Татарстан башлыгы вазифасына кандидатлар Дмитрий Медведевка тәкъдим ителде
2009 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе
"Бердәм Россия" җитәкчелеге РФ Президенты Дмитрий Медведевка Татарстан һәм Сарытау өлкәсе башлыклары вазифасына кандидатларны тәкъдим итте.
Россия Президенты белән очрашуда РФ Дәүләт Думасы спикеры, партиянең Югары советы башлыгы Борис Грызлов, партия Генераль советы президиумы секретаре Вячеслав Володин һәм Андрей Воробьев катнашты.
"Бердәм Россия" партиясе җитәкчелеге Татарстан башлыгы вазифасына Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кандидатураларын тәкъдим итте.
Сарытау өлкәсе губернаторы вазифасына Сарытау дәүләт медицина университеты ректоры Петр Глыбочко, өлкә губернаторы Павел Ипатов һәм Сарытау өлкә думасы рәисе Валерий Радаев кандидатуралары тәкъдим ителде, дип хәбәр итә "Интерфакс".
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.