Минтимер Шәймиев: “Иң мөһиме, безнең бердәм һәм көчле булуыбыз”

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хатыны Сәкинә ханым белән Казанның КИТТУ-КХТИ бинасында сайлау участогында тавыш бирде.

Тавыш биргәннән соң Минтимер Шәймиевкә, шулай ук тавыш биргән барлык казанлыларга бирелгән кебек, “Мин тавыш бирдем” беләзеге тапшырылды.  

Минтимер Шәймиев журналистларның “Россиялеләрнең сайлауда катнашуы әһәмиятлеме?” – дигән соравына болай дип җавап бирле: “Сайлауда катнашу һәркемнең гражданлык бурычы. Бу сайлаулар белән без үзебезнең бердәмлегебезне күрсәтергә тиеш. Безнең бердәм һәм көчле булуыбыз мөһим”.

ТР Дәүләт Киңәшчесе билгеләгәнчә, Татарстан һәрвакыт сайлауларда актив катнашуы белән аерылып торды. “Бу – бердәмлекнең яхшы күрсәткече, хакимияткә һәм кандидатларга булган мөнәсәбәтнең чагылышы”, – диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International