Зөя утравындагы Ат утары комплексы утрау-шәһәрдә туристлык үзәге булырга тиеш

2012 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Свияжск уртау-шәһәрендәге Ат утары биналары комплексын файдалану мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Минтимер Шәймиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск уртау-шәһәре” проекты буенча торгызылган яки төзелгән күпчелек объектлар сафка бастырыла, шуңа күрә аларны нәтиҗәле файдалануның конкрет формаларын, ысулларын алдан ук билгеләргә кирәк. “Бу тарихи шәһәрләр туристларны кызыктырырлык булырга тиеш. Без туристларга югары дәрәҗәдә заманча хезмәт күрсәтү үрнәген бирергә тиешбез”, - диде ул. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, Свияжскидагы Ат утары комплексы утрау-шәһәрдә туристлык үзәге булырга тиеш. Бүгенге киңәшмәдә реставрация эшләре тәмамланып килгән әлеге комплексны файдалану мәсьәләләре дә каралды.

Билгеле булганча, бу комплексны торгызу эшләрен "Яңарыш" Республика  фонды ярдәмендә  “Татспиртпром” ААҖ һәм подрядчы оешма "Евростиль-Казань" алып бара. Ат утары ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы милке санала. Кунакларның ялын оештыру өчен каралган туристлык-этнографик комплекс төзү өчен каралган аерым биналар һәм корылмалардан тора. Комплексның эшчәнлеге, беренче чиратта, русларның милли традицияләренә, Свияжск  хакындагы легендаларга һәм утрау-шәһәрнең үзенчәлекләренә нигезләнәчәк.

Киңәшмәдә аерым оешма җитәкчеләре Ат утары комплексында эшчәнлек планнары белән уртаклашты. Татарстан һөнәрчеләре ассоциациясе директоры Дамир Гыйбадуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә һөнәрчелек остаханәсендә эшләү өчен республикада танылу алган осталар сайланган. Ресторан һәм кунак йорты эшчәнлеген оештыру белән шөгыльләнүче “Адмирал” компаниясе генераль директоры Георгий Покровский биредә кунакларның ялын һәм туклануын оештыру өчен иң яхшы шартлар тудырылачак, дип ышандырды.

“Феникс” җәмгыяте генераль директоры Лидия Никулина җитәкчелегендәге сувенир лавкасы утрау кунакларына кулдан эшләнгән сувенир һәм бүләк продукциясен тәкъдим итәчәк. Аларның кайберләре бүгенге киңәшмәдә катнашучыларга да презентацияләнде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе “Яңарыш” фондының Ат утары комплексын файдалану буенча идеяләре тулысынча тормышка ашар дигән ышаныч белдереп, моның белән шөгыльләнүче оешмаларга уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International