ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
15 октябрь Татарстанда "Изгелек терминалы" дип аталган хәйрия акциясе башланды. Озак вакытка исәпләнгән, бик авыр хәлдәге балаларның хәлләрен җиңеләйтү максатыннан оештырылган әлеге чараның үзенчәлекләре турында журналистларга "Татмедиа" агентлыгында оештырылган очрашуда сөйләделәр.
Октябрь аеннан башлап ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрылыгы республикада бөлгенлек эшләре буенча вәкаләтле орган булды.
Узган ел ахырыннан республикада килешүләр буенча йөкләмәне үтәмәү, бурычларга кагылышлы эшләр саны сизелерлек арткан. Болар, үз чиратында, бөлгенлек эшләренең артуына, тискәре социаль һәм икътисади нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан республикада шатлыклы вакыйга булды. Бүген М-7 трассасының 829 нчы километрында-федераль трасса белән Казан-Питрәч юлы киселешендә ике дәрәҗәле юл развязкасы файдалануга тапшырылды. Аның аша транспорт хәрәкәтен ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, "Росавтодор" Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Анатолий Чабунин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов, "Волго-Вятскуправтодор"ФДИ җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин катнашты.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 13-15 октябрьдә Страсбургта (Франция) Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XVII Пленар сессиясе эшендә катнашты.
15 октябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Лениногорск районына сәфәр кыла.
Чаллыда ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты һәм ТР Дәүләт Советының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек эшләренә ярдәм күрсәтү комиссиясенең уртак күчмә утырышы узды. Чараны аларның рәисләре - депутатлар Светлана Захарова һәм Наил Хөснетдинов үткәрде.
14 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР Конституциясе һәм ТР Бюджет кодексының 76, 94 нче маддәләре нигезендә, ТР Дәүләт Советына "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" һәм "2010 елга Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында"гы ТР закон проектларын юллады.

14
октябрь, 2009 ел
чәршәмбе
14 октябрьдә АКШ дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Татарстан башкаласына сәфәре кысаларында Россиянең борынгы вузларының берсе - Казан дәүләт университетында булды. Хиллари Клинтон КДУ студентлары белән очрашканнан соң Вуз тарихы музеенда фикер алышу булды. Аны АКШ рәсми делегациясенең әгъзалары, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов озатып йөрде.
14 октябрьдә Казан Кремлендә АКШның дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты. Очрашу башланыр алдыннан АКШның Дәүләт департаменты башлыгы Казан Кремленең истәлекле урыннары, аерым алганда, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы белән танышты.
14 октябрьдә Казанда тарихчы- археолог Альфред Халиковка Гоголь урамындагы 29 нчы йортта мемориаль такта ачылды. Мемориаль тактаны Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор М.Гасыймов эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International