенә 700 берәмлеккә якын техника җәлеп ителгән. Кар төягән 300 гә якын үзбушаткыч шәһәр читенә 4 мең рейс ясаган. Шулай итеп, узган бер тәүлек эчендә башкала урамнарыннан кар эретү камерасына һәм кар полигоннарына 20 мең тоннадан артык кар ташылган. Шәһәрне чистарту эшләренең төп өлеше транспорт хәрәкәте интенсивлыгы кимегән чорда - төнлә алып барыла. 4 гыйнвар көндез Казан урамнарыннан 5500 тоннадан артык кар чыгарылган булса, төнлә ташылган кар күләме 14 мең 500 тонна тәшкил иткән. Ягъни бу көндезге нормадан 2,5 тапкырга күбрәк. "Водоканал" МУП нең кар эретү камерасы инде берничә тәүлек үзенең мөмкинлекләре чигендә эшли. Тәүлек саен биредә 1500-2000 тоннага якын кар эретелә.

Тәүлек әйләнәсендә кар ташылуга карамастан, әле Казан урамнарында һәм ишегалларында кар көртләрен очратырга була. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов юлчылар алдына киләсе атна башына - укучылар һәм өлкәннәрнең Яңа ел каникуллары тәмамлануга юлларны көртләрдән максималь чистартып бетерү бурычын куйды. Алар яллардан чыгу белән, юлларда транспорт хәрәкәтенең интенсивлыгы тагын да артачак.


4
гыйнвар, 2010 ел
дүшәмбе
8 гыйнварда "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәге территориясендә бал ярминкәсе узачак, дип хәбәр итә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгенең матбугат хезмәте.

Мондый зур чарада Россиянең иң яхшы 50 умартачысы катнаша. Алар Ростов өлкәсе, Мари Эль Республикасы, Удмуртия Республикасы, Краснодар крае, Ерак Көнчыгыш, Төньяк Осетия, Татарстаннан балның 100 дән артык төрен тәкъдим итәчәк.

Ярминкәдә сәрви агачы, юкә, көнбагыш чәчәге, кыр үләннәре балларын сатып алу мөмкинеге булачак. Шулай ук кәстәнә чәчәге, курай үләне, кырлыган, эвкалипт баллары да тәкъдим ителәчәк.

Владимир Чагин идарәсендәге "КАМАЗ-Мастер" "Дакар-2010" ралли-рейды марафонында икенче тапкыр рәттән җиңү яулады. Чагин узышның өченче этабында йөк экипажларының барысыннан да алдан махсус участокны узды.

Ралли-рейдның өченче көнендә узышчылар Кордобадан Ла Риохага кадәр барырга тиеш иде. Бу махсус участокның озынлыгы җиңел һәм йөк машиналары өчен 355 километр, ә мотоциклчылар өчен 294 километр тәшкил итә иде. Оештыручылар һава шартлары нәтиҗәсендә Кордоба тирәсендә автомобильләрнең старт алуын кичектереп торды, әмма маршрутны кыскартмадылар.

Владимир Чагин махсус участокны 4 сәгать, 35 минут һәм 7 секундта узды. "Дакар" чемпионы Фирдәвес Кәбиров Чагиннан 2 минут 47 секундка гына артта калды.


31
декабрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда яшәүчеләрне Яңа ел белән тәбрик итте.

30
декабрь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "2009 елга һәм 2010-2011 елгы план чорына "Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты хакында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы Татарстан Республикасы Законына кул куйды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

29
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
29 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "2009 елга һәм 2010-2011 елгы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты хакында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды.

29 декабрьдә республиканың мәдәни даирәсендә зур бәйрәм. "Казан" милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда, Татарстанның иң яхшы мәдәният учреждениеләренә һәм макталган мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр бирелү уңаеннан, театральләштерелгән тантана булды.

Төгәлрәге, ТР Хөкүмәте исеменнән республика һәм район, шәһәр муниципаль берәмлекләре мәдәният учреждениеләренә, 27 "Fiat Ducato" һәм 6 "НефАЗ" автобуслары ачкычларын, мәдәният һәм сәнгать, кинематография учреждениеләренең 62 хезмәткәренә грантлар тапшыру өчен ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева килде.

Кыш бабай кулындагы нәни чыршыга эленгән автобус ачкычларын учреждение директорлары кулына тапшырганчы, республика Хөкүмәте башлыгы үзенең чыгышында инде соңгы көннәрен санаган 2009 ел ахыргы 10 елда иң авыры булды, дип искәртте. "Шулай да, әлегәчә беркайчан да мондый бүләк ясаганыбыз юк иде: сәламәтлек, хокук һәм җәмәгать тәртибе сагындагылар күз уңындарак булды, мәдәният өлкәсе читтәрәк кала килде. Аның каравы, бүген әнә нинди зур шатлык", - дип белдерде.

Р.Миңнеханов кулыннан республика бүләген кабул итеп алган Татарстанның 16 шәһәр һәм районыннан 62 номинант 4 номинациядә билгеләп үтелде. Аерым алганда, тармак үсешенә зур өлеш керткән 8 учреждение җитәкчесе "Иң яхшы җитәкче" (100 мең сум), кимендә 20 ел шушы өлкәдә эшләп коллектив эшенә зур өлеш керткән 21 зат "Таяныч һәм дәрәҗә" (50 мең сум) номинацияләре буенча бүләкләнде. "Перспектива" (30 мең сум) номинациясендә исә 30 яшькә кадәргеләрнең күп дигәндә 7 ел эчендә зур нәтиҗәләргә ирешкән 16 яшь талант, ә "Профессионал" (70 мең сум) номинациясендә югары һөнәри осталыкка ирешкән һәм тармак үсешенә сизелерлек өлеш керткән 17 зат грант алды.

29 декабрьдә Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия-2009 Кубогында җиңүләре уңаеннан “Зенит-Казан” волейбол клубы әгъзалары белән очрашты.
"Алабуга" махсус икътисади зонасындагы инфраструктура объектларының беренче чираты 2010 елда төзелеп бетәчәк. Бүген "Махсус икътисади зоналар" ААҖ генераль директоры Евгений Метельский ТР Министрлар Кабинетында махсус икътисади зоналарны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә тәмамланганнан соң әнә шулай дип белдерде.

Е.Метельский хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә "Алабуга" махсус икътисади зонасының беренче чираты 95 процентка әзер. "Без 2010 елда беренче чиратны төзү эшләрен тулысынча төгәлләргә һәм икенчесен төзи башларга ниятлибез. Проектлау эшләре тәмамлану стадиясендә һәм икенче чиратны төзү эшләрен башлау өчен мөмкинлекләребез бар", - дип ассызыклады Евгений Метельский.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International