Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар советы утырышында катнаша

2009 елның 28 декабре, дүшәмбе
28 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Закон чыгаручылар советы - РФ Федераль Җыены Федерация Советының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары белән үзара ярдәм итешү Советы утырышында катнаша.

Утырыш башланыр алдыннан РФ Федераль Җыены Федерация Советы һәм ТР Дәүләт Советы арасында федераль законнар чыгару процессында үзара ярдәм итешү турында килешү имзаланачак. Килешү нигезендә Россия парламентының түбән палатасына консолидацияләнгән закон чынару инициативалары, закон чыгару эшчәнлегендә үзара тәҗрибә алмашу һәм хезмәттәшлекнең башка аспектларын кертү күздә тотыла. Документка РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Сергей Миронов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кул куячак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International