Минтимер Шәймиев Россия Геройлары көненә багышланган тантанада катнашты

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Бүген Казан Ратушасында Россия Геройлары көненә багышланган тантана узды, ул Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Анда Советлар Союзы һәм Россия Федарциясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләделәр.  Шулай ук үлгәннән соң Герой исеме бирелүчеләрнең туганнары чакырулы иде.

Тантаналы чарада Россия Хезмәт Герое, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов катнашты.

Республика җитәкчелеге исеменнән югары бүләккә лаек булучыларны Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул бүгенге көндә Татарстанда 36 Ватан Герое яшәвен билгеләп үтте.

Тантанада катнашкан Россия Хезмәт Герое хакында Фәрит Мөхәммәтшин аерым әйтте. “Республика тарихында беренче тапкыр, РФ төбәкләре җитәкчеләре арасында илдә бердәнбер, бу бүләккә аеруча хезмәт казанышлары өчен апрель аенда Минтимер Шәймиев лаек булды”.

“Һәр заманның үз геройлары бар. Россия тарихында батырлык өчен һәрвакыт урын бар. Безнең илнең куәте зур, ул һәрвакыт үзенә җәлеп итеп тора. Шуңа да Россиянең көчсез булырга хакы юк. Илнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим. Бездә геройлыкка сәләтлеләр бар, булдылар һәм булачак, аларга рәхмәт. Бүген бу югары исемне йөртүчеләргә сәламәтлек һәм иминлек телим”, - дип билгеләде үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев.

Социалистик Хезмәт Герое, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешма рәисе Илдүс Мостюков үзенең чыгышында Ватан Геройларына күрсәткән ярдәм һәм игътибар өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул Минтимер Шәймиевкә “Россиянең Хезмәт батыры” дигән Мактау билгесен тапшырды.

Тантана концерт программасы белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International