ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Болгарда борынгы шәһәрне ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтте.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында Россиянең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Элеонора Митрофанова, ТР Президенты ярдәмчесе һәм “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ Комиссиясенең ЮНЕСКО эшләре буенча җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Россиянең Бөтендөнья мирасы илкүләм комитеты президенты Игорь Маковецкий бар иде.
Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чаралар кысаларында, Болгарда булды.

Ирина Бокова ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатуында борынгы шәһәрнең тарихи һәйкәлләрен күздән кичерде. Кече манара янында кунаклар Буадан килгән туристлар белән аралашты. “Татарстан Болгар комплексының ЮНЕСКО исемлегенә керүе белән горурлана ала”, - диде Ирина Бокова.

19
август, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин каршы алдылар.


18
август, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында соңгы ике ел ярымда 200 дән артык көнкүреш өлкәдәге коррупция очрагы кисәтелде. Шулар арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге күренешләр - фиктив медицина белешмәләре, законсыз социаль түләүләр алуны оештыру (эшсезлек буенча субсидияләр), армиядә хезмәт итүдән законсыз азат ителү, вузларга укырга керү вакытындагы күренешләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә иганәчләр ярдәме яисә ирекле ярдәм итү сылтавы белән акча таләп итү.
Болар һәм тагын башка күп кенә көнкүреш өлкәдәге коррупция факторлары турында бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында сөйләштеләр. Чара Казан Кремлендә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырыды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.


15
август, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты, ул Татарстанда үзенең эшчәнлеген тәмамлый һәм Әнкарә шәһәренә, Төркия Тышкы эшләр министрлыгына эшкә кайта.

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Болгарда VI халыкара форум ачылды. Форумның рәсми өлеше Истәлек билгесе конференц-залында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ИРСИКА генераль директоры Халит Эрен катнашында узды.

8
август, 2014 ел
җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, хәзерге вакытта Зөя утрау-шәһәрлеген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү буенча дәвам иттерелә торган эш кысаларында, һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар мәсьәләләре буенча ICOMOS (ИКОМОС) экспертлары –Сьюзен Деньер (Бөекбритания) һәм Алкивиадес Препис (Греция) белән очрашты.

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәү Кремлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә IV дәрәҗә “Ватан алдында казанышлар өчен” орденын тапшырды. РФ Президентының Минтимер Шәймиевне бүләкләү турындагы Указы 2014 елның 14 гыйнварында имзаланган иде.

25
июль, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Владимир Платонов белән очрашты.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Менжинский МСда Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны соңгы юлга озату буенча граждан панихидасы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан каласы мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарнының (инвалидларының) республика иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук туганнары, аны хөрмәт итүчеләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International