ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2009 ел
сишәмбе
5,6 һәм 8,9 гыйнвар көннәрендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында нәниләр өчен раштуа балы уза. ТР Дәүләт симфоник оркестры Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе катнашында "Золушка" кинофильмыннан совет композиторы Антонио Спадавеккиа музыкасын кулланып әкият сөйләячәк.

Музыкаль-театральләштерелгән тамашада балалар үзләрен анда катнашучылар итеп тойсын өчен уен элементлары кертелгән. Фойеда нәни кунакларны бәйрәм чыршысы әйләнәсендәге балга чакыручы әкият персонажлары көтәчәк.

30 декабрьдән башлап 10 гыйнварга кадәр Татарстанның Милли музее хәйрия максатыннан Яңа ел чыршысы бәйрәмнәрен үткәрә. "Әкияттә - кунакта" дип исемләнгән күргәзмә кысаларында 30 декабрьдә иртәнге 10 сәгатьтә "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны Кыш бабай белән Кар кызы яңа ел белән котлаячак. 8 гыйнварда 10 сәгатьтә бәйрәмгә "Гаврош" балалар йортында тәрбияләнүчеләр, 12 сәгатьтә Казанның Идел буе районы балалар йорты сабыйлары чакырыла. 10 гыйнварда 12 сәгатьтә әкияткә кунакка Киров районы Балалар йортыннан нәниләр киләчәк.

Бу көннәрне балалар төрле халыкларның әкиятләренә сәяхәт кылачак. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып керәчәк. Сабыйлар Емеля, аның миче, чуртан балыгы, татар әкияте герое Айтуган белән очрашачак. Кыш бабай остаханәсендә исә Яңа ел чыршысына бизәкләрне, уенчыкларны, открыткаларны үз кулы белән ясарга мөмкин булачак. Бу турыда Милли музейның матбугат хезмәте җиткерә.


28
декабрь, 2009 ел
дүшәмбе
28 декабрь көнне Казанның "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында "Ел җитәкчесе - 2009" Республика иҗтимагый конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Гражданнарның гомуми һәм бушлай мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми, шулай ук 2010 елда Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә өстәмә белем алуга булган хокукларын дәүләт гарантияләре белән тәэмин итүгә финанс чыгымнарының нормативларын раслау турында"гы ТР Законнарына кул куйды. Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Казан 2012 елда узачак I Ауропа студентлар уеннары үткәрүгә гариза бирде. Бу хакта бүген Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев белдерде.

Марат Бариев белдерүенчә, 2012 елда узачак Ауропа универсиадасын үткәрүгә дәгъва белдереп 6 шәһәр гариза биргән, алар исәбендә Казан да бар. Шулай ук Испания, Польша, Португалия һәм башка илләр дә ярышларны кабул итәргә теләк белдергән. Министр сүзләренчә, Ауропа универсиадасы - 2012 спортның 9 төре буенча узачак.

28 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Закон чыгаручылар советы - РФ Федераль Җыены Федерация Советының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары белән үзара ярдәм итешү Советы утырышында катнаша.

26
декабрь, 2009 ел
шимбә
26 декабрьдә Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында төзелгән яңа хоккей мәйданчыгы ачылды. Чарада Лаеш муниципаль районы башлыгы Александр Тимофеев, Казанның Идел буе районы хакимияте башлыгы Равил Кәримов һәм спорт объекты төзелешенә акчалата ярдәм күрсәткән "Фортекс" ҖЧҖ директоры Рәүф Галләмов катнашты.
26 декабрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Ислам конференциясе оешмасы Генераль секретареның беренче урынбасары Абдалла бән Абдеррахман бән Бәкр Әлем белән очрашты.
26 декабрь "Баскет-холл", башка көннәрдән аермалы буларак, тулысынча балалар карамагында булды. Биредә Президент Минтимер Шәймиев катнашында республиканың төр чыршы бәйрәме үтте.

25
декабрь, 2009 ел
җомга
25 декабрьдә Казан Кремленең Тантаналар залында Татарстан Республикасы Президенты Фән һәм техника өлкәсендә 2009 ел Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International