Балалар сәламәт, көчле һәм чыдам булуның өстенлеге турында сөйләүче әкиятне тамаша кылды

2009 елның 26 декабре, шимбә

26 декабрь "Баскет-холл", башка көннәрдән аермалы буларак, тулысынча балалар карамагында булды. Биредә Президент Минтимер Шәймиев катнашында республиканың төр чыршы бәйрәме үтте.

Спорт сараендагы быелгы бәйрәмгә, традициягә тугры калып, республика районнары һәм шәһәрләреннән уку алдынгылары, спорт өлкәсендә казанышларга ирешкән, җәмәгать тормышында актив катнашучы егетләр һәм кызлар - 11 яшьтән 16 яшькәчә булган 5500 укучы чакырылган иде. Аларның һәркайсына Кыш бабай бүләге әзерләнгән иде. Бу юлы балалар 2013 елгы Казан Универсиадасы символы булган Юни исемле барс уенчыгы эченә тутырылган тәм-томнар алды. Кыш бабай күчтәнәчләрен аларгаТР Иҗади яшьләр академиясеннән волонтерлар тапшырды.

Бәйрәм тамашасының үзенә килгәндә, ул заман технологияләренә тагын да баерак булуы белән аерылып торды. Яшел чыршы белән балалар виртуаль дөньяда - экраннар аша гына очрашты. "Җиңүчеләр муенсасы" ("Ожерелье победителей") дип исемләнгән әкият-тамаша компьютер уены принцибы буенча төзелгән, һәм ул республикада быелгы Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын озату чарасы буларак уйланылган. Яшь артистлар һәм спортчылар үз чыгышлары белән балаларга бүгенге заманда сәламәт, көчле һәм чыдам булуның өстенлеге турында әкият сөйләде. Бәйрәм муенсасындагы иң затлы асылташ, әлбәттә, "Җиңү пульсы" дигән спорт-гимнастика шоуы булды. Олимпия чемпионы Алексей Немов тәкъдим иткән бу программа Россия, дөнья, Олимпия чемпионнары чыгышларыннан төзелгән иде. Яшь тамашачылар Ләйсән Утәшева, Ирина Караваева һ.б. спортчылар чыгышын зур кызыксыну белән күзәтте.

"Уңышка авыр юллар аша үтеп ирешәләр. Моның өчен озак әзерләнү таләп ителә. Бүген спортчылар чыгышын күреп сез моңа инангансыздыр. Менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк". Президент Минтимер Шәймиев залдагы балаларга мөрәҗәгатен шул сүзләрдән башлады. Республика башлыгы Казан шәһәренең 2009 ел йомгаклары буенча Россиянең спорт башкаласы исемен алуын тагын бер кат искәртеп, үсеп килүче буын ярдәмендә киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешербез, дигән ышаныч белдерде. Бәйрәмгә килгән укучыларны Президент инде хәзердән 2013 ел Универсиадасына әзерләнергә чакырды. Аларның күбесе ул вакытта инде студент яшьләр булачак. Минтимер Шәймиев Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елында алга куелган бурычлар уңышлы үтәлде, дип саный. Ул киләсе Укытучы елында да сынатмабыз дигән өмет белдерде. "Татарстан балалары мәгариф өлкәсендә дә алдынгы рольдә барырга сәләтле икәннәрен күрсәтергә тиеш", -ди ул. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, бүгенге яшьләргә бөтен дөнья ачык. Моның өчен бернинди киртәләр юк. Аның фикеренчә, дөнья күләмендә конкурентлыкка сәләтле булу өчен яшьләребез көчле, белемле, сәламәт булырга тиеш. Шул чакта алга куйган максатларга ирешеп булачак.

Быел республиканың төп чыршы бәйрәме статусы күтәрелү ягыннан да үзенчәлекле. Ул ЮНЕСКО ның "Олимпийская дружба" балалар-үсмерләр форумы" халыкара программасына кертелде. "Олимпийская дружба" - балалар һәм үсмерләрне олимпия хәрәкәтенә тарту һәм үсеп килүче буынны олимпия кыйммәтләре рухында тәрбияләү бурычын куя. Татарстаннан тыш, Россиядә тагын Мәскәүнең Яңа ел чыршы бәйрәме генә ЮНЕСКО ның әлеге программасына кертелгән. Шулай да Казан өлгеррәк булып чыкты. Мәскәү елкасы 28 декабрьдә генә узачак.

Бүгенге тантанада катнашкан Олимпия чемпионы Николай Гуляев Казанны илнең спорт башкаласы исемен алуга бик лаеклы дип саный. Аның белдерүенчә, Татарстанда физкультура-спортны үстерүгә бик зур игътибар бирелә, күп спорт корылмалары төзелә. Шул рәвешле республика, аның башкаласы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, олимпизм идеяләрен популярлаштыруга зур өлеш кертә. "Олимпия дуслыгы" чыршы бәйрәмнәре, Николай Гуляев белдерүенчә, зур проектның бер өлеше генә. Аны халыкара программаның презентациясе дияргә була. Ул киләсе җәйдә Сингапурда Бөтендөнья үсмерләр уеннары кысаларында Олимпия дуслыгы форумы узачагын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International