Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Халыкара "Яшьләр һәм мирас" форумы узачак
2011 елның 27 декабре, сишәмбе
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2012 елның 1-9 июль көннәрендә Казанда узачак “Яшьләр һәм мирас” Халыкара яшьләр форумын Татарстанның мәдәни тормышындагы бик мөһим вакыйга дип атады.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Бөтендөнья мирас Комитетының 36 нчы сессиясе кысаларында “ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау буенча киләчәк Конвенциясе” консультатив киңәшмәсен һәм “Яшьләр һәм мирас” Халыкара яшьләр форумына әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышын үткәрде. Утырышта ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, оештыру комитеты рәисе Шамил Гаффаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
24 июньнән 6 июльгә кадәр Россия тарихында беренче тапкыр ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас Комитетының 36 нчы сессиясе узачак. Комитет, Россияне дә кертеп, Юнесконың Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциясендә катнашучы 21 дәүләтне үз эченә ала. Комитет сессияләрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә яңа номинацияләр кертү өчен гаризалар раслана. Әлеге исемлеккә Казан Кремле дә керә, ә Болгар һәм Зөя 2013 елда керергә дәгъва кыла.
Минтимер Шщймиев тәкъдиме белән, беренче тапкыр төп сессия белән параллель рәвештә, “яшьләр” сессиясен үткәрергә карар кылына. Шул рәвешчә, киләсе елның июлендә Казанда Халыкара яшьләр форумы һәм консультатив киңәшмә узачак.
“Безгә Санкт-Петербургта узачак 36 нчы сессия белән параллель рәвештә Казанда яшьләр сессиясен үткәрергә фатиха бирелде. Бу Россия һәм Татарстанның мәдәни тормышындагы бик мөһим вакыйга”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
ТР Дәүләт Киңәшчесенең сүзләренә караганда, Бөтендөнья мирас Комитетының яшьләр сессиясе эшендә 21 илдән килгән 18-24 яшьтәге егет-кызлар катнашачак. Бөтендөнья мирас Комитеты әгъза илләренең һәркайсыннан вәкилләр булачак. Сессия эшендә катнашу өчен һәр ил киләчәктә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керү ихтималы булган үз милли объектларының (табигый, милли яки катнаш объектлар) икедән артык булмаган номинациясен тәкъдим итәргә тиеш. Казандагы яшьләр сессиясендә катнашучылар онлайн режимында Петербургтагы сессиядә катнашучылар белән аралаша, ә соңыннан алар белән шәхсән таныша алачак. Бөтендөнья мирас Комитетында катнашучы илләрнең делегатлары Петербургтагы сессия төгәлләнгәннән соң яшьләр белән очрашу өчен Казанга киләчәк.
Казанда аларга, Болгар һәм Зөя белән танышуны да кертеп, бай мәдәни программа тәкъдим ителәчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз