Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
26
июнь, 2009 ел
җомга
"Татнефть"нең Директорлар советын янә Рөстәм Миңнеханов җитәкли
26 июньдә Әлмәттә "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык җыелышында Директорлар советы сайланды, аның составы үзгәрмәде.
Казанда 2013 елгы Универсиада объектларының иминлеген тәэмин итү хакында фикер алыштылар
25 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы физкультура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, XXII кышкы Олимпия уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү буенча Иминлек советының даими эшче төркеме җитәкчесе Олег Сыромолотов белән очрашты.
Казанда М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләделәр
25 июньдә ТР Министрлар Кабинетында 2008-2009 еллар өчен М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Аны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Нурлатта чуашларның "Уяв" бәйрәме узачак
11 июль көнне Нурлат шәһәрендә чуашларның "Уяв" бәйрәме узачак. Татарстанда гомер итүче чуашларны 14нче тапкыр туплаган чарада Чуашстан Республикасыннан да вәкилләр катнашачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Бәйрәмнең программасы шактый эчтәлекле: анда җыр-бию, төрле уеннар, ярышлар каралган.
25
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
АКШның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казанга килде
Америка Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Байерли Казанга килде. Джон Байерлиның республика җитәкчелеге белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук программада Казан дәүләт энергетика университетында, ТР мөселманнарның Диния нәзарәтендә, хатын-кызларның "Фатыйма" иҗтимагый оешмасында булу каралган.
ТР Президентының Россия Федерациясендә АКШ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкәләтле Илчесе белән очрашуы булды
25 июнь көнне Казан Кремлендә ТР Президенты М.Ш.Шәймиевнең Россия Федерациясендә Америка Кушма Штатлары Гадәттән тыш һәм Тулы вәкәләтле Илчесе Джон Байерли белән очрашу булды.
РФ Прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитеты коллегиясенең утырышы Казанда уза
25 июньдә Казан Ратушасының Мәрмәр залында РФ Прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уза.
Р.Миңнеханов:"Икътисади кризиста бизнесны ислам принциплары белән алып бару кызыксыну уята
25 июньдә Казанда Ислам бизнесы һәм финанслары халыкара саммиты ачылды. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясап, дөньякүләм икътисади кризис шартларында бизнесны ислам принципларына туры китереп алып бару һәм ислам банкингы белән хезмәттәшлек итү зур потенциалга ия икәнлеген билгеләп үтте.
АКШ һәм Татарстан сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерәчәк
25 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Америка Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Байерли белән очрашты.
ТР Икътисад министрлыгында Бөтендөнья банкы вәкилләре катнашында видеоконференция булды
ТР Икътисад министрлыгында Бөтендөнья банкы вәкилләре катнашында видеоконференция булды. Бөтендөнья банкы экспертлары инновацияләр өлкәсендә республика стратегиясен камилләштерергә һәм инновацион өлкәдә сәясәт формалаштыруда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, Татарстан предприятиеләренең реаль инновацион дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз