ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2009 ел
чәршәмбе
30 июнь көнне Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Универсиада авылы төзелеше эшләре белән танышу максатыннан, әлеге объектта булды.

30
июнь, 2009 ел
сишәмбе
30 июнь кынне “Татмедиа” агентлыгындагы брифингта катнашкан ТР Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлыкның генераль директоры Яков Геллер 2013 елда булачак Универсиада объектларына товар сатып алуда “үтә күренмәлелекне” тәэмин итү турында аңлатма бирде.

Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиев “Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты оештырылуга бәйле рәвештә Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР Законына кул куйды.

29 июнь көнне Сингапурда республика министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре өчен белем бирү семинары башланды. Ике атна дәвамында Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре республикабыз өчен махсус эшләнгән программа буенча квалификацияләрен арттырачак.
Санкт-Петербургка Сабантуйга барган ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге рәсми делегация Мариин театрында “Шүрәле” балетының яңартылган постановкасын карады. Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәнгать җитәкчесе бөтен дөньяга билгеле Россия дирижеры Валерий Гергиев булган “Шүрәле” балеты “Ак төннәр йолдызлары” дип аталган унҗиденче халыкара фестивальнең иң якты вакыйгасына әйләнгән.
Санкт–Петербург татарлары өчен июнь аеның ахыргы якшәмбесе – аеруча кадерле көн. Ярты гасырдан артык инде җирле татарлар бу көнне Сабан туен бәйрәм итә. Санкт-Петербург татарларын котларга килгән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге делегация белән берлектә губернатор Валентина Матвиенко да бәйрәм чараларында катнашты.

29
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
Казан шәһәре Башкарма комитеты идарәләре һәм комитетлары, шәһәр районнары җитәкчеләренең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә мэр Илсур Метшин узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, ул оештыру эшләренә бай булды, дип белдерде. Арада иң күләмлесе – узган шимбә көнне Казанда үткәрелгән “Сотворение мира”/”Тынычлык булдыру” рок-фестивале.
28 июнь көнне Сербия башкаласында Бөтендөнья студентлар уеннарын оештыру тәҗрибәсен үзләштерүче Татарстан волонтерлары делегациясе Россия Яшьләр көнен киң колач белән билгеләп үтте.

27
июнь, 2009 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Яшьләр көне уңаеннан котлау белән чыкты.

26
июнь, 2009 ел
җомга
Ульяновскида РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның "Төзелеш өлкәсендәге вәзгыять һәм Идел буе федераль округы төбәкләре кабул итә торган ярдәм итү чаралары"на багышланган утырышы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International