Выступления, публикации


24
апрель, 2026 ел
җомга

Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.


14
февраль, 2026 ел
шимбә

Патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналар алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар халкының бөек улы, аның батырлыгы һәм иҗаты турында үз фикерләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән уртаклашты.

 


17
октябрь, 2025 ел
җомга

«Мәдәни җомга» газетасының

хөрмәтле укучылары, авторлары һәм хезмәткәрләре!

Хөрмәтле баш мөхәррир Ләбиб Лерон улы!

Татарстанның һәм татар дөньясының мәгълүмати киңлегендәге игелекле вазифасын лаеклы үтәп килә торган «Мәдәни җомга» газетасының 30 еллык юбилее белән барчабызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм!


18
август, 2025 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле милләттәшләр!

«Шәһри Казан» газетасының мөхтәрәм авторлары,

хезмәткәрләре һәм укучылары!

Хөрмәтле Радик Рәшит улы!

Сезне «Шәһри Казан» газетасының 35 еллык истәлекле юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәм!

«Шәһри Казан» республикабыз һәм халкыбыз язмышының иң мөһим, иң катлаулы мизгелендә, хәлиткеч үзгәрешләр алдыннан, шәһәр газетасы буларак барлыкка килде. Дөресен генә әйткәндә, без мондый басмага мохтаҗ идек, чөнки ул чорда төп сәяси вакыйгалар нигездә башкалабыз Казанда барды. Бу вакыйгаларда татар халкының роле һәм омтылыш-ниятләре хакында дөрес һәм җәһәт мәгълүмат тарату максатында яңа милли басма оештыру милләтебезнең иҗтиһад юнәлешендә берләшүенә, шул ук вакытта, милләтара татулыкны саклап калуга ярәм итте.


27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Югары Советы Рәисе (1990 елның апреле – 1991 елның июне) Минтимер Шәймиев “Ватаным Татарстан” өчен махсус язмада республика парламентының тарихи әһәмияте турында сөйли.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/165878/
© Ватаным Татарстан

 

 


2
август, 2022 ел
сишәмбе

Хөрмәтле делегатлар! Газиз милләттәшләребез!

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы!

Безнең барчабызны да бүгенге истәлекле дата – Бөтендөнья татар конгрессы төзелүгә 30 ел тулу белән тәбрик итәм!  

Билгеле булганча, 90 нчы елларда – җәмгыятьне үзгәртеп кору шартларында, Россия Федерациясе үз хокукларын киңәйтү турында Декларация кабул иткәннән соң, безнең республикабыз Татарстан, озакка сузмыйча, үз вәкаләтләре турында Декларация игълан итте.

Шул форсаттан файдаланып, 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелу факты һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде.


21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

https://vatantat.ru/2021/07/59102/

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән әңгәмәсе

– Минтимер Шәрипович, Сез Мәрьям ананың Казан иконасының Ватикандагы күчермәсен Казанга кайтару эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булдыгыз. Шул хакта сөйләсәгез иде.

– Христиан дөньясының аерым кадер-хөрмәтенә ия Мәрьям ана иконасының нәкъ менә безнең җиребездә – Казанда барлыкка килүе белән без һәрвакыт горурланып яшибез. Әлеге тылсымлы икона табылган урында салынган храмны тергезү теләге һәрвакыт яшәп килгәндер дип уйлыйм. Без чиркәүгә һәм Мәрьям ананың Казан иконасына кагылышлы фаҗигале тарихны белә идек. Әмма моңа кадәр безнең халыкның аны тергезү эшенә тотынырга мөмкинчелеге булмады. Дөресен генә әйткәндә, бер буын гомере дәвамында чиктән тыш күп катлаулы вакыйгалар кичерелгән: 1917 елгы революция, күмәкләштерү, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, илне сугыштан соң торгызу, 70 ел буе динсез җәмгыятьтә яшәү, аннан соң үзгәртеп кору — милек формасын һәм сәяси системаны алмаштыру. Заманалар шундый булды.


23
апрель, 2021 ел
җомга

Хөрмәтле ватандашлар! Кадерле кунаклар!

Уважаемые соотечественники! Дорогие гости!

Бөек Тукаебызның тууына 135 ел тулуга багышлап, төрки кардәшләребез, илебез төбәкләре галимнәре катнашында, зурлап үткәрелүче бүгенге фәнни җыен – гаять күркәм күренеш. Моның өчен барыгызга да зур рәхмәт! Бу җыен Габдулла Тукай иҗатының үзе яшәгән гасыр кысаларыннан чыгып, һәрдаим киләчәккә үрләп баруын дәлилләп тора. Димәк, Тукай һәрвакыт янәшәбездә!


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Тарихның һәр чоры аерым шәхесләр эшчәнлеге белән бәйле. Татарстан тарихында Минтимер Шәймиев исеме аерым урын алып тора. Ул җитәкчелек иткән елларны еш кына «Шәймиев чоры» дип тә атыйлар. Чөнки беренче Президент җәмгыятьтәге бөтен үзгәрешләрнең үзәгендә кайнады, республика һәм милли мәсьәләләргә кагылышлы кызу бәхәсләр барганда хәлиткеч сүзне әйтте. «Ватаным Татарстан» газетасына Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ үзгәртеп кору чоры, милләтара дуслык, республика һәм туган тел язмышы турында сөйләде.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән милләт, мәгариф һәм тел язмышы мәсьәләләрен үз эченә алган әңгәмә кордык.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International