Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең ТР Фәннәр академиясенең “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” конференциясендә чыгышы

2021 елның 23 апреле, җомга

Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар!

Уважаемые соотечественники! Дорогие гости!

Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!

Бу яктан без - бәхетле буын кешеләре. Без бу дөньяны сабый чактан ук Тукай шигырьләре аркылы күреп-белеп, ул язганча кабул итеп үстек. “Яшьләй тырышырга” кирәклеге, “эш беткәч кенә уйнарга яравы” һәм башка үгет-нәсихәт күңелләребезгәТукай аша, үзеннән-үзе сеңеп барган, күрәсең.

Минем үземнең гомер буе Тукайга мөкиббән булуым да шуннан киләдер, мөгаен. Хәтерлим, без, укырга дип, беренче тапкыр Казанга, Тукаебыз әйткәнчә, “И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!” –дип барып кердек, “Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур”, - дип тырышып-тырышып белемгә, мәдәнияткә, сәнгатькә тартылдык.

Даһи Тукаебыз, үз язмышы бик ачы булгангамы - дөньяны бик иртә һәм бик тирән аңлаган. Шуңа күрә дә, киләчәктә милләт каршында килеп туачак хәлиткеч сорауларга җавапларны да алдан әзерләп куйган кебек тоела. Сүз дә юк, моны аңлар өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк!

XX гасырның 90 нчы еллар башындагы сәяси давылларны гына искә төшерик. Алардан исән-имин генә түгел, уңга-сулга тайпылмыйча, чыныгып, көчәеп чыгуыбызда да Тукайның роле зур дип саныйм. Ул чорда мәйданнарда гына түгел, рәсми трибуналардан - фикерләрен кыю җиткерә белгән, зирәк язучы-шагыйрьләребезгә, галимнәребезгә рәхмәтлебез. Алар, Тукайга ияреп:

“Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында  бер дә тапсыз көзге без”, - дип белдерделәр.

Милләтләр арасына чөй кагарга теләүчеләргә дә төгәл җавапны Тукай бирде:

“Һич бетәрме бу тарихи бергәлек? –

Без туган - бер җепкә бергә теркәлеп”...

Беренче татар конгрессында, шыгрым тулы зур залда, аягурә басып, сөенечле күз яшьләрен яшермичә:“И туган тел, и матур тел”, дип җырлавыбыз хәзер дә күз алдымда... Җир шары буйлап сибелеп яшәгән милләтебезне Тукайның “Туган теле” әнә шулай яңадан берләштереп куйды!

Ә инде “кара йөзләр” безнең халыкны чит илләргә куалый башлагач, Тукаебызның түбәндәге юллары искә төште:

“Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;

Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез(гыйззе вә җәл)...

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

-Если лучше вам,

Туда сами пожальте, господа!”

Аллага шөкер, ХХI гасырга да Тукай белән күчтек.

2010 елда Болгарны тергезү белән шөгыльләнә башлагач, Тукай томнарын актардык. Һәм өметебез акланды.

2014 елда Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде. Ул чакта ЮНЕСКО ның генераль директоры Ирина Бокова сертификат тапшыру өчен Татарстанга махсус килде.  

Бөек Тукаебыз, әлеге истәлекле вакыйганы алдан күргән шикелле, 110 ел элек болай дип язып калдырган:

“Дөньяда болгарлар әле дә бар икәненә ышансыннар;

Якты бәхетебезгә көнләшсен һәм үзләре дә омтылсыннар.

Татарларның бөеклеге, даны - сигез кат күкләргә китсен;

Мәңге, һәрвакыт бу милләтне ходаем бәхетле итсен”.

Бу шигъри юлларны үзебезгә фатиха дип тә, васыять дип тә, нәсихәт дип тә кабул итәргә тиешбез.

Шунысы да бик мөһим: Габдулла Тукайның 100 еллыгы ЮНЕСКОның халыкара һәм бөтендөнья бәйрәмнәре календарена кертелгән. 1986 ел ЮНЕСКО карары белән Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.

Миңа бик күп илләрдә булырга, андагы халыкларның гореф-гадәтләрен, милли геройларын, әкияти сыннарын күрергә туры килде. Гадәтем шундый: күрәм дә, уйлана-эзли башлыйм: бездә шуларга тиң көчле һәм тәэсирле образлар бармы?  Ә ник булмасын? Шүрәлебез бар бит! Сәнгатьтә, әдәбиятта Шүрәле бик популяр зат. Фәрит Яруллинның дөньялар гизгән “Шүрәле” балеты гына да ни тора! Бакый Урманче һәм башка күренекле рәссамнар әсәрләреннән дә Шүрәле - безгә карап тора. Аны балалар да “Сөйкемле Шүрәле” дип ясыйлар.

Җыеп әйткәндә, Тукай иҗаты – милләтебезне саклау һәм киләчәккә җиткерү юлында, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора. Һәм, иманым камил, ул киләчәк гасырларга да ирешәчәк.

Гомумән, бөек шагыйребез иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый. Моның нигезендә, беренче чиратта, Тукай иҗатының халыкчан булуы ята. Шуңа күрә аның шигырьләре ХХ йөз башында ук бөтен төрки дөньяга тарала һәм ул тугандаш халыкларның үз шагыйренә әйләнә.

Бу нисбәттән, конференциянең: «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә» дип аталуы да тирән мәгънәгә ия, чөнки шагыйрь иҗаты инде күптән, милли чикләрне үтеп, төрки халыкларның мәдәнияте үсешенә көчле йогынты ясап килә.

Бу мәртәбәле фәнни мәҗлескә Азәрбайҗан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан илләреннән һәм Россиянең Махачкала, Симферополь, Мәскәү, Казан, Уфа, Саранск, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән күренекле белгечләр катнашуы шагыйрь иҗаты белән кызыксынуның көчәя баруын, кардәш халыкларның аны күпьяклап өйрәнүен күрсәтә.

Әлеге конференция Тукай шәхесен һәм иҗатын гуманитар фәннәрдә академик дәрәҗәдә өйрәнү, шагыйрь тудырган әдәби һәм мәдәни мирасны дөньякүләм таныту юнәлешендә - нәтиҗәле адым булыр дип ышанам.

Конференциягә катнашучы хөрмәтле кунакларыбызны, Тукай иҗатын өйрәнүче, киң таратучы галимнәребезне, әдипләребезне, тәрҗемәчеләребезне – барчабызны да олы юбилей тантанасы белән тәбрик итәм. Сезгә саулык-сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар телим!

Бергә булыйк – бердәм булыйк!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International