Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан котлаулар өчен рәхмәт белдерә.
101 илдән 800ләп спортчы бүген Казанда фехтование буенча дөнья чемпионаты ачылуда катнашты. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук Россия Спорт министры Виталий Мутко, Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов та катнашты.
Физкультура һәм спортны үстерү – Россия Федерациясенең һәм аның регионы буларак Татарстан Республикасының социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фэйр Плэй –спортта намуслылык һәм казанышлар» халыкара конгрессының пленар очрашуында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 53нче утырышында катнашты.