21 июль көнне Казан Кремленда ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән РФ буенча Бөтендөнья банкы директоры, Бөтендөнья банкының Мәскәүдәге даими вәкиле Клаус Роланд очрашты. Президент Резиденциясендә барган әлеге рәсми очрашу үзара хезмәттәшлекне киңәйтүне күздә тотып оештырылган иде.