Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Зөя шәһәр утравында яшәүче халыкны Яңа ел белән тәбрикләде
2011 елның 31 декабре, шимбә
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Зөя шәһәр утравында булды. Алар утрауда яшәүче халыкны Яңа ел белән тәбрикләде. Гороховлар гаиләсен исә яңа торакка күченүләре белән котлады.
Зөя шәһәр утравында яшәүчеләр олы кунакларны Яңа ел чыршысы янында каршы алды. Чыршы утрауның Раштуа мәйданында урнаштырылган.
“Быел Зөя шәһәр утравында күп әйберләр эшләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Күп кенә объектлар төзекләндерелде. Утрау яшәү өчен уңайлырак хәзер. Яңа йортлар барлыкка килә. Димәк, республика үсешен дәвам итә, икътисадыбыз социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә, дигән сүз. Без үзебезнең тарихи, рухи кыйммәтләребезне онытмыйбыз. Гражданнарыбызның лаеклы шартларда яшәве безнең өчен бик мөһим”.
ТР Президенты шулай ук ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды һәм аның җитәкчесе Минтимер Шәймиевка да рәхмәтен җиткерде. “Фондның һәм Татарстандагы башка структураларның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә Болгар белән Зөя шәһәр утравын торгыза алдык. Бу республика горурлыгы гына түгел – бу бөтен Россиянең горурлыгы”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Минтимер Шәймиев, утрауда яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, булган үзгәрешләр турында сөйләде. “Быел республикада иң зур күләмдә торак файдалануга тапшырыла. Программа тормышка ашырыла”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев шулай ук утрау халкын Яңа ел белән тәбрикләде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Зөя шәһәр утравында яшәүче балаларга Яңа ел бүләкләрен тапшырды.
Шуннан соң кунаклар Гороховлар гаиләсенә яңа фатирдан ачкыч бүләк итте. Утрауда быел 33 фатирлык 8 йорт төзелгән. Декабрьдә 5 йорт кулланылышка тапшырылган. 2012 елның гыйнварында калган 3 йорт тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез: Зөя шәһәр утравында яшәүче 91 гаилә торак шартларын яхшыртасы иде. 2010-2011 елларда 81 гаилә яңа фатирларга күченә алды.
Гороховлар гражданнарны аварияле хәлдәге торактан күчерү программасында катнашты. Гаилә башлыгы Геннадий Горохов 1981 елдан бирле Зөя коррекцион мәктәп-интернатта сакчы булып эшләде. Бүген ул күгәрченнәр үрчетү белән шөгыльләнә. Аның тормыш иптәше Вера Горохова Зөя мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли. Уллары Сергей Казан дәүләт кооператив техникумында белем ала.
Чарада шулай ук ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин һәм башка рәсми затлар катнашты.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз