Журналистларны бигрәк тә Татарстан Президентлыгына кандидатуралар тәкъдим ителү, алар арасында ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның да булуына кагылышлы сораулар кызыксындырды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе бу сорауларга җавап биреп: "Россия законнары нигезендә, Татарстан Президентының 25 мартта вәкаләтләре вакыты чыга. Шуның өчен, закон буенча, субъектларда сайлауларда җиңгән партия федераль үзәккә 100 көн кала тәкъдим белән чыгарга тиеш. Ә алар, бу исемлекне раслап, РФ Президентына тәкъдим итәргә тиешләр. Мин инде берничә тапкыр Мәскәүгә барып кайттым. Без үзебезнең Сәяси совет әгъзалары белән дә киңәшләшеп алдык. Безгә ниндидер яңалык кирәкми, республика авыр чорда бүгенге Президенты, бүгенге Хөкүмәте һәм бүгенге Дәүләт Советы белән нәтиҗәле эшли дигән фикергә килдек.
Халыкара музейлар советының (ИКОМ) Россия Комитеты президиумының беренче утырышында Татарстанның Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова ИКОМның Россия Комитеты вице-президенты итеп сайланды.
"Бердәм Россия" җитәкчелеге РФ Президенты Дмитрий Медведевка Татарстан һәм Сарытау өлкәсе башлыклары вазифасына кандидатларны тәкъдим итте.
Россия Президенты белән очрашуда РФ Дәүләт Думасы спикеры, партиянең Югары советы башлыгы Борис Грызлов, партия Генераль советы президиумы секретаре Вячеслав Володин һәм Андрей Воробьев катнашты.
"Бердәм Россия" партиясе җитәкчелеге Татарстан башлыгы вазифасына Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кандидатураларын тәкъдим итте.
23 декабрьдә Мәскәүдә РФ Президенты Дмитрий Медведев рәислегендә Россия Дәүләт Советының һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәгълүмати җәмгыятьне үстерү советының уртак утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.