Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЮНЕСКО генераль директоры борынгы Болгар шәһәренең тарихи һәйкәлләрен карады
2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Болгар тарих-археология комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган тантаналы чаралар кысаларында, Болгарда булды.
Ирина Бокова ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озатуында борынгы шәһәрнең тарихи һәйкәлләрен күздән кичерде. Кече манара янында кунаклар Буадан килгән туристлар белән аралашты. “Татарстан Болгар комплексының ЮНЕСКО исемлегенә керүе белән горурлана ала”, - диде Ирина Бокова.
Аннары кунаклар Елга вокзалына юнәлде, анда ЮНЕСКО билгесе куелган инде. Елга вокзалына керү урынында Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакка элмә такталарны һәм ЮНЕСКО билгеләрен күрсәтте. Ирина Бокова күргәннәреннән канәгать калды һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә ЮНЕСКО билгесе фонында истәлеккә фотога төшәргә тәкъдим итте.
Билгеләп узабыз, Болгарда ЮНЕСКОның 4 билгесе куелган: Елга вокзалы белән Болгар цивилизациясе музее фасадында, шулай ук Көньяк һәм Көнбатыш капкаларда.
Алга таба кунаклар Елга вокзалында урнашкан Болгар цивилизациясе музее эшчәнлеге белән танышты. Истәлекле билге бинасында делегациягә дөньяда иң зур басма Коръән китабы һәм күргәзмә тәкъдим ителде.
Ирина Бокова белдерүенчә, Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен зур кызыксыну белән күзәткән. “Мин шул хәлдән соң ук, Болгарга барам, дип вәгъдә иттем. Минем өчен Болгар комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турындагы сертификатны тапшыру - зур горурлык. Бу - тарихи вакыйга. Россия һәм Татарстан җитәкчелеге, экспертлар аның өстендә 10 ел эшләвен беләм”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, Казан мәдәни төрлелек белән генә аерылып тормый, бәлки толерантлык, үз мәдәниятеңне һәм тарихыңны хөрмәт итә белү дә хас.
“Мин үзем - Болгариядән, әмма безнең тарихи тамырлар охшаш. Күргәннәрдән алган хис-кичерешләремне аңлатып бетерерлек түгел. Зур эш башкарылган. Бирегә килүчеләрнең күп булуы куандыра, үз тарихыңны хөрмәт итү һәм белү мөһим, ә иң мөһиме – аны саклау”, - диде Ирина Бокова.
Аннары кунаклар Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүенә багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз