Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты бүген Казанда М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Концертны СССР халык артисты, танылган театр һәм кино актеры, җәмәгать эшлеклесе Василий Лановой ачты. Ул Рус теле көне белән котлады һәм бөек Александр Пушкин шигырен укыды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук барысын да Рус теле көне белән котлады.
"Бүген без рус теленең кешеләрне берләштерә һәм гаять зур илебезнең халыклар арасындагы күпер булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Рус теле һәм рус әдәбияты күпчелегебез өчен Пушкин исеме белән бәйле. Кечкенәдән рус халкы әдәп-әхлагын сеңдереп, ул аны иҗатында тасвирлады һәм бөтен дөньяга танытты. Пушкин мирасы - дөнья әдәбияты һәм бөтен рус халкы байлыгы.
Рус дөнья мәдәнияты үсешенә гаять зур өлешне бөек язучы һәм фикер иясе Лев Толстой да кертте. Аның шәхес буларак формалашуында Казанда яшәгән чоры да үз ролен уйнады. Без бөек язучы һәм гуманизм тарафдары мирасын бик югары бәялибез, шуңа да Татарстан Республикасында 2018 ел Толстой елы дип игълан ителде", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, телгә ихтирам һәм традицияләр саклау кирәклеген без яшь буынга республикдагы төрле бәйрәмнәр һәм чаралар аша сеңдерә алабыз - әйтик, Каравон, Спас ярминкәсе, Алексеевск чаңнары һәм башка чаралар.
Рөстәм Миңнеханов Рус милли-мәдәни берлеге республикада рус телен саклау өлкәсендә эш башкаруын искәртте.
Якын арада без Пушкин исемендәге мәдәни үзәкне ачабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, бүген без бу тема турында ТР Рус-мәдәни милли-мәдәни берлеге вәкилләре белән сөйләштек.
ТР Президенты шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен мәдәният эшлеклеләренә, рус теле һәм әдәбияты укытучыларына тапшырды.
Бәйрәм чарасы иҗат коллективларының чыгышы белән тәмамланды.