Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез!
Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы!
Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм!
Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте.
Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде. Беренче корылтай Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетын оештырып, үз бурычын үтәде. Аның беренче җитәкчесе Индус Ризак улы Таһиров безнең өметләрне аклады дип саныйм. Халкыбыз тарихын барыбыздан да яхшырак белә торган күренекле галим, үзенең милләт каршында җаваплылыгын тоеп эшләде.
Моңарчы күрелмәгән яңа, гаять җитди гамәлне башлап җибәрү, оештыру һәм җайга салуны чын мәгънәдә гыйлемле, булдыклы, көчле кеше генә булдыра ала иде. Мәгълүм ки, татарларны берләштерү җиңел түгел. Индус Ризак улы үз вазифасын лаеклы үтәде.
Барлык халыкларга да ихтирам рухында, дустанә узган беренче Бөтендөнья татар конгрессы башка республикалар өчен дә әйбәт үрнәк булды. Конгресс сайлаган башкарма комитет бик абруйлы милли-иҗтимагый үзәккә әйләнде. Башкарма комитет үзенең җитәкчеләре – инде әйткәнемчә, Индус Ризак улы Таһировтан, аннан соң – Ринат Зиннур улы Закировтан уңды дип уйлыйм. Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта алар эшен Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров дәвам итә. Әйдәгез әле, бердәм кул чабып, аларның барысына да зур рәхмәтебезне белдерик!
Беренче корылтайда мин конгрессны: “Җир шарында көн күрүче татарларны берләштерүче, барлык татарлар исеменнән рәсми сүз әйтә алучы олы һәм вәкаләтле мәҗлес”, – дип белдергән идем. Ул мәлдә барлык делегатлар моны алкышлап хуплады. Шуннан соң бер шигебез дә калмады: үзебезнең тарихи дөрес эшкә тотынуыбызга инандык.
Без, сезнең белән, тулаем татар милләте турында уйларга, Татарстан бөтен татар диаспораларын берләштерү вазифасын үтәргә һәм Россиянең милли сәясәтенә уңай йогынты ясарга тиеш дигән фикергә килдек. Утыз ел дәвамында конгресс, чынлап та, эзлекле рәвештә, шушы сыйфатта эшләп килә.
Беренче корылтай барыбызга да көчле этәргеч бирде. Аны уздырганнан соң, без, кайда яшәвенә карамастан, тулаем татар милләтен кайгырткан мөһим чаралар күрүгә керештек. Татарстан Республикасының шул ук елның ноябрь аенда кабул ителгән яңа Конституциясендә – махсус 14 нче маддә барлыкка килде. Анда: «Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә», – дип язылды.
Республикабыз Татарстан тотрыклы үсеш чорына аяк басты. Федераль үзәк белән Шартнамә төзелде. Дөньяның кайбер илләрендә республиканың вәкиллекләре барлыкка килде. Татарстан, БДБ ның һәм Россиянең төрле республикалары һәм өлкәләре белән килешүләр төзегәндә, шул өлкәләрдә яши торган татар халкы мәнфәгатьләрен күздә тотты. Безнең әлеге юнәлештә фикеребез билгеле һәм ул хәзер дә үзгәрми: татар кешесе үзе яшәгән, эшләгән һәм салымнар түләп барган җирдә үзен ирекле хис итәргә, телен, гореф-гадәтләрен, динен саклау өчен кирәкле мөмкинлекләргә ия булырга тиеш. Бу исә татарларга БДБ илләрендә, Россия Федерациясендә тупланып яшәү урыннарында тормышларын үзенчә җайларга мөмкинлекләр ачты. Без моның белән үзебезне бердәм халык итеп күрсәттек. Татар телен, мәдәниятен, ислам динен торгызу башланды. Нәкъ менә шул чорда, республикада төпле милли сәясәт һәм икътисад реформаларын гамәлгә ашыруның халыкка кулай юлларын сайлау нәтиҗәсендә, Татарстанның абруе күтәрелде.
Бу уңайдан, без, милләтебез яшәешенең нигезен хасил итә торган төп юнәлештә, бик олы бер җиңүгә ирештек. Бу - милләтебез өчен тарихи җиңү. Без татар халкына карата тискәре карашны, тарихи вәзгыятьне үзгәртә алдык. Дөресен генә әйткәндә, татарлар артыннан гасырлар буе «татар-монгол золымы» дигән күләгә сөйрәлеп килде. Шөкер, узган гасыр ахырындагы үзгәртеп кору елларында, Рәсәйнең бердәмлеген саклап калып, аны тагын да ныгытып, үз йөзебезне югалтмыйча, күпмилләтле Рәсәй халыклары омтылышына тәңгәл сәясәт алып барырга акылыбыз җитте.
Без шул чакта ук, үз тарихыбызны яңадан барлап, хак тарихыбызны язу эшенә керештек. Әлбәттә, һәр халык үз язмышына, үз тарихына бик сизгер, сак карый, әмма бу эштә төп алым – гадел караш булырга тиеш иде. Ун ел узгач, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан, республика җитәкчелеге ярдәмендә эшләнгән җиде томлык хезмәтнең беренче томы дөнья күрде. 2013 елда ахыргы – җиденче томы чыкты. Әлеге күләмле хезмәт «Татарларның борынгы заманнардан башлап язылган тарихы» дип атала, моны барыгыз да беләсез. Ул республика өчен генә түгел, гомумән, фән дөньясы өчен дә зур вакыйга булды. Бу эшкә Россия Фәннәр академиясе, чит ил галимнәре һәм, әлбәттә, үзебезнең Тарих институты алынуы дөрес гамәл булды. Минем бу күмәк хезмәтне тудыручыларга, аның җитәкчесе – Рафаэль Сибгат улы Хәкимовка сезнең исемнән тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә. Бу хезмәтләр татарларга карата чынлап та кызыксыну уятырлык итеп язылган. «Татар тарихы», «Дөнья тарихында Алтын Урда» дигән китапларның Оксфорд университетына кадәр барып җитүе шул хакта сөйли.
Әмма хак тарихыбызны язу белән чикләнеп калмыйча, алга таба аны дөньяга тарату, иң мөһиме – таныту зарур иде. Бу юнәлештә эшне без, махсус “Яңарыш” фонды булдырып, барыбыз бергә
тотынып, борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләрен торгызып дәвам иттек. Нәтиҗәдә бу тарихи комплексларны ЮНЕСКОның Бөтендөнья исемлегенә кертүгә ирештек. Шуның белән без мәдәни мирасыбызны тергезеп, аны фәнни-тарихи яктан дәлилләп, үз тарихыбызның халыкара танылуына ирештек.
Шул ук вакытта бу вакыйга, нигездә мөселман булган татар халкы өчен бик кадерле, истәлекле датаны дәүләти югарылыкка күтәрүдә төп роль уйнады. Ата-бабаларыбызның 922 елда Болгар җирендә, хәзерге Россия биләмәсендә беренче булып, ислам динен ирекле нигездә кабул ителү факты, дөньякүләм расланып, кешелек тарихына теркәп куелды.
Күренекле шагыйребез Роберт Миңнуллин бу хакта менә ничек язган:
“Карап йөрим изге Болгар җирен,
Үткәннәрне укыйм һәр таштан.
Болгарның бит монда һәрбер ташы
Чал тарихка барып тоташкан.
Әсәрләнеп йөрим мин Болгарда –
Әйтерсең лә мин үз куышымда.
Нәселемнең изге биләве бу,
Шәҗәрәмнең башы шушында”.
Быел без Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен ирекле һәм рәсми төстә кабул итүенә 1100 ел тулуны ил күләмендә бәйрәм итәбез. Элегрәк без бу турыда хыяллана да алмадык. Моның өчен без ил җитәкчелегенә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга тирән ихтирамыбызны һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү – күпмилләтле, күпдинле илебез җитәкчесенең, чыннан да зирәк һәм тирән мәгънәле карары.
Бу истәлекле датага багышланган гамәлләр 2022 ел белән чикләнергә тиеш түгел. Безгә бу тарихи мөмкинлектән тулысынча файдаланырга кирәк дип саныйм. Бу юнәлештә эшне алга таба киңәйтү һәм тирәнәйтү зарур. Бу уңайдан, әйтик, бүгенге татар җәмәгатьчелеге, төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребез, дәүләт органнары катнашында махсус программа эшләү урынлы булыр иде. Шушы истәлекле дата кысаларында илебез төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең-диндәшләребезнең проблемаларын һәм, гомумән, милли мәсьәләләрне хәл итүгә ныклап тотынырга кирәк дип исәплим. Аңлашыла ки, бу юнәлештә кылынган һәрбер уңышлы гамәл уртак максатыбызга – телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклауга һәм баетуга эшләячәк.
Шул исәптән, бүгенге көндә иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – милләтебезнең яшь буынын тәрбияләү.
Әлбәттә, бу мәсьәлә күпкырлы. “Бала чакта алган белем — ташка язган сүз белән бер” ди татар халык мәкале. Балаларыбыз күңеленә белемнең төрлесен, шул исәптән бай тарихыбызны да кечкенәдән үк сеңдереп калу мөһим. Әйтик, борынгы Болгарда Ислам дине кабул ителү турында балаларга сөйләп кенә калмыйк, аларны Болгар җиренә алып барыйк: бөек тарихыбызны үз күзләре белән күрсеннәр, тотып-тоеп карасыннар. Иманым камил: бу аларда үз милләте белән кызыксыну уятып, балачак хатирәсе булып гомергә сакланачак. Милли үзаң – нәфис даирә, ул менә шундый нечкә, ихлас хисләрдән хасил була. Бу уңайдан, балаларның Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә килүен оештырып булыр иде. Хәзерге заманда бу – эшли алмаслык эш түгел.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Бу күләмле эшне җайга салуда, һәрвакыттагыча - Сезнең игътибар һәм тиешле күрсәтмәләр кирәк булачак. Бөтендөнья татар конгрессы да үз ролен тиешле дәрәҗәдә җаваплы һәм нәтиҗәле итеп башкарыр дип ышанабыз! Бүгенге мөхтәрәм җыенның шушы конкрет чара турында тиешле карар кабул итүе урынлы булыр иде, дип саныйм.
Сүземне йомгаклап, бу залда утыручы барлык милләттәшләребезгә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Сез - милләтебез язмышы өчен җаваплылыкны, ирекле рәвештә, үз иңнәренә салган кыю, булдыклы, фидакарь һәм күркәм шәхесләр.
Шагыйрь Ренат Харисның әлеге шигъри юлларын сезгә багышлап үтәсем килә:
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт –
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда!
Барчабызга да исәнлек-саулык, киләчәк эшләребездә дәрт-дәрман теләп калам!